• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Миннибаевская средняя общеобразовательная школа» Альметьевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Миңлебай урта гомуми белем мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423423, РТ, Альметьевский муниципальный район, с.Миннибаево,ул.Ф.Карими 33а
Телефон: +7(855)-331-25-29
E-Mail: Minnibaevo.Alm@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Миннибаевская СОШ"
Руководитель: Фахртдинова Лайсан Марсовна
Год основания учреждения: 1987
У нас учатся: 85 учеников форма обучения: очная
У нас учат: 15 учителей, обучение и воспитание ведется на русском и татарском языках

Новости МОУ-Миннибаевской СОШ

Ризаэддин Фахреддин көннәре

Опубликовано: 25.01.2024

Миңлебай гомуми урта белем мәктәбендә 15.01 нән 25.01 кадәр Ризаэддин Фахреддин көннәрен үткәрдек.

Р. Фәхретдин китапларында күбесе инде онытылып бара торган йолалар, гореф-гадәтләр, кунак кабул итү, һәм аны сыйлау әдәпләре, исерткеч эчүнең, тәмәкенең кеше сәламәтлеге өчен зарарлы булуы, алардан котылу чаралары, гыйбрәтле хәлләр турында һәм бүгенге көн өчен бик кирәкле булган кыйммәтле мәгълүматлар бирә. Без Риза Фәхретдин әсәрләрен укытырга, аларны тәрбияле бала үстерүдә кулланырга тырышабыз. Укучыларны Ризаэтдин Фәхретдиннең тормышы һәм иҗаты белән таныштыруны дәвам итттек; тормыш юлы һәм иҗаты турында презентация карадык.Балаларның күңеленә әхлак орлыклары салу; яхшыдан яманны аерырга өйрәтү максатыннан  Фәхретдиннең китапларын тәкъдим итеп күргәзмә оештырдык; туган телгә, тарихка игътибарлы булырга өйрәттек. Ризаэддин бине Фәхретдиннең «Нәсыйхәт» исемле өч китабына күзәтү ясадык. Китапның беренчесе – ир балаларны әхлакый һәм рухи тәрбияләүгә, әдәпкә, тәртипкә өйрәтүгә багышланган. Икенчесе – кыз балаларны тәрбияләү, ничек итеп эчке һәм тышкы матурлыкка ирешү, үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәтә. Өченчесе исә – зурларны әхлакый һәм рухи тәрбияләүгә багышланган. “Нәсыйхәт” әсәренең “АТА ВӘ АНА”, “ТУГАННАР”, “ЯКЫН КАРДӘШЛӘР”, “КҮРШЕЛӘР” бүлекләре аңлатылды..Мәшһүр мәгърифәтче-галим Ризаэддин Фәхреддиннең кайсы гына хезмәтен кулга алсак та  аларда тәрбия, әхлак мәсьәләләре яктыртылган. Шуңа күрә без  аны үз эшебездә һәрдаим кулланырга тиешбез дип саныйм.

Туган (татар)теле һәм әдәбияты укытучысы : Р.Р.Даутова



К списку новостей