Частное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа с татарским языком обучения «Нур» (Свет)» г. Альметьевска
Визитная карточка
| Адрес: | 423454, Республика Татарстан,Альметьевский район, г. Альметьевск, ул. Волгоградская, д. 20 |
| Телефон: | +7(855)-344-03-35 |
| E-Mail: | Shkola-nur.Alm@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ЧОУ «СОШ «Нур» (Свет)» г. Альметьевска |
| Руководитель: | Габдрахманова Гульчачак Мизхатовна |
| Год основания учреждения: | 2018 |
| У нас учатся: | 67 |
| У нас учат: | 6 |
Частное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа с татарским языком обучения «Нур» (Свет)» г. Альметьевска - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
Сау бул, башлангычым! 25.05.2022

2022 елның 25 маенда "Нур" башлангыч мәктәбе үзенең беренче карлыгачларын очырды. 4 малай һәм 6 кыз дүртъеллык мәктәпне уңышлы тәмамлап, бишенче сыйныфка күчте. Гарәп, рус, инглиз, татар телләреннән белем алган укучылар башка мәктәпләрдә дә югалып калмаслар, алган белемнәрен дәвам итәрләр.
"Бу балалар динебезнең, милләтебезнең, телебезнең дәвамчылары булырлар", - дигән фикерне тантанага чакырылган мәртәбәле кунакларыбыз: Әлмәт шәһәре һәм районы мөхтәсибе Исмаил хәзрәт Сингатуллин, Риза Фәхреддин музее директоры Диләрә ханым, әти-әниләр комитеты җитәкчесе Гөлфия ханым җиткерде. Мәктәп директоры Габдрахманова Гөлчәчәк Мизхәт кызы укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды, уңышлар теләде.
-
Тукай иленә сәяхәт 29.04.2022

Бүген мәктәбебездә Габдулла Тукайга багышланган атналыкның йомгагы булып "Тукай иленә сәяхәт" дип исемләнгән чара узды. Һәр сыйныф укучылары Тукай әкиятләрен сәхнәләштерде һәм шигыйрьләрен сөйләде. Сөекле шагыйребезнең иҗаты һәркемнең күңеленә хуш килде. Барлык катнашучыларга рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Габдулла Тукайның туган көне 26.04.2022

Мәктәбебезнең 1 Д сыйныф укучысы Галимҗанова Әминә Г.Тукайга багышланган шәһәркүләм чарада чыгыш ясады. Ул Габдулла Тукайның "Шүрәле" әкиятеннән өзек сөйләп, тамашачы игътибарын яулады. Сыйныф җитәкчесе Фарукшина Луиза Хаҗи кызына һәм Әминәнең әти-әнисенә рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Төбәк музеена экскурсия 25.04.2022

4 сыйныф укучылары атнаны төбәк музеена экскурсия белән башлап җибәрделәр. Экскурсия Бөек Ватан сугышы чоры тарихына багышланган экспозицияләр белән танышу максатыннан оештырылган иде. Балаларга файдалы тарихи мәгълүматлар бирелде. Музей экскурсоводларына рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Аллахның гүзәл исемнәре 22.04.2022

22 апрель көнне мәктәбебездә "Аллахның гүзәл 99 исеме" чарасы үтте. Әлеге чарада балалар Коръән аятләре укыдылар, эчтәлекле шигыйрьләр сөйләп киттеләр, рәсем һәм кул эшләнмәләре ясадылар. Шулай ук укучылар арасында 99 исемне иң яхшы белүче балалар чыгыш ясады, исемнәрне яттан гына түгел, мәгънәләрен белүләрен дә күрсәттеләр. Һәрбер катнашучыга исемле сертификат һәм истәлекле бүләк бирелде. Мәктәбебез администрациясенә, укытучыларга, укучыларга, әти-әниләргә рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Мөселман гүзәле - 2022 25.03.2022

В нашей школе "Нур "прошел конкурс "Мөселман гүзәле - 2022". В конкурсе приняли участие 22 девочки. Они показали национальные костюмы, презентацию блюд, знания и смекалку, участвовали в творческих заданиях и выступлениях. Мероприятие прошло на одном дыхании, девочки были награждены дипломами и сертификатами различных номинаций. Победительницей стала ученица 1Д класса Галимзянова Амина. Праздник закончился чаепитием.
-
"Намаз уку тәртибе" чарасы 28.02.2022

Бүген, 28 февраль көнне, мәктәбебездә бик җитди һәм файдалы чара үтте. "Намаз уку тәртибе" дип исемләнгән бу чарада барлык укучыларыбыз үзләренең дини белемнәрен күрсәтә алдылар. Бүләксез беркем дә калмады. Чара бик җылы, позитив атмосферада узды. Әти-әниләргә, укытучыларыбызга, укучыларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
21 февраль - Халыкара туган телләр көне 21.02.2022

21 февраль - Халыкара туган телләр көне уңаеннан, "Нур" мәктәбендә туган телләргә багышланган сыйныф сәгатьләре үтте. Шулай ук сыйныфлар арасында интеллектуаль марафон узды.
-
Әлмәт районы һәм шәһәре имам мөхтәсибе катнашында түгәрәк өстәл 17.02.2022

17 февральдә "Нур" мөселмән мәктәбе җитәкчелеге, мөгаллимнәре һәм Әлмәт районы һәм шәһәре имам мөхтәсибе Исмаиль хәзрәт Сингатуллин катнашында түгәрәк өстәл булды. Җыелышта мәктәбебезнең бүгенгесе һәм киләчәге хакында төрле мәсьәләләр күтәрелде. Укыту-тәрбия процессы үсеше турында кызыклы әңгәмә, шулай ук кадрларны кызыксындырган сорауларга җаваплар алынды. Аллаһы Тәгалә мәктәбебезне тагын да үстерергә ихласлык, көч һәм сабырлык бирсен!
-
Татар халкының каһарманы - Муса Җәлил 15.02.2022

Бүген, 15 февраль, бөек татар шагыйренә, Муса Җәлилгә 116 яшь тулды. Безнең мәктәптә шагыйрьгә багышланган әдәби кичә узды. Кичәне 4 сыйныф укучылары, укытучылары Зөлфия Дәүләтовна белән бергә әзерләделәр. Муса Җәлилнең бөтен иҗаты – батырлык үрнәге. Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән күп шагырьләр бар. Ләкин, шагыйрь һәм герой Муса Җәлил кебек, әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз. Укучылар Муса Җәлилнең иҗатыннан шигыйрьләр, хикәяләр укыдылар, Зөлфия ханым шагыйрьнең тормыш юлы турында сөйләде, хәттә балалар белән "Куян" шигыре нигезендә уен үткәрде. Кичә файдалы, информатив булды.

















