Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Давликеевская основная общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422361, Республика Татарстан, Апастовский муниципальный район, с.Давликеево, ул.Молодежная, д. 12 |
| Телефон: | +7(843)-763-28-18 |
| E-Mail: | Davlikeevskaya.Osh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Давликеевская основная общеобразовательная школа" |
| Руководитель: | Гарифуллина Лейсан Ильгамовна |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 17 обучающихся (из них 4 иностранные граждане), 4 воспитанников ( из низ 2 иностранные граждане)дошкольной группы |
| У нас учат: | 8 учителей, 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Давликеевская основная общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына стендлар. 29.01.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына барлык классларда да стендлар эшләнде. Әлеге стендларда Бөек Җиңүгә карата төрле мәгълүматлар тупланган.
-
Мәктәпкүләм тәрбия сәгате. 27.01.2015

Бүген мәктәбебездә тарих укытучысы Мәдинә Фергатъ кызы тарафыннан "Ленинград блокадасы" темасына тәрбия сәгате узды. Тәрбия сәгате эчтәлекле һәм мәгънәле иде, укучыларга бик охшады.
-
Апас мәктәбендә узган көрәш ярышы. 24.01.2015

8 сыйныф укучысы Бикбув Булат Россия Федерациясенең спорт мастеры Гиламов Р.Ш. призына уздырылган татар-башкорт көрәшендә 2 нче урынны алып кайтты. Котлыйбыз Булат! (Җитәкчесе Сөнгатуллин Илдүс Назыйм улы)
-
Укучылар үзидарәсе. 23.01.2015
Мәктәбебезнең "Якты йолдыз" оешмасының әйдәп баручы укучылары Гәрәева Гөлназ, Кошкина Вероника һәм Садрутдинова Энҗе “Сәләт”тә узган укучылар үзидарәсе конкурсында уңышлы чыгыш ясап кайттылар. -
Ата-аналар җыелышы. 22.01.2015

Бүген мәктәбебездә ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта директор урынбасары Гөлнара Фирдүс кызы һәм рус теле укытучысы Гөлнара Ислам кызы докладлар белән чыгыш ясадылар. Шулай ук узган чиреккә, сынаулык имтиханнарына йомгаклар ясалды.
-
Каләмне корал итеп. 19.01.2015

Мәктәбебезнең китапханәчесе Ризида Разыйх кызы җитәкчелегендә китапханәдә "Каләмне корал итеп" дип исемләнгән һәм Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган стендлар эшләнде.
-
Өлкәннәргә ярдәм. 16.01.2015

Бүген дәресләрдән соң "Отряд профилактики и правонарушении" әгъзалары хезмәт ветераны Вәлиуллина Сария һәм сугыш ветераны Сибгәтуллина Фатыйма апаларның өйләрендә булдылар, хәлләрен сораштылар һәм ишек алдын, капка төпләрен кардан чистарттылар.
-
Көрәш ярышлары 08.01.2015
Бүген Морзалар урта мәктәбендә узган район башлыгы призына багышланган көрәш ярышында мәктәбебезнең 8нче сыйныф укучысы Бикбув Булат-3нче урын яулап кайтты. Молодец Булат, киләчәктә тагын да зур уңышларга ирешүеңне теләп калабыз. -
Район башлыгы чыршысы. 06.01.2015
5 нче гыйнвар көнне район башлыгы чыршысында республика һәм Россиякүләм бәйгеләрдә призлы урын яулаган 28 укучыга сертификатлар бирелде. Беренче урынны алучылар – 5 мең, икенче урынга лаек булучылар - өч мең, өченче урынны яулаучылар 2 мең күләмендә премиягә ия булды. Шулай ук республикакүләмендә җиңү яулаган 4 команда да сертификатлар алды. Бу бәйрәмдә мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Хөсәенов Булат булып кайтты. Ул 5 мең сумлык сертификатка ия булды. Котлыйбыз сине Булат! -
"Ветеранга-бүләк". 02.01.2015

Бүген "Флористика" түгәрәгенә йөрүче балалар, җитәкчеләре Фәния Фәридовна белән ветераннарга бүләкләр ясадылар.









