Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 им.Р. Фахретдина» г.Альметьевска Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423455, г. Альметьевск, ул. Ленина, д.124 |
Телефон: | +7(855)-333-22-32 |
E-Mail: | Gimnaziya-1.Alm@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №1 им.Р. Фахретдина" |
Руководитель: | Валиуллина Фируза Завитовна |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 1063 учащихся |
У нас учат: | 69 педагогов язык обучения: русский и татарский очная форма обучения |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 им.Р. Фахретдина» г.Альметьевска Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 )
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап 13.04.2015Әлмәт шәһәре Риза Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназиядә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап ачык сыйныф сәгатьләре үткәрү старт алгач, 1 б сыйныфында ачык сыйныф сәгате үтте.Ачык сыйныф сәгатенә сугыш чорысы баласы Һидия әби чакырылды. Сугыш башланганда Һидия әбигә дә җиде яшь булган икән. Сугыш чорында үткән балачагын сөйләгәнне укучылар бик кызыксынып тыңладылар. Бүгенге бәхетле тормыш белән сугыш чорында узган авыр балачак елларын чагыштырып карадылар. Тактага эленгән сугыш чоры картиналарының эчтәлеген ачтылар. Үзләренең сугышта катнашкан бабалары турында да сөйләделәр. Сыйныф җитәкчесе Венера Ибраһимовна үз әтисенең батырлыгы турындагы мәгълүматны интернет челтәреннән укыганын җиткерде. Укучыларга да http://podvignaroda.mil.ru сайтын кулланырга тәкъдим итте.Укучылар балачагы авыр сугыш елларында узган Һидия әбигә җыр бүләк иттеләр, чәчәкләр бирделәр. Бу чара сыйныф өчен бик үтемле тәрбия сәгате булды.
-
Косманавтлар көне 13.04.2015
13 апрелендә 1д сыйныфы косманавтлар көнен үткәрделәр.
-
13.04.2015
14 апрель ГТО биру көне
-
Мин татарча сөйләшәм 10.04.2015Республика күләмендә уздырыла торган «Мин татарча сөйләшәм» акциясе уңаеннан 1нче апрельдән Р.Фәхретдин исемендәге1нче гимназиядә чаралар уздырыла башлады. Әлеге чаралар укучыларда милли үз аң телгә, халкыбызга гореф-гадәтләребезгә, хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү, телебезнең актуаль проблемаларына игътибарны арттыру максатыннан уздырылды. Бәйрәмебез туган як җырчыларының шигырьләре белән башланды. Гимназия күләмендә «Мин татарча сөйләшәм» дигән бәйге уздырылды.Сәмәрханова Нәфисә Самат кызы 7нче Б сыйныфы укучылары белән логотипларны тирә-як йортларга, җәмгыять урыннарына тараттылар.Мортазина Чулпан Галимҗан кызы 5нче В сыйныфы укучылары белән «Әбиемнең күнел сандыгы» дигән әдәби-музыкаль кичә уздырды. Кичә халкыбызның гореф-гадәтләре, традицияләренә багышланды.Исламова Гөлназ Габдулла кызы һәм Габдулхакова Гөлнур Яскәр кызы 6нчы А сыйныфы укучылары белән Әфләтунова Эльвира Николай кызының «Бәхет капчыгы» дигән әкиятен сәхнәләштерде.Габидуллина Минзилә Әнәс кызы 10нчы Б сыйныфы укучылары белән Фәнис Яруллинның «Ак яфрак» әкиятен сәхнәләштереп куйды.Гыйниятуллина Рания Газизҗан кызы «Мин татарча сөйләшәм» акциясен йомгаклап, «Хәлең ничек, туган телем? »дип аталган түгәрәк өстәл оештырды. Барлык чаралар югары дәрәҗәдә узды.