Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
| Телефон: | 8843663-92-00 |
| E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Файзиева Гульназ Рашитовна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
Өмә. 22.04.2019

20 нче апрель- Бердәм Бөтенроссия экологик өмә коне иде. Бу көнне күмәк төстә өмәгә чыктык. Безнең балалар бакчасына караган кишәрлекләрдә, билгеләнгән урам тыкырыкларда чистарту, агарту эшләрендә катнаштык. Оештырылган өмә файдалы һәм кирәкле булды.
-
"Каблучок" конкурсы. 19.04.2019 Безнең балалар Арчада узган "Каблучок" конкурсында катнашып икенче дәрәҗәдә диплом алып кайттылар. Киләчәктәдә аларга зур уңышлар телибез.

-
12 нче апрель Космонавтлар көне. 12.04.2019 12 нче апрель көнне икенче кечкенәләр төркеме балалары белән космос көнен билгеләп уздык. Балалар космос турында шигырьләр өйрәнделәр. Ай белән уен уйнадык, түгәрәккә басып шигырь юлларын кабатладылар: Без Галәмгә очабыз, Тулган айны тотабыз. Очкан чакта, болытларны, Ак җилләрне кочабыз. Космоска ракета белән очканнарын белдек һәм төсле кәгазь ярдәмендә альбом битенә ракета ясадык.

-
Юрий Гагаринның батырлыгы. 12.04.2019 Зурлар төркемендә галәмгә очкан беренче очучы Юрий Гагаринның хезмәт батырлыгы белән,аның илебезгә галәм өлкәсендә күрсәткән унышлары белән танышу. Ул биектән Җир әстендәге тауларның, елгаларның, яшел болыннарның бик матур булуын хәбәр итә.

-
Татар халкының милли ризыклары 09.04.2019 Балалар үзләре тозлы камырдан төрле милли ризыклар әвәләп ясадылар. Аларны төрле төсләргә буядылар. Аларга бу шөгыль бик ошады.

-
Җилкәнле көймә кору. 04.04.2019 Балаларның игътибарын яз җитүгә, кар эрү, гөрләвекләр агу,елгаларның ярларыннан ташуы кебек күренешләргә юнәлтү.

-
Яз җитте. 03.04.2019 Яз җиткәч кышны сагынып кардан аю, төлке, куян, эт сыннары ясадык.Балалар бик теләп, кызыксынып ясадылар.

-
Саф һавада уеннар. 27.03.2019 Балалар белән төрле кызыклы, хәрәкәтле, аз хәрәкәтле уеннар уйныйбыз. Үзара дус-татулык хисләре тәрбияләү.

-
Саф һавда уйныйбыз. 26.03.2019 Саф һавага чыккач, үзебез ясаган тауда рәхәтләнеп шуабыз.

-
Үскән суганны күзәтү. 21.03.2019 Утырткан суганнарыбыз матур итеп үстеләр. Балаларга суганның файдалы яшелчә икәнлеге турында сөйләү. Суган утырту турында белемнәрен тулыландыру.














