Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение "Лицей №2" г.Альметьевска Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423403, Республика Татарстан (Татарстан), Альметьевский район, город Альметьевск, проспект Строителей, дом 14 |
| Телефон: | +7(8553)-26-10-44 |
| E-Mail: | Licey-2.Alm@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАОУ "Лицей №2" г. Альметьевска |
| Руководитель: | Сулейманова Зульфия Явдатовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 1258 учеников |
| У нас учат: | 61 учитель Язык обучения русский |
-
29.04.2026
28 нче апрель көнне елдагыча Әлмәт шәһәренең Татарстан нефтенең 60-еллыгына төзелгән ял паркында “Сәлам, Тукай!” исемле чираттагы квест уздырылды. Квестны оештыручылар - Әлмәт шәһәре 2 нче лицееның туган тел укытучылары Шәмсиева И.А., Мирвәлиева Л.К. Ул, беренчедән, “Туган тел” декадасы кысаларында үткәрелсә, икенчедән, 2026 нчы ел – бөек татар шагыйре Г. Тукайнын 140 еллыгы уңаеннан үткәрелде. Квестның максаты – мәктәп укучылары, яшьләр арасында татар телен популярлаштыру, татар телендә күбрәк аралашуга чакыру. Квестта шәһәр мәктәпләреннән 8-10 нчы сыйныф укучыларыннан торган 5 команда – 1 нче лицей-интернатның “Татарның каймаклары”, 2 нче лицейның “Лицей йолдызлары”, 7 нче урта мәктәпнең “«Җидегән йолдыз», 20 нче урта мәктәпнең “«Тукай оныклары», 25 нче урта мәктәпнең “«Шәкертләр»” такымнары катнашты. Уенның шарты буенча командалар интеллектуаль, иҗади биремнәр эшләп, ВК челтәренә #сәламТукай хэштегы астында урнаштырып бардылар. Штабта утыручы жюри (Ногманова Р.М. – Әлмәт шәһәренең “Нур”телекомпаниясе журналисты; Гаптелхакова Г.Я. – “Р.Фәхретдин исемендәге №1 татар гимназиясе”нең өстәмә белем бирү педагогы) биремнәрне карап бәяләде. Уенның нәтиҗәсе буенча 1 нче урын 2 нче лицейның “Лицей йолдызлары”, 2 нче урын 1 нче лицей-интернатның “Татарның каймаклары”, 3 нче урын 20 нче урта мәктәпнең “«Тукай оныклары» командалары яулады. “Тукай дәвамчылары” номинациясенә 7 нче урта мәктәпнең “«Җидегән йолдыз», “Омтылыш” номинациясенә 25 нче урта мәктәпнең “«Шәкертләр»” такымы ия булды. Барлык катнашучы укучыларга истәлекле бүләкләр, күчтәнәч, такымнарны әзерләүче укытучыларга Әлмәт шәһәре Мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Квестта катнашучы укучыларга, аларны әзерләгән укытучыларга, бу кызыклы чараны үткәрүдә ярдәмнәре өчен шәһәр паркы җитәкчелегенә, мәдәни-массакүләм эшчәнлек менеджеры Саврентьева Эльзира Марсель кызына, “Ассоль» кафесының җитештерү мөдире Мирвәлиева Лира Кәшиф кызына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Алдагы елларда да бу хезмәттәшлек шулай дәвам итсен иде.
И в текущем 28.04.2026 году на базе Городского парка им. 60-летия нефти Татарстана г.Альметьевска традиционно состоялся городской квест “Сәлам, Тукай!», организованный МАОУ «Лицей №2» г. Альметьевска, посвященный 140-летию великого татарского поэта Г.Тукая. Цель – популяризация татарского языка среди школьников и молодёжи. В квесте приняли участие 5 команд городских школ – команды МАОУ “Лицей-интернат № 1”, МАОУ “Лицей № 2”, МАОУ “СОШ № 7”, МБОУ “СОШ № 20”, МБОУ “СОШ № 25 им. 70-летия нефти Татарстана” г. Альметьевска. Для квеста были подобраны задания интеллектульного и творческого характера. Все творческие задания в форме видероликов размещались ВК под хэштегом #cәламТукай и оценивались жюри. Выражаем огромную благодарность руководству Городского парка им. 60-летия нефти Татарстана, менеджеру культурно-массовой деятельности Саврентьевой Эльзире Марселевне, заведующей производством кафе “Ассоль” Мирвалиевой Лире Кашифовне за оказанную помощь в организации и проведении данного квеста.

