• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №12» г.Альметьевска Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423400, РТ, Альметьевский район, г. Альметьевск, ул. М. Джалиля, д. 41
Телефон: +7(855)-332-73-73
E-Mail: Shkola-12.Alm@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ № 12" г. Альметьевска
Руководитель: Казаринова Лилия Асгатовна
Год основания учреждения: 1961
У нас учатся: 842 ученика
У нас учат: 42 учителя Язык обучения русский Форма обучения очная

Новости школы №12

Сөмбелә бәйрәме

Опубликовано: 10.11.2022

Күңелләргә якты нур өләшеп

Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә

                                                                                                                                                                  Үз муллыгы белән көзләр килә

Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

 

Татар халкы милли үзенчәлекле бәйрәмнәргә һәм гореф-гадәтләргә бик бай. Җеп очлары гасырларга барып тоташуга карамастан күптән онытылган милли бәйрәмнәребез әкренләп яңартыла бара. Шундыйларның берсе – “Сөмбелә” бәйрәме.

 Балалар бакчалары һәм мәктәпләр арасындагы дәвамчылыкта милли бәйрәмнәр һәрвакыт беренче урында булды. 12 нче мәктәп тә ел саен милли бәйрәмнәрне үткәреп тора. Быел да  9 ноябрь көнне,  Әлмәт шәһәренең 12 урта  гомуми  белем бирү мәктәбендә, укучылар  һәм 44 нче “Чык бөртеге” исемендәге балалар бакчасындагы нәни дусларыбыз  белән берлектә  “Сөмбелә” бәйрәме уздырылды. Берсеннән – берсе матур костюмнар кигән әкият геройлары: Сөмбелә, Убырлы карчык, юлбасарлар белән үткән театральләшкән  чара нәни дусларыбызга да бик кызыклы булды. Чара көзге муллыкка багышланган шигырьләр, кызыклы табышмаклар, бәйрәмгә кунакка килгән әкият герое “Убырлы” үткәргән күңелле уеннар белән чиратлашып барды. Туган телебездә матур, саф, сәнгатьле  сөйләүче нинди генә сәләтле  балалар юк икән араларында.

 44 нче “Чык бөртеге” балалар бакчасы коллективыннан Козлова Лилия Нәфис кызы   бәйрәмне эчтәлекле һәм кызыклы итеп оештырган 12 нче урта мәктәбенең туган тел укытучыларына  рәхмәтен белдерде һәм үзләренә кунакка чакырды. Димәк, балалар бакчасы һәм мәктәп арасындагы дәвамчанлык алга таба да дәвам ителәчәк.

 

 

     12 нче урта мәктәбенең туган тел укытучылары Сабирянова Р.Н, Мустафина В.Р, Садикова И. Ф



К списку новостей