Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Давликеевская основная общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422361, Республика Татарстан, Апастовский муниципальный район, с.Давликеево, ул.Молодежная, д. 12 |
| Телефон: | +7(843)-763-28-18 |
| E-Mail: | Davlikeevskaya.Osh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Давликеевская основная общеобразовательная школа" |
| Руководитель: | Гарифуллина Лейсан Ильгамовна |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 17 обучающихся (из них 4 иностранные граждане), 4 воспитанников ( из низ 2 иностранные граждане)дошкольной группы |
| У нас учат: | 8 учителей, 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Давликеевская основная общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Укучыларның белемен тикшерү 22.05.2013

Бу атнада мәктәбебездә рус теле һәм математика фәннәреннән, онлайн тестлар белән укучыларның белемен тикшерү бара. Бүген 8 сыйныф укучылары математика фәненнәе үзләренең белемнәрен сынап карадылар.
-
Табигать кочагында 21.05.2013

Бүген мәктәбебезнең укучылар һәм укытучылар коллективы табигатькә ял итәргә, элеккечә Пионер сабантуена чыктылар. Укытучылар чәйләр кайнатып гәрәчиләр пешерделәр. Укучылар учак ягып бәрәңгеләр пешерделәр, төрле уеннар уйнап күңел ачтылар, ярышлар уздырдылар.
-
Мәктәпкүләм экология дәресе 15.05.2013

12 май-Экологик белем көне уңаеннан, бүген мәктәбебездә химия- биология укытучысы Фәния Фәридовна җитәкчелегендә экология дәресе булып узды. 8-9 сыйныф укучылары экологиягә багышлап ясалган плакатка анализ ясалды. Дәрес уен формасында, кызыклы сорауларны үз эченә алган һәм көн кадагында торган иң мөһим экологик проблемалар турында иде. Табигатебезне сакларга, яшелләндерергә, кош-кортларны һәм җәнлекләрне кыерсытмаска дигән нәтиҗә ясалды.
-
Бердәм Универсиада көне 15.05.2013

Бүген бердәм Универсиады көне уңаеннан һәрбер сыйныфта бу темага сыйныф сәгатьләре булып узды. Башлангыч сыйныфлар бу көнне төрле ярышлар белән билгеләп үттеләр. Ә югары сыйныфларда Универсиадының символлрына һәм ярыш төрләренә карата дәресләр узды.
-
Җиңү бәйрәме. 09.05.2013

Бүген Дәүләки җирле үзидарә вәкилләре, мәктәп коллективы, авыл халкы Җиңү бәйрәмен билгеләп үтәргә авылыбыз һәйкәле янна җыелды. Мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар тарафыннан әзерләнгән монтаж барыбызга да охшады. Илебезнең азатлыгы өчен көрәшеп үзләренең гомерләрен биргән солдатларны бер минут тынлык белән искә алып, алар истәлегенә веноклар куелды.
-
Чәчәклекләр 08.05.2013

Буген биология, технология дәресләрендә, укучылар укытучылары белән мәктәп янындагы чәчәклекләрне матурлап, анда төрле -төрле чәчәкләр утырттылар.
-
Җиңү көненә багышланган көрәш 07.05.2013

Бөек җиңү көненә багышланган көрәштә мәктәбебезнең 8 сыйныф укучысы Ибәтуллин Илшат үз авырлыгында 2 нче урын яулады. Афәрин Илшат! Сиңа тагын да уңышлар һәм сәламәтлек телибез.
-
Башлангыч сыйныфларда тормыш иминлеге дәресе 30.04.2013

Бүген мәктәбебездә башлангыч сыйныф укытучысы Хөсәенова Венера Фирдинант кызы "Тормыш иминлеге нигезләре" курсыннан ачык дәрес уздырды. Әлеге дәрестә тормыш өчен куркынычлы экстрималь вакыйгалар турында сөйләшенде.
-
Медицина хезмәткәре белән очрашу 30.04.2013

Россия күләм "Тормыш иминлеге нигезләре" курсыннан ачык дәрес үткәрү максатыннан медицина хезмәткәре белән очрашу булып узды. Авылыбызның фельдшере Әнисә апа укучыларга беренче медицина ярдәме күрсәтү күнекмәләрен өйрәтте. Кан киткәндә жгут салу, сөякләр сынганда шин кую ысулларын күрсәтеп практик дәрес уздырды.
-
Вәлиев Илдар Илгизәр улы белән очрашу. 30.04.2013

Бүген пожардан саклау службасының һөнәри бәйрәмнәре. Шушы максаттан мәктәбебездә Татарстан Республикасы Апас муниципаль районының Гадәттән тыш хәлләр министырлыгының күзәтеп тору бүлеге начальнигы Вәлиев Илдар Илгизәр улы "Тормыш иминлеге нигезләре" курсыннан ачык дәрес уздырды. Бу дәрес укучылар һәм укытучылар колективы өчен бик кирәкле һәм файдалы булды.









