• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Давликеевская основная общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422361, Республика Татарстан, Апастовский муниципальный район, с.Давликеево, ул.Молодежная, д. 12
Телефон: +7(843)-763-28-18
E-Mail: Davlikeevskaya.Osh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Давликеевская основная общеобразовательная школа"
Руководитель: Гарифуллина Лейсан Ильгамовна
Год основания учреждения: 2002
У нас учатся: 17 обучающихся (из них 4 иностранные граждане), 3 воспитанников ( из низ 2 иностранные граждане)дошкольной группы
У нас учат: 8 учителей, 1 воспитатель

Новости Давликеевской основной общеобразовательной школы

Үзебез тудырган әкияти матурлык

Опубликовано: 12.12.2011

Балаларның кулларыннан килмәгән эш юк: оста итеп, нинди генә сыннар ясамадылар алар. Гомумән, Дәүләки мәктәбендә иң-иң сәләтле укучылар укый дияр идем мин. Алар укуда да , сәнгать өлкәсендә дә һич кенә дә  сынатмыйлар. Балалар кардан сыннар ясауны бик яратып, бар тырышлыкларын куеп, матурлыкны күңелләре белән тоеп ,  бирелеп эшләделәр. Тырышлыклары бушка китмәде: мәктәбебез тирәсендә  гүзәл кар кызы белән ак сакаллы  кыш бабай, бәйрәм якынлашуын хәбәр  итеп торучы сәгать, яңа елны чагылдырган аждаһа сыннары, шулай ук чибәр ташбака белән камилә, крокодил, парлы аккошлар пәйда булды.

Өлкән сыйныф укучыларыннан калышмыйча башлангыч сыйныф укучылары да  кардан төрле сыннар ясау серләренә өйрәнделәр. Бердәм рәвештә эшләгән эш нәтиҗәле була. Укучыларыбыз гүзәллекне үз куллары белән тудыралар. Минемчә, мондый балаларның күңелләрендә  дә бары тик  изгелек һәм шәфкатьлелек урын алган, чөнки  матурлыкны күңеле белән күрмәгән бала, мондый гүзәллекне тудыра алмас иде.

Мин укучыларыбызның бүгенгесе көндә начар гадәтләрне юлдаш итмичә, әнә шундый әкияти матурлыкны үз куллары белән тудырырга омтылуларына ихластан сөенәм. Сәләтле безнең укучыларыбыз, ә ул сәләтне дөрес юнәлештә кулланырга өйрәтү- без, укытучыларның, мөһим бурычы, минемчә. Укучылар белән  укытучылар бер сулыш  булып яши безнең мәктәптә.

Укучылар белән әкияти сыннар ясаучы,

Баева Гөлнара Ислам кызы

 



К списку новостей