Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мурзинская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Морзалар урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422345, РТ, Апастовский район, с. Эбалаково, ул. Школьная д.1. |
| Телефон: | +7(843)-763-76-16 |
| E-Mail: | Murzinskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мурзинская СОШ" |
| Руководитель: | Сафина Гульнара Мансуровна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 59 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 |
Все школьные новости
БДИны видеокамералар күзәтәчәк
Опубликовано: 24.01.2014Үзгәрешләр БДИда катнашучыларга әллә ни йогынты ясамаячак – имтихан материалларының структурасы шул ук кала, сынау уздыру вакыты, һәр фән буенча чик баллар да былтыргы дәрәҗәдә саклана. Соңгы вакытта чыгарылыш сыйныфларга инша яздырта башлаячаклар дигән сүзләр йөри. Әмма бу үзгәреш быел имтихан тапшыручыларга кагылмаячак әле.
Әйткәнебезчә, төп үзгәрешләр БДИда төрле тәртип бозуларга юл куймау максатыннан кертелә. Әйтик, төбәк җитәкчеләренә имтихан уздырылачак һәр аудиторияне видеокамералар белән җиһазлау бурычы куелган. Шулай ук мәҗбүри рәвештә on-line трансляция оештырылырга яки сынау барышы яздыртылырга тиеш.
Тагын бер яңалык – башка төбәкләрдәге имтихан күзәтчеләре дә реаль вакыт режимында БДИ барышына күз-колак була алачак. Алай гына түгел, имтихан уздыру пунктларына федераль инспекторлар һәм иҗтимагый күзәтчеләрне җибәрү ниятләнә. Әлеге үзгәрешләр имтихан бирүче барлык укучыларга да тигез шартлар тудыру өчен эшләнә.
Мәгълүмати куркынычсызлык чаралары көчәйтелүгә бәйле рәвештә имтихан тапшыру үзәкләрен оптимальләштерергә булганнар. Элек бер аудиториядә укучылар исәбе унбиштән артмаска тиеш булса, хәзер аларның исәбе 25 була ала. Бу БДИ тапшыру вакытында кулланылган биналар санын да киметергә мөмкинлек бирә.
Имтиханга кесә телефоннары алып керү узган еллардагыча катгый тыела. Мәгълүм булганча, кайбер укучылар бу таләпләрне боза килде. Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов мондый хокук бозуларга баручыларның имтихан нәтиҗәләре исәпкә алынмаячак, дип кабат кисәтә.
К списку новостей






