Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Миннибаевская средняя общеобразовательная школа» Альметьевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Миңлебай урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 423423, РТ, Альметьевский муниципальный район, с.Миннибаево,ул.Ф.Карими 33а |
Телефон: | +7(855)-331-25-29 |
E-Mail: | Minnibaevo.Alm@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Миннибаевская СОШ" |
Руководитель: | Фахртдинова Лайсан Марсовна |
Год основания учреждения: | 1987 |
У нас учатся: | 86 учащихся форма обучения: очная |
У нас учат: | 15 учителей, обучение и воспитание ведется на русском и татарском языках |
Новости МОУ-Миннибаевской СОШ
Семинар
Опубликовано: 20.03.20232023 нче елның 17 нче мартында Әлмәт муниципаль районы Миңлебай гомуми урта белем мәктәбендә Әлмәт районы татар мәктәпләренең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары семинары үтте. Ул “ Туган (татар ) теле һәм әдәбияты дәресләрендә төрле иҗади эш алымнары кулланып, телдән һәм язма сөйләм күнекмәләрен үстерү” дигән темага багышланды. Кунакларны ипи-тоз һәм бавырсак белән укучылар сәламләде.
Башта мәктәпнең “ Туган якны өйрәнү” музеена экскурсция оештырылды. 10 нчы сыйныф укучылары музей белән таныштырдылар . Туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Даутова Р.Р. 9 нчы сыйныфта, башлангыч сыйныф укытучылары Рахимова Э.М. һәм Аюпова Р.Б. 2 нче һәм 3 нче сыйныфларда туган (татар) теле һәм әдәби уку дәресләре күрсәттеләр. “ Әй, язмыш, язмыш “ дигән әдәби-музыкаль кичәдә тормышларын иҗат белән бәйләгән Миңлебай авылы кешеләре, туган телне саклау, милли мәдәниятләр елы турында чыгышлар карадылар. Кул эшләреннән төзелгән күргәзмә белән таныштылар.
Туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Даутова Р.Р. укытучылар белән “ Яхшылык эшләп, яшәргә омтылыйк” дигән осталык дәресе күрсәтте.
Укытучылар Миңлебай авылында эшләп килүче Фатих Кәрими музее белән дә танышып, күп мәгълүмат алдылар.
Семинар түгәрәк өстәл янына сөйләшү белән тәмамланды. Семинарда катнашучылар барысы да канәгать калып, саубуллаштылар
К списку новостей