Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Давликеевская основная общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422361, Республика Татарстан, Апастовский муниципальный район, с.Давликеево, ул.Молодежная, д. 12 |
| Телефон: | +7(843)-763-28-18 |
| E-Mail: | Davlikeevskaya.Osh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Давликеевская основная общеобразовательная школа" |
| Руководитель: | Гарифуллина Лейсан Ильгамовна |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 17 обучающихся (из них 4 иностранные граждане), 3 воспитанников ( из низ 2 иностранные граждане)дошкольной группы |
| У нас учат: | 8 учителей, 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Давликеевская основная общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
"Детский Сабантуй" 29.05.2016
Лучшие ученики нашей школы 2015-2016 учебного года на празднике "Детский Сабантуй" были награждены грамотами и подарками. -
“Соңгы кыңгырау”. 25.05.2016
Кадерле укучылар!Мәктәптә сез белем алдыгыз,Хәзер инде имтихан тотасыз.Безнең йөзне, мәктәпнең йөзенЫшанабыз, сез кызартмассыз.Эшләрегез һәрчак уңай булсын,Изге хисләр безнең йөрәктә,Хәерле Юл сезгә, укучылар-Калабыз без шушы теләктә. -
Педагогик киңәшмә. 24.05.2016

Бүген мәктәбебездә чыгарылыш сыйныф укучыларын имтиханнарга кертү турында педагогик киңәшмә булып узды.
-
Котлыйбыз! 20.05.2016
Бүген мәктәбебезне озак еллар буе җитәкләгән директорыбыз, физика укытучысы - Рифат Галимулловичның 60 яшьлек юбилее. Без аны әлеге бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез.
60 яшь ир-ат өчен тормыш тәҗрибәсе тупланган бер чор гына. Ходай сезнең барлык изге теләкләрегезгә, ниятләрегезгә дога кылып, амин, дисен. Шушы изге минутларда, яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын .Аккан сулар кебек еллар үтә,
Һич туктатып булмый вакытны.
Һәр ел саен туган көннәр уза
Якынайтып безгә картлыкны.
60 яшьлек гомер гомермени
Яшәгез Сез тагын алтмышны! -
Нарат бөреләре шифалы. 17.05.2016

Бүген дәресләрдән соң мәктәбебезнең 5нче- 8нче сыйныф укучылары һәм укытучылары нарат бөреләре җыярга чыктылар. Алар җыйган нарат бөреләр дарулар ясар өчен тапшырылачак.
-
Язгы бакча эшләре. 16.05.2016

"Язын эшләмәсәң, кышын ашамассың,"- дигән халык мәкале. Шушы халык әйтемен күздә тотып мәктәбебездә бакча эшләре гөрләп бара. Бүген укучылар һәм укытучылар берлегендә бакчабызда шактый күләмдә бәрәңге утыртылды.
-
Гаилә бәйрәме. 15.05.2016
15 нче май – Гаилә бәйрәме. Мәктәбебездә әлеге уңайдан Вәлиева Гөлчәчәк Хәйдәр кызы, Хөсәенова Венера Фирдинант кызы җитәкчелегендә башлангыч сыйныф укучылары “Гаилә бәйрәме” үткәрделәр. Укучылар матур шигырләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Халкыбызның “Зәлидә” уены аша үз гаиләләре,аның традицияләре турында күбрәк таныштырдылар. Укучылар үзара дуслык, хөрмәт яшәгәндә генә һәр гаиләнең нык булачагын аңладылар. -
Всероссийские проверочные работы. 11.05.2016
С сегодняшнего дня во всех школах начались Всероссийские проверочные работы для учащихся 4 класса. -
Бөек Җиңүгә 71 ел тулды. 09.05.2016
Күк йөзендә май кояшы балкый, чәчәкләр хуш ис тарата. Илебез халкы зур бәйрәмне-Бөек Җиңү көнен бәйрәм итә. Бүген, 9 май көнне, Бөек Җиңүгә 71 ел тулды. Дәүләки мәктәбе һәм балалар бакчасы коллективы әлеге зур тантананы билгеләп үтүдә катнаштылар. Укучылар, бакчага йөрүче нәниләр сугыш һәм тыл ветераннарына багышлап үзләренең шигырьләрен сөйләделәр, җырларын башкардылар, чәчкәләр бүләк иттеләр, тынычлык өчен яу кырында башларын салганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, һәйкәл янына венок куйдылар. -
“Алиш эзләреннән” 29.04.2016
Бүген “Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия”дә “Алиш эзләреннән” исемле II төбәкара фәнни-гамәли конференция үтте. Әлеге конференциядә безнең мәктәптән Баев А. катнашты (җитәкчесе Баева Гөлнара Ислам кызы). Айнур “Шигърият бакчасында” секциясендә катнашып 3 урынны яулады. Афәрин, Айнур! Киләчәктә дә уңышлар сиңа!










