Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднебалтаевская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Абзалова Рема Абзаловича» Апастовского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Советлар Союзы Герое Абзалов Рем Абзал улы исемендәге Урта Балтай төп гомуми белем биру мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422344, Республика Татарстан, Апастовский район, село Среднее Балтаево, ул.Новая, дом 23/ 422344, Татарстан Республикасы Апас районы, Урта Балтай авылы, Яңа урамы, 23 йорт |
| Телефон: | +7(843)-763-66-36 |
| E-Mail: | Srednebaltaevskaya.O@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднебалтаевская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Абзалова Рема Абзаловича" |
| Руководитель: | Салахова Резеда Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 33 обучающихся (1 иностранный гражданин), 6 воспитанников дошкольной группы |
| У нас учат: | 14 учителей, 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднебалтаевская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Абзалова Рема Абзаловича» Апастовского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Советлар Союзы Герое Абзалов Рем Абзал улы исемендәге Урта Балтай төп гомуми белем биру мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
Нәүрүз бәйрәме.
18.03.2017
18 нче март көнне мәктәбебездә "Нәүрүз " бәйрәме булып узды.Бәйрәм җыр, биюләр,уенннар белән үрелеп барды.Соңыннан 7 төрле ярмадан,учак ягып ботка һәм коймак пешерелде.Укучылар кышны озату бәйрәмендә ботка һәм кайнар коймак белән сыйландылар,күңелле итеп ял иттеләр.Бәйрәм мизгелләре укучыларыбыз күңелендә озак сакланыр.
-
Әлифба бәйрәме. 01.03.2017

1 нче март көнне 1нче сыйныф укучылары беренче зур җиңүләрен-Әлифба бәйрәмен билгеләп үттеләр.Бәйрәмгә әниләр килделәр һәм алар матур теләкләр белән балаларны котладылар.Бәйрәм бик матур һәм эчтәлекле булды.1 нче сыйныф укучыларына зур уңышлар телик!
-
23 нче февраль-Ватанны саклаучылар көне. 23.02.2017

23 нче февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәп күләмендә,"Ягез, әле егетләр" бәйгесе үткәрелде.Әлеге бәйгене технология укытучысы Сөләйманов Фирдүс әзерләде.5-9 сыйныф егетләре тапкырлыкта,җитезлектә һәм осталыкта көч сынаштылар.Иң күп очконы 9 нчы сыйныф укучысы Гайнетдинов Марат җыйды һәм бүләк белән бүләкләнде.
-
Тәрбия сәгатьләре 21.02.2017

Туган телләре көне уңаеннан сыйныфларда Туган телләргә багышланган тәрбия сәгатьләре узды.Узара фикер алышу,телләр тарихына багышланган лекцияләр формасында оештырылды.Гомумән,укучыларга телләр турында бик куп мәгълүмат җиткерелде.Укучылар үзләре дә татар телендә шигырьләр сөйләделәр,җырлар башкардылар.Туган телебезне яратыйк,аны саклыйк һәм баетыйк!
-
Чаңгы ярышы-2017 13.02.2017

Районда " Россия чаңгы юллары -2017" кысаларында чаңгы ярышлары узды.Әлеге чарада безнең мәктәп укучылары актив катнашып 8 нче сыйныф укучысы Биктимерова Адилә кызлар командасы арасында 3 нче урынны яулап кайтты.
-
"Ел укытучысы-2017" 20.01.2017

Белем бирүнең сыйфатын күтәрү,педагогик тәҗрибәне тарату максатыннан Каратун урта мәктәбендә 19 январьда " Ел укытучысы-2017" конкурсының 1 нче муниципаль туры үтте.Урта Балтай мәктәбеннән бу конкурста югары категорияле рус теле укытучысы Идиатуллина Гөлчәчәк катнашты.
-
Чаңгы ярышы 16.01.2017

14 нче январь көнне Зур Күккүз мәктәбендә егетләр һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары оештырылды.Бу ярышта кызлар арасыннан безнең мәктәбнең 8 нче сыйныф укучысы Биктимерова Адилә 3 нче урынны яулап кайтты һәм район буенча мәктәпләр арасыннан 4 урынга лаек булдылар.
-
Районкүләм көрәш бәйгесе 09.01.2017

8 нче январь көнне районкүләм көрәш ярышында 9 нчы сыйныф укучысы Гайнетдинов Марат 2 урынга лаек булды.Ярыштан грамота,медаль һәм акчалата бүләк алып кайтты.
-
Математикадан консультация 02.01.2017

Бүген мәктәптә Альмиева Фәния апа 9 нчы сыйныф укучыларына математикадан консультация үткәрде.
-
Президент Яңа ел чыршысы. 27.12.2016

Президент Яңа ел чыршысында мәктәбебез активисты 9 нчы сыйныф укучысы Рахматуллина Алсинәдә катнашты.




