Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Тауская средняя общеобразовательная школа им. М.Х.Гайнуллина» Апастовского муниципального района Республики Татарстан.
Визитная карточка
| Адрес: | 422341, РТ, Апастовский район, с. Кзыл - Тау, ул.Вахитова, дом 116 |
| Телефон: | +7(843)-763-72-11 |
| E-Mail: | Kzyltauskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кзыл-Тауская средняя общеобразовательная школа им. М.Х.Гайнуллина» |
| Руководитель: | Хайбуллин Ильдар Усманович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 23 обучающихся, 4 воспитанников |
| У нас учат: | 10 педагогов, 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Тауская средняя общеобразовательная школа им. М.Х.Гайнуллина» Апастовского муниципального района Республики Татарстан. - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Олимпиада
19.12.2011
Бөтенроссиякүләм һәм республика олимпиадаларының район турында югары нәтиҗәләргә ирешүче укучыларны котлыйбыз, аларга уңышлар телибез!
Информатика һәм рус әдәбияты фәннәре буенча 1 урын
Ибрагимова Ландыш Азат кызы 10 сыйныф укучысы
Экономика һәм татар теле фәннәре буенча 2 урын, 3 урын
Шарафуллина Рамилә Рамил кызы 10 сыйныф укучысы
Физика фәне буенча 3 урын
Фәсхиев Наил Таһир улы 9 сыйныф укучысы
-
Тамчы шоу 05.12.2011

Без 5-декабрь көненә Казаннан телевидениегә чакыру алдык. Санаулы көннәр бик тиз үтте. “Кызыл Тау кызлары” командасы “Тамчы шоу” интеллектуаль телевизион уенында катнашу өчен юлга чыкты. Без район, яраткан мәктәбебез данын якларга барабыз. Бу хис бик дулкынландырды, шул ук вакытта зур горурлык та иде.
-
Яңа елга хәзерлек эшләре башланды 03.12.2011

М.Х.Гайнуллин исемендәге Кызылтау урта мәктәбендә яңа елга әзерлек эшләре зур оешканлык белән бара. Мәктәп каршында чыршы бизәлде. Кардан Кыш бабай, Кар кызы һәм әкият геройлары сынлары ясалды.
-
Башлангыч сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы
17.11.2011
Мәктәптә башлангыч сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышта район мәгариф бүлеге җитәкчесе Хәйруллина Алсу Эдуардовна, башлангыч сыйныф укучыларының әти-әниләре, сыйныф җитәкчеләре , мәктәпнең директоры Хәйбуллин Илдар Усманович, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Вагапова Гөлинә Мөнировналар катнашты.
Көн тәртибе.
1.”Мәктәптәге яңа тормыш” темасына доклад.
2.”Баланы тәрбияле итик” темасына доклад.
2. Практикум. Педагогик ситуацияләр чишү.
3. Төрлеләр.
Хәйбуллин Илдар Госман улы чыгышы.
Хәйруллина Алсу Эдуард кызы чыгышы.
4. Сыйныфларда 1 чирек нәтиҗәләре турында сөйләшү.
-
Ата-аналар җыелышы
15.11.2011
5-8 сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре Гөлнара Шәүкәт кызы, редакциядән Җамалиев Ришат Камәр улы, Кызылтау бүлекчәсенең участок инспекторы Гибадуллин Рамил Рәүф улы, сыйныф җитәкчеләре, мәктәпнең директоры Хәйбуллин Илдар Госман улы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Вагапова Гөлинә Мөнир кызы катнашты. Җыелышта бала тәрбияләү буенча 6 сыйныф җитәкчесе - Шәрәфуллина Гөлинә Мәнсур кызы чыгыш ясады. Шулай ук Гөлнара Шәүкәт кызы һәм Гибадуллин Рамил Рәүф улы ата -аналарны район буенча алынган балигъ булмаган һәм хокук бозган балалар мәгълүматлары белән таныштырдылар.
-
Олимпиада
14.11.2011
Укучыларыбыз бүгеннән башлап олимпиадаларда катнаша башлады. Аларга уңышлар телибез!
9-11 сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы булып үтте. Җыелышта БДИ һәм ДЙА хакында, шулай ук укучыларның 22 сәгаттән соң калып йөрмәүләре турында сыйныф җитәкчеләре, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары тарафыннан сүз алып барылды.
-
Уңыш бәйрәме 29.10.2011

Бүген мәктәп күләмендә "Көзге бал" үтте. Бәйрәмне 7сыйныф укучылары үткәрде.
-
Өлкәннәргә ярдәм итү 19.10.2011

Өлкәннәргә ярдәм итү –безнең бурыч. Мәктәбебезнең укучылары өлкәннәргә бик теләп ярдәм итәләр.
-
Cпартакиада
15.10.2011
15 октябрьда Апас урта мәктәбендә Спартакиада кысаларында мәктәп укчылары арасында милли көрәш буенча ярыш булып үтте. Безнең укучылар да катнашып призлы урыннар яуладылар.
40 кг үлчәү категориясе буенча 3 урын да Сөнгатуллин Рәдиф
46 кг үлчәү категориясе буенча 3 урынны Хатыйпов Илназ яулады.
Җинүчеләрне котлыйбыз! Алдагы ярышларда уңышлар телибез.
-
Конкурс "КИТ-2011"
12.10.2011
24 ноября 2011 года состоится четвертый Всероссийский конкурс «КИТ - компьютеры, информатика, технологии». «КИТ»



