• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное общеобразовательное учреждение "Лицей №1 им. М.К.Тагирова» г. Альметьевска

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423462, Республика Татарстан (Татарстан), Альметьевский район, город Альметьевск, улица Тагирова, дом 33
Телефон: +7(855)-326-01-11
E-Mail: Shkola-1.Alm@tatar.ru; Licey-1.Tagirova.alm@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАОУ "Лицей №1 им. М. К. Тагирова"
Руководитель: Шакиров Рустам Мансурович
Год основания учреждения: 1918
У нас учатся: 1016 учеников, из них иностранных граждан 2 Форма обучения очная
У нас учат: 74 учителей Обучение и воспитание ведется на русском языке

Новости школы

Встреча с актрисой Мадиной Гайнуллиной в библиотеке им. С. Сулеймановой

Опубликовано: 04.04.2019

Танылган актрисабыз Мәдинә Гайнуллина 3нче апрельдә Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәгә кунакка килде. Әлмәт татар дәүләт драма театрының бөтендөнья тамашачысы яраткан, үз иткән актрисасы Марсель ага Сәлимҗановтан сәхнә осталыгына өйрәнгән, кабатланмас, үзенчәлекле образлар тудыруга ирешкән.
Мәдинә Фәрит кызы 1979 елның 23 сентябрендә Казанда туа. Лаеш районы Имәнкискә мәктәбендә белем ала. Укытучылары бүген дә аның белән лаеклы рәвештә горурланалар. Казан дәүләт сәнгать академиясендә театраль белем алгач, ул Әлмәт театрына эшкә кайта. Тугыз укучыдан берүзе театрда эшләп кала. Менә инде 18 ел тамашачыларны үзенең рольләрен гаять дәрәҗәдә яратып башкаруы белән таң калдыра.
Нәрсә соң ул театр тылсымы? Очрашу барышында берничә мәртәбә әлеге сорауга бергәләп җавап эзләдек. Һәм таптык, дияр идем. Мәдинә Фәрит кызы бу сорауга бик тулы итеп җавап бирде: “Тамашачы белән рухи бергәлек, тыгыз элемтә һәм  югары эмоциональ халәтнең кайтаваз булып кире үзеңә әйләнеп кайтуы”, диде. Марсель Галиевның шигырен аңа гына хас сәнгатьлелек белән башкарып янә бер кат үзенә гашыйк итте.
Мәдинәбезнең бик оста итеп биегән язмасын карап сокландык һәм Рәзилә Бәшировна Хәкимова җитәкчелегендәге “Гүзәллек” ансамбленда биюче кызларыбыз үзләренең булганлыкларын күрсәттеләр. Гайнетдинова Радмилла мари кызлары биюен дә башкарды. Кызларыбыз Мәдинә апаларының фатихасын алдылар. Ул аларның биюләрен бик ошатты, укуларында уңышлар һәм бәйгеләрдә җиңүләре дәвамлы булуын теләде.
Чара бик җылы һәм җанлы булды. Очрашуга килүче 1нче лицей-интернат егетләре, 1нче мәктәп укучылары театрның нинди олы сәнгать икәненә һәм кеше тормышында зур урын алып торуына инандылар.



К списку новостей