Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 ( 233 ) 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
Студентлар белән очрашу 30.01.2017

Очрашуда, мәктәбебезне тәмамлап, хәзер укуларын югары, урта һөнәри уку йортларында дәвам итүче утыз студентыбыз катнашты.
-
Тимурчылык эше. 29.01.2017

Укучыларда шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, игелеклелек сыйфатлары тәрбияләү максатыннан мәктәптә күп кенә эшләр башкарыла. 28 нче январь көнне дәресләрдән соң тимурчыларыбыз авыл уртасында урнашкан һәйкәл янын кардан чистарттылар.
-
Бөтеньдөнья Холокост корбаннарын искә алу көне 28.01.2017

27нче январь-тарихи вакыйгаларга бай көн.Бүген Бөтеньдөнья Холокост корбаннарын искә алу көне һәм.Тарих укытучысы Хисамиев Р.Р ,география һәм тарих атналыгы кысаларында шушы даталарның барлыкка килүе тарихы белән таныштырды.27 нче гыйнварь - 900 көн дәвам иткән Ленинград блокадасын тулысынча азат итү көнедә.9-11класслар белән үткәрелгән класс сәгатендә 1941нче елның 8сентябереннән 1944нче елның 27 январена кадәр барган блокада да илебез кешеләренең батырлыгы турында мәгълүмат бирелде.
-
Педсовет по итогам 2 четверти. 27.01.2017

27января 2017 года в МБОУ «Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая» состоялся педсовет по итогам 2 четверти. Педсовет прошел по следующему плану:
1.Анализ состояния внутришкольной системы оценки качества индивидуальных достижений учащихся.
2.Выявление эффективных форм оценочной деятельности (изучение, обобщение и распространение передового опыта образования).
Также всесторонне проанализированы итоги участия в муниципальном этапе всероссийской олимпиады школьников по общеобразовательным предметам.
Педсовет прошел плодотворно. В итоге единогласно были приняты решения педсовета по совершенствования учебно-воспитательного процесса в школе, намечены планы на 3 четверть.
-
“Хәрәкәттә бәрәкәт” девизы астында Фәнил Гарәфиев истәлегенә чаңгы ярышлары 26.01.2017

21 гыйнвар көнне Иске Кырлай авылында “Хәрәкәттә бәрәкәт” девизы астында Фәнил Гарәфиев истәлегенә чаңгы ярышлары узды. Ярышларда районның 24 мәктәбеннән 150 гә якын укучы катнашты.
1 нче урында - безнең мәктәп командасы.
2 нче урында Курса Почмак урта мәктәбе командасы
3 урында Лесхоз урта мәктәбе командасы.
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә зур уңышлар, нык сәламәтлек , бәхет-шатлыклар телибез.
-
Арча гуманитар – техник технкумы хезмәткәрләре белән очрашу. 24.01.2017

Бүген мәктәпкә Арча гуманитар – техник техникум хезмәткәрләре килде. Алар укучылар каршында эчтәлекле чыгыш ясадылар. Яңа ачылган машина йөртүчеләр мәктәбе турында сөйләделәр . Профессиональ белем бирү учреждениесе белән таныштырдылар, техникум тормышын чагылдырган буклетлар өләштеләр, үзләренә укырга чакырдылар. Ахырдан укучыларның сорауларына җавап бирделәр.
-
Ачык дәрес 23.01.2017

23нче январь көнне география укытучысы Гыйззәтулина Г.Х. 8 класс укучылары белән “Төньяк Кавказ- Россиянең иң яшь таулары” темасына ачык дәрес үткәрде. Укучылар Төньяк Кавказның географик урыны, рельефы һәм файдалы казылмалары, климаты, эчке сулары белән таныштылар. Әлеге теманы төрле географик чыганаклар: карта, атлас, терминнар сүзлеге, презентация, статистик материаллар аша үзләре ачтылар. Интерактив тактада төрле күнегүләр эшләп, белемнәрен ныгыттылар. Дәрес җанлы үтте, укучылар үз белемнәренең ныклы булуын күрсәттеләр.
-
“Хореография” һәм “Оста куллар” түгәрәге 19.01.2017

19 нчы январь көнне өстәмә белем бирү педагогы Абдуллаҗанова Г.Г. эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул мәктәптә “Хореография” һәм “Оста куллар” түгәрәге җитәкли. Балалар түгәрәкләргә яратып йөри, теләп шөгыльләнә. Шуңа күрә уңышлары да бар. Ата-аналар 3-4 нче сыйныфларда “Хореография”дән дәресләр карап узды. Мәктәп директоры Кавиева Р.Р. Гөлгенә Гарафетдиновнаның эшчәнлеген яхшы бәяләде һәм киләчәктә дә зур уңышлар теләде.
-
“Барын да белергә телим” 19.01.2017

География укытучысы Гыйззәтуллина Г.Х. 7нче класс укучылары катнашында“Барын да белергә телим” интеллектуаль уены үткәрде. Укучылар “Африка” материгына сәяхәт иттеләр.Әлеге материкны төрле яклап тикшерделәр, картаны, терминнарны исләренә төшерделәр. Ике команда да кичәдә актив катнашты, яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
-
Шахмат ярышы 18.01.2017

Шахмат ярышлары тәмам. Җиңүчеләрне, приз алучыларны котлаулар башланды. Үз яшьтәшләре арасында “Арча хәбәрләре” газетасы призына оештырылган ярышларда уйнаган иң оста уенчыларга “Арча хәбәрләре” газетасының Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Командалар арасында Шушмабаш мәктәбенең шахматчылар төркеме 2нче урынны алды. 3нче урында – Ашытбаш мәктәбе укучылары. 1нче урынны һәм Күчмә кубокны Балтач районы Борбаш мәктәбенең шахматчылары алды. Укучылар сараенда тренер Айдар Яхинда тәрбияләнүче шахматчылар үзләрен оста уенчылар буларак танытты. Команда махсус приз белән бүләкләнде.













