Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Давликеевская основная общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422361, Республика Татарстан, Апастовский муниципальный район, с.Давликеево, ул.Молодежная, д. 12 |
| Телефон: | +7(843)-763-28-18 |
| E-Mail: | Davlikeevskaya.Osh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Давликеевская основная общеобразовательная школа" |
| Руководитель: | Гарифуллина Лейсан Ильгамовна |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 17 обучающихся (из них 4 иностранные граждане), 3 воспитанников ( из низ 2 иностранные граждане)дошкольной группы |
| У нас учат: | 8 учителей, 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Давликеевская основная общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Көрәш ярышлары 25.10.2014

Районыбызда укучылар спартакиадасы бару сәбәпле, бүген Апас урта мәктәбе базасында татар-башкорт көрәше ярышлары узды. Безнең мәктәбебезнең 8нче сыйныф укучысы Бикбув Булат бу ярышта уз авырлыгында 3 урын яулады. Булат, без сине котлыйбыз, молодец!
-
Уңыш бәйрәме 24.10.2014

Бүген мәктәбебездә уңыш бәйрәме булып узды. Бәйрәм кичәсендә укучылар күп кенә яшелчәләрнең составы, файдасы һәм тарихы турында мәглүмат алдылар. Яшелчәләрдән күргәзмәләр дә әзерләнгән иде.
-
"Тормыш- наркотиклардан башка". 21.10.2014

Республикакүләм наркотикларга каршы акция башлану сәбәпле мәктәбебездә рәсем конкурсы уздырылды.
-
Ата-аналар җыелышы. 17.10.2014

Бүген мәктәбебездә ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта мәктәп директоры, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, рус теле, математика һәм татар теле укытучылары чыгыш ясады.
-
Мәктәп бакчасын кышка әзерләү. 11.10.2014

Бүген мәктәбебездә ике дәрестән соң өмә булып узды. Укучылар һәм укытучылар коллективы кәбестәләрне алып, бакчаны казыдылар. Шулай ук кура җиләкләрен бәйләп кышка әзерләп калдырдылар.
-
Республика күләм балалар оешмасы киңәшмәсе 09.10.2014

Район депутатлар думасы вәкиле Гәрәева Гөлназ һәм мәктәбебезнең активисты Садрутдинова Энҗе Лаеш районы “Волга” санаториясендә, яшьләр үзәге тарафыннан оештырылган, Республика күләм балалар оешмасы киңәшмәсендә катнаштылар.
-
Укытучылар бәйрәме. 03.10.2014
Кадерле укытучылар, сезне хөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә авыр һәм мактаулы эшегездә уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек, әлбәттә инде, тырыш, акыллы укучылар телибез!Сезгә карап сокланабыз һәрчакКүңелләрдә туа горурлык.Рәхмәт сезгә, әле ярый сез барБезгә үрнәк булып торырлык. -
Бәйрәмегез белән сезне, өлкәннәр! 01.10.2014
Бүген мәктәбебез укучылары өлкәннәрне бәйрәм белән котлау акциясенә чыктылар. Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,Күңелләрдә булган саф хисләр,Озын гомер якты тыныч тормыш -Безнең сезгә әйтер теләкләр.Сезнең тормыш юлы матур тарих,Күпләр өчен үрнәк булырлык.Рәхмәт, дибез, сезгә чын йөрәктән,Сезнең гомер — безнең горурлык. -
"Юлларыбыз имин булсын" 30.09.2014

"Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" айлыгы кысаларында башлангыч сыйныф укытучылары җитәкчелегендә II-III сыйныф укучылары " Юлларыбыз имин булсын" дигән әкият-тамаша күрсәттеләр. Сыйныфтан тыш чарада әти-әниләр, Апас районы ЮХИДИ башлыгы Гәрәев Румбик Вазыйхович, инспектор Хөснетдинов Марат Харисович катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.
-
Биологиядан Россиякүләм олимпиада. 22.09.2014

Бүген мәктәбебездә биология фәненнән Россиякүләм олимпиаданың мәктәп этабы булып узды. Олимпиадада 6-9 нчы сыйныф укучылары катнашты.