-
24.04.2026
24.04.2026 г. на базе МАОУ “Лицей № 2” г. Альметьевска состоялась Всемирная образовательная акция «Татарча диктант», направленная на проверку уровня грамотности на татарском языке и популяризацию родного языка. Это масштабное мероприятие объединяет тысячи людей, неравнодушных к татарскому языку: школьников и их родителей, студентов, учителей, ученых, деятелей культуры и образования, журналистов, творческих людей, а также представителей других национальностей, изучающих татарский язык и относящихся к нему с уважением.
В этом году диктант был посвящён 140-летию великого татарского поэта Г.Тукая. В акции участвовали всего 30 человек, из них 25 ученика и 5 учителя.
2026 нчы елның 24 нче апрелендә Әлмәт шәһәренең 2 нче лицей базасында Бөтендөнья туган телен сөючеләрне берләштерә торган “Татарча диктант” акциясе уздырылды. Ул татар телендә грамоталылык дәрәҗәсен тикшерүгә һәм туган телне популярлаштыруга юнәлдерелгән. Бу масштаблы чара татар теленә битараф булмаган меңләгән кешене: мәктәп укучыларын һәм аларның әти-әниләрен, студентларны, галимнәрне, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләрен, журналистларны, иҗади кешеләрне, шулай ук татар телен өйрәнүче һәм аңа хөрмәт белән караучы башка милләт вәкилләрен берләштерә. Быел диктант бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган иде. Акциядә барлыгы 30 кеше катнашты, шуларның 25-е – лицей укучылары, 5се укытучылар һәм ата-аналар булды.

-
17.04.2026
16.04.2026 года на базе МАОУ «Лицей № 2» г. Альметьевска состоялся литературный вечер «Ташны ярып чыккан чишмә», посвящённый светлой памяти Заслуженного работника Культуры РТ, лауреата премий имени С. Сулеймановой, Р. Тухфатуллина, лауреата премии имени Габдуллы Тукая, народного писателя Клары Булатовой.
Цель мероприятия – сохранить и передать молодому поколению литературное наследие Клары Булатовой.
В мероприятии приняли участие учителя родного (татарского) языка и литературы, более 30 учащихся лицея № 2, а также почётные гости: Рафигуллин Нафис (муж К. Булатовой), Зарипова Л.Н. (главный редактор газеты («Альметьевский вестник – Әлмәт таңнары”), Замалиева Г.Н. (руководитель Альметьевского отделения Всероссийского общественного фонда “Татар гаиләсе”), Ахметшина М.Х. (поэтесса), Фатихова З.А. (методист Управления образования АМР). Прозвучали стихи о родном крае, о школе, учениках, которые были для поэтессы смыслом её жизни. Также ознакомились с книжной выставкой, на которой были представлены более 16 сборников разных лет.
Вечер памяти не только отдал дань уважения творчеству Клары Гарифовны, но и укрепил интерес к татарской поэзии, показал актуальность её произведений.
2026 нчы елның 16 нчы апрелендә Әлмәт шәһәренең 2 нче лицеенда «Ташны ярып чыккан чишмә» исемле чичән-шагыйрә Клара Булатовага багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә лицей укучылары һәм укытучылары Клара апаның тормыш һәм иҗатына күзәтү ясадылар; шагыйрәнең мәктәп, туган як турында үзләре яраткан шигырьләрен сөйләделәр. Кичәнең мәртәбәле кунаклары Рафигуллин Нәфис абый (шагыйрәнең гомер иткән ире), Зарипова Ландыш Нәгыймулла кызы («Альметьевский вестник – Әлмәт таңнары” газетасының баш мөхәррире); Әхмәтшина Минзифа Хәйретдин кызы (Татарстан Республикасының Язучылар Союзы әгъзасы, шагыйрә); Җамалиева Гөлия Нәбиулла кызы (Бөтенроссия иҗтимагый фонды “Татар гаиләсе”нең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, Әлмәт районы әдәби әйдаманы, мөгаллимә) Клара апа белән бәйле кызыклы истәлекләре белән уртаклаштылар. Китаплар күргәзмәсендә шагыйрәнең 16 дан артык китабы урын алган иде.
Бу очрашудан алган тәэсирләр белән катнашучылар, мәртәбәле кунаклар канәгать калдылар.













