• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение "Лицей №2" г.Альметьевска Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423403, Республика Татарстан (Татарстан), Альметьевский район, город Альметьевск, проспект Строителей, дом 14
Телефон: +7(855)-333-51-23
E-Mail: directorlic2@mail.ru; Licey-2.Alm@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАОУ "Лицей №2" г. Альметьевска
Руководитель: Сулейманова Зульфия Явдатовна
Год основания учреждения: 1995
У нас учатся: 1310 учеников
У нас учат: 65 учителей Язык обучения русский

Новостной блок Лицея №2

Квест “Сәлам, Тукай!»

Опубликовано: 27.04.2023

Агымдагы елда да 27 нче апрель көнне Әлмәт шәһәренең Татарстан нефтенең 60-еллыгына төзелгән ял паркында “Сәлам, Тукай!” исемле квест уздырылды. Квестны оештыручылар - Әлмәт шәһәре 2 нче лицееның туган тел укытучылары Шәмсиева И.А., Мирвәлиева Л.К. Ул, беренчедән, Туган телләр декадасы, икенчедән, 2023 нче ел – Милли мәдәниятләр һәм гореф гадәтләр елы кысаларында үткәрелә. Быелгы квестның төп темасы – Татарстан язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге оешуга 60 ел.

Квестның максаты –  укучыларның игътибарын татар теленә җәлеп итү, яшьләр арасында  телне популярлаштыру, туган телебезне дәрестән тыш эшчәнлектә кызыклы, мавыктыргыч итеп өйрәтү, татар телендә күбрәк аралашуга чакыру. Квестта шәһәр мәктәпләреннән 7-9 нчы сыйныф укучыларыннан торган  6 кешелек җыелма 6 команда – 1 нче лицейның “Татарның каймаклары”, 2 нче лицейның “Лицей йолдызлары”, 3 нче урта мәктәпнең “Чая кызлар”, 10 нчы урта мәктәпнең “Кызыклы шәкерт”, 25 нче урта мәктәпнең “Бәхет очкыннары”, Мәмәт мәктәбенең “КилМәмәт” командалары катнашты. Уенның шарты буенча командалар интеллектуаль, иҗади биремнәр эшләп, ВК челтәренә  #сәламТукай хэштегы астында урнаштырып бардылар. Штабта утыручы жюри (Ногманова Р.М. – Әлмәт шәһәренең “Нур”телекомпаниясе журналисты; Хамидуллина Р.Җ. – Татарстан журналистлары  союзы әгъзасы; Гаптелхакова Г.Я. – “Р.Фәхретдин исемендәге №1 татар гимназиясе”нең өстәмә белем бирү педагогы) биремнәрне карап бәяләде. Командаларга 1,2,3 урыннар, дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Квестның иганәчесе – “Татнефть” ААҖнең Хәйрия фонды. “Татнефть” ААҖнең Хәйрия фонды директоры Мамин Р.Р. һәм Ногәйбәков Р.А. квестны тиешле югарылыкта үткәрү өчен матди ярдәм күрсәткәннәре өчен Мәгариф идарәсе милли бүлек, Әлмәт шәһәре 2 нче лицей җитәкчелеге исеменнән һәм зур рәхмәтебезне белдерәбез

 

И в текущем году 27.04.2023 на базе Городского парка им. 60-летия нефти Татарстана г.Альметьевска состоялся квест “Сәлам, Тукай!», организованный МАОУ «Лицей №2» г. Альметьевска, посвященная Году национальных культур и традиций. Цель – популяризация татарского языка среди школьников и молодёжи. В квесте приняли участие 6 сборных команд школ АМР – команды МАОУ “Лицей-интернат №1”, МАОУ “Лицей №2”, МБОУ “СОШ №3”, МАОУ “СОШ №10 с УИОП”, МБОУ “СОШ №25 им. 70-летия нефти Татарстана”. Для квеста были подобраны задания интеллектульного и творческого характера. Все творческие задания в форме рекламы, видеролика размещались ВК под хэштегом #cәламТукай и сразу же оценивались жюри. Выражаем огромную благодарность  Благотворительному фонду ПАО “Татнефть в лице директора Мамина Р.Р. и заместителю генерального директора по логистике и техническому развитию ПАО “Татнефть”Р.А.Нугайбекову за оказанную спонсорскую помощь в организации и проведении данного квеста.



К списку новостей