• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение "Лицей №2" г.Альметьевска Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423403, Республика Татарстан (Татарстан), Альметьевский район, город Альметьевск, проспект Строителей, дом 14
Телефон: +7(855)-333-51-23
E-Mail: directorlic2@mail.ru; Licey-2.Alm@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАОУ "Лицей №2" г. Альметьевска
Руководитель: Сулейманова Зульфия Явдатовна
Год основания учреждения: 1995
У нас учатся: 1310 учеников
У нас учат: 65 учителей Язык обучения русский

Новостной блок Лицея №2

Клара Булатова белән очрашу.

Опубликовано: 03.12.2013

29  нчы ноябрь  көнне  лицеебызда татар әдәбиятының йөзек кашы булган, шигърияттә якты йолдыз булып балкыган, үзенең киң кырлы иҗаты белән меңнәрчә китап сөючеләрнең күңелен яулаган Клара Гариф кызы Булатова белән очрашу булды. Бик күптән күрешеп сөйләшәсе килә иде Клара апа белән. Үзе бер буын, үзе бер шигъри ачыш, үзе бер иҗади утрау булган шәхесне үз күзләрең белән күрү, рәхәтләнеп сөйләшеп утырудан да бәһалерәк ни була ала! Бу очрашуга 4, 5 һәм 10 нчы сыйныф укучылары алдан ук әзерләнделәр: шигырьләрен ятладылар, җырларын өйрәнделәр.  Шагыйрә белән очрашу шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды. Клара апа үзенең укытучылык һөнәре турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Укучылар да үзләрен кызыксындырган сорауларына тулы җаваплар алдылар. Соңыннан Клара Булатова укучыларыбызга: “Рус мәктәбе булуга карамастан, сез үз туган телегездә саф, матур итеп сөйләшәсез. Укытучы өчен  моннан да олырак бәхет бармы икән?   -дип,  үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бу очрашу укучылар  күңелендә озак сакланыр дип уйлыйм. Клара апабыз да бит :”Мондый укучыларым белән тагын очрашырга язсын ”,- дигән теләген белдереп китте .



К списку новостей