Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бакрчинская основная общеобразовательная школа имени Шауката Галиева» Апастовского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Апас районы "Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы төп гомуми белем бирү мәктәбе " гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422349, Республика Татарстан, Апастовский муниципальный район, с. Бакрче, ул. Гагарина, д.1 |
Телефон: | +7(843)-763-85-10 |
E-Mail: | Bakrchinskaya.Osh@tatar.ru, bakirchi@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Бакрчинская ООШ" |
Руководитель: | Гильманов Румиль Рашитович |
Год основания учреждения: | 1937 |
У нас учатся: | 18 обучающихся/ 6 воспитанников (Иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 13 учителей/ 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бакрчинская основная общеобразовательная школа имени Шауката Галиева» Апастовского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Апас районы "Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы төп гомуми белем бирү мәктәбе " гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Ата-аналар җыелышлары
13.01.2012
Мәктәптә беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышлары бара. Бүген 8 - 9 класс ата-аналар җыелышы булды. Әти-әниләре укучыларның өлгереше, алда торган имтиханнар турында киңәштеләр.
-
Олимпиада нәтиҗәләре
13.01.2012
11 класс укучысы Сафин Рузил региональ олимпиадаларның муниципаль турында рус теленнән 1 урынны яулаган иде. Бүгенге көндә ул республика турына әзерләнә. Уңышлар сиңа, Рузил!
-
Имтиханнарга әзерләнү
12.01.2012
Мәктәптә имтиханнарга әзерләнү буенча консультацияләр дәвам итә. Инде аның төпле г р а ф и г ы төзелде.
-
Конкурс нәтиҗәләре
11.01.2012
7 класс укучысы Нотфуллина Роза "Борынгы Болгарлар" дигән район рәсем конкурсында өченче урын яулады. Котлыйбыз, Роза!
-
Педсовет утырышы
10.01.2012
Бүген “Яңа технологияләрне куллану – уку сыйфатын күтәрүче фактор” дигән темага педсовет утырышы булды. Анда мәктәп укытучылары коллективы, Тәүгелде башлангыч мәктәбе укытучылары, Бакырчы һәм Тәүгелде балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашты.
-
Чыршы бәйрәме 29.12.2011
Бүген безнең мәктәптә гөрләп Чыршы бәйрәмнәре үтте. Бәйрәмне мәктәп директоры Кәримуллин И.Н. ачып җибәрде. Ул укучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән котлады, үткән елдагы уңышларыбыз белән таныштырды, укуда һәм төрле конкурсларда югары нәтиҗәләргә ирешкән укучыларга бүләкләр тапшырды. Беренче сменада 1- 7 класс укучылары бәйрәм итте. Укучылар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Соңыннан лоторея уеннары уйнатылды.
-
Бал маскарад 29.12.2011
Икенче сменада "Яңа ел" бәйрәмен 8- 11 класс укучылары оештырды. Һәр класс төрле илләрдә Яңа ел бәйрәмен алып килгән. Мәсәлән, 8 класс - Испания, 9 класслар - Италия, 10 класс - Һиндстан, 11 класс укучылары Япониядәге бәйрәм күренешләрен күрсәттеләр. Бу илләрдәге гореф-гадәтләр, аларның уеннары, биюләре белән таныштырдылар. Бәйрәм кичәсе дискотека белән тәмамланды.
-
Рәсем конкурсы "Яңа ел белән!" 26.12.2011
Яңа ел бәйрәме уңаеннан рәсем конкурсы игълан ителде. укучылар конкурста бик теләп катнашты. Барысы 17 рәсем конкурска чыгарылды. Яңа ел бәйрәме көнне конкурска йомгак ясалачак.
-
Чаңгы ярышы 24.12.2011
-
"Мастерилка" түгәрәге 21.12.2011
Мәктәптә икенче ел инде "Мастерилка" түгәрәге эшли. Технология укытучысы Вафина Р.М. җитәкләгән бу түгәрәктә укучылар төрле кул эшләренә өйрәнәләр. укучылар тарафыннан эшләнгән йомшак уенчыклар, пластилиннан панно, атлас лентадан сувенирлар һ.б. - кемгә генә бүләк итсәң дә, затлы буләк. Бу уку елында кызлар челтәр энэсе белән шәлләр, кофталар, болеролар бәйли башладылар.