Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Давликеевская основная общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422361, Республика Татарстан, Апастовский муниципальный район, с.Давликеево, ул.Молодежная, д. 12 |
| Телефон: | +7(843)-763-28-18 |
| E-Mail: | Davlikeevskaya.Osh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Давликеевская основная общеобразовательная школа" |
| Руководитель: | Гарифуллина Лейсан Ильгамовна |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 17 обучающихся (из них 4 иностранные граждане), 3 воспитанников ( из низ 2 иностранные граждане)дошкольной группы |
| У нас учат: | 8 учителей, 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Давликеевская основная общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Район күләм коррупциягә каршы үткәрелгән конкурс нәтиҗәләре. 15.01.2016
Район күләм коррупциягә каршы үткәрелгән конкурста Гәрәева Сиринә “Минем коррупциясез дәүләттә яшисе килә”дигән темага язган сочинениелар конкурсында 2 урын (җитәкчесе Сабирова Т.Г.), шушы ук юнәлештә “Бергәләп коррупцияне җиңәрбез” дигән темага булган рәсемнәр конкурсында 2 урынны яулады (җитәкчесе Хаҗиева Г.Ф.). -
9 сыйныфта ата-аналар җыелышы. 12.01.2016
Бүген 9 сыйныфта ата-аналар җыелышы булды. Анда рус теленнән һәм математикадан район күләм һәм мәктәптә үткәрелгән тестларга анализ ясалды, БДИ әзерлек ничек алып барылуы хакында сөйләнде, имтиханнарны яхшы билгелергә бирергә дигән максат куелды. -
"Уңган куллар" түгәрәге. 06.01.2016

Каникул вакытында укучылар бик теләп "Уңган куллар" түгәрәгендәге эшчәнлекләрен дәвам иттеләр.
-
Күргәзмә. 29.12.2015

Беренче яртыеллыкка нәтиҗә ясап "Уңган куллар" һәм "Флористика" түгәрәге эшчәнлеге буенча күргәзмә оештырылды.
-
Педагогик киңәшмә. 28.12.2015
Бүген “Ничек дәресләрдә уңышка ирешергә” дигән тема астында педагогик киңәшмә үткәрелде. География укытучысы Хисамова З.С. “География дәресләрен ничек кызыклы уткәрергә” дигән доклад белән чыгыш ясады, узенең педагогик тәҗрибәсе белән уртаклашты. Шулай ук 2 чиреккә йомгак ясалды, киләсе чиреккә максатлар куелды. -
Яңа ел бәйрәме. 25.12.2015

Мәктәбебездә Яңа ел бәйрәмнәре гөрләп үтте. Укучылар класс бүлмәләрен бизәделәр, чыршы уенчыклары ясадылар. Яңа ел кичәсе җыр - биюләр, күңелле мәзәкләр белән үрелеп барды. Укучыларга һәм килгән кунакларга бәйрәм бик ошады.
-
Мөхтәрәм ветераннар белән очрашу. 17.12.2015

Бүген бездә районыбызның мөхтәрәм ветераннары: Латыйпов Р.А., Ногманов Р. Г., Ногманова Р. Г., Шәйхиев Р. А., Шакиров Р. Г., Касыймов Ф. Ф., Мирхәт хәзрәт, Фәйзуллин Г.Г., Хөсәенова В.Г. очрашу булды. Аларның чыгышы балаларга патриотик һәм әхлак тәрбиясе бирүгә юнәлдерелгән иде.
-
Физкультура һәм ТИН укытучылары семинары. 16.12.2015

Бүген мәктәбебездә район күләм физкультура һәм ТИН укытучыларының семинары узды. Алар Сөнгәтуллин Илдүс Назыйм улының ачык дәресенә керделәр. Башлангыч сыйныф укытучылары Вәлиева Гөлчәчәк һәм Хөсәенова Венера җитәкчелегендә "Сәламәт буласаң килсә спорт белән шөгеллән" дип исемләнгән әкият-тамаша карадылар. Мәктәбебезнең "Бригантина" оешмасы "Без сәламәт яшәү өчен" дигән чыгыш ясадылар.
-
Кошлар - безнең дусларыбыз. 15.12.2015
Кошлар - безнең дусларыбыз. Кышын алар аеруча безнең ярдәмгә мохтаҗ. Укытучылары Хөсәенова Венера һәм Вәлиева Гөлчәчәк җитәкчелегендә башлангыч сыйныф укучылары мәктәп тирәсендәге агачларга җимлекләр элделәр. Хәзер кошларның үз ашханәләре бар, алар анда тәмле җимнәр белән сыйланалар. -
Кар сыннары. 14.12.2015

Бүген укучылар тарафыннан мәктәбебез тирәсенә кар сыннары ясалды.










