Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 им.Р. Фахретдина» г.Альметьевска Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423455, г. Альметьевск, ул. Ленина, д.124 |
Телефон: | +7(855)-333-22-32 |
E-Mail: | Gimnaziya-1.Alm@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №1 им.Р. Фахретдина" |
Руководитель: | Валиуллина Фируза Завитовна |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 1063 учащихся |
У нас учат: | 69 педагогов язык обучения: русский и татарский очная форма обучения |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 им.Р. Фахретдина» г.Альметьевска Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95
-
Алтын көз 12.10.2015Алтын көз бәйрәме башлангыч сыйныфларда 7 октябрьдә I – IV сыйныфларда Алтын көз бәйрәменә багышланган чара уздырылды. Бәйрәмне 3“В” сыйныфы укучылары алып барды. Бәйрәмдә табигать турында шигырьләр, җырлар яңгырады, матур биюләр башкарылды. Һәркайсының тырышлыгы, мөстәкыйльлеге сизелде. Ә көзге бизәкләр белән бизәлгән киемнәр табигатьнең сихри дөньясын чагылдыра. Чарада барлык класслар да актив катнаштылар. Киләчәктә уңышлар телибез! Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәренең “Риза Фәхретдин исемендәге 1 – нче гимназия” сенең “Мирас юлы” укучылар оешмасының җитәкчесе Вильданова Флюзә Әнис кызы
-
Корбан бәйрәме 12.10.2015Гимназиядә Корбан бәйрәме Күркәм бәйрәм – җирдә гает, Бәйрәмнәрнең бәйрәме. Нурландыра, иман өсти, Күңелләрнең сәйләне... 6 октябрь көнне гимназиядә традицион изге бәйрәм - Корбан бәйрәме уздырылды. Бирегә олы яшьтәге мөгаллимнәребез, “Ак калфак” хатын – кызлар оешмасының рәисе Ландыш Зарипова, Кичучат авылының “Риза Фәхретдин исемендәге музей”ның җитәкчесе Диләрә Гыймранова, “Ислам нуры” тапшыруын алып баручы Энҗе апа, мөслимәләр җәмгыятенең рәисе Наилә апа, Земфира апа, шәһәребезнең имам хатибе Фәһим хәзрәт һ.б. кунаклар чакырылды. Бәйрәм, гадәттәгечә, укучыларның чыгышыннан башланды. Алар эхлак темасына шигырьләр, төрле әсәрләрдән өзекләр сөйләделәр. Биредә шулай ук мөнәҗәтләр яңгырады. Шамсуллин Әнис Замир улы 5 һәм 6 сыйныфлар өчен уен – викторина үткәрде. Кунакларыбыз үзләренең изге теләкләрен әйттеләр. Тәрбияви чараның икенче өлеше ашханәдә түгәрәк өстәл артында узды. Бәйрәм барысының да күңеленә хуш килде. Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәренең “Риза Фәхретдин исемендәге 1 – нче гимназия” нең “Мирас юлы” укучылар оешмасының җитәкчесе Вильданова Флюзә Әнис кызы
-
Национальные исследования качества образования по информатике 08.10.2015Федеральная служба по надзору в сфере образования и науки впервые проводит Национальные исследования качества образования по информатике в 8-9 классах. 6 октября 2015 года в исследовании приняли участие 880 татарстанских восьмиклассников. Работа включала в себя 18 коротких заданий с вводом ответа на компьютере, которые показывают алгоритмы, информационную и медиа грамотность, а также выполнение практического задания на выбор: составление алгоритма, построение диаграмм и графиков на основе числовых данных, создание презентации, создание коллажа с элементами дизайна. Кроме того, школьники должны были ответить на вопросы связанные с увлечениями и предпочтениями: присутствие в социальных сетях, компьютерные игры, ориентированность на будущую работу в сфере ИТ и другие.В исследовании приняла наша гимназия. Цель исследования – получить объективную оценку качества образования, выявить проблемы в преподавании информатики и ИКТ, а также для выявления потенциала обучающихся, мотивированных на последующую работу в сфере ИТ и имеющих высокий уровень подготовки для продолжения образования по данным специальностям.Исследования проводятся анонимно. Результаты конкретного участника могут быть зафиксированы только на уровне школы для предоставления родителям и выставления положительных отметок участникам, успешно справившимся с работой. Также итоги исследований могут быть использованы для анализа состояния системы образования в регионе или муниципалитете, и формирования программ её развития.
Использование результатов НИКО не предусмотрено для оценки деятельности учителей, школ, муниципальных и региональных органов исполнительной власти, осуществляющих государственное управление в сфере образования. -
Табигатькә сәяхәт 08.10.2015
Табигатькә сәяхәт Һәрбер ел фасылы үзенчә ямьле, күркәм, серле. Ә көз, мөгаен, иң купшы ел фасылының берседер. Көз диюгә бөек татар классигы Гәрәй Рәхимнең түбәндәге шигырь юллары күз алдына килеп баса: “Саргайган яфраклар җиргә Сарыладыр сак кына, Сары була белә шулай Безнең туган як кына...” Менә шундый ямьле көз көннәренең берсендә 3 “В” һәм 3 “Г” сыйныфы укучылары көзге табигатькә сәяхәткә юнәлделәр. Челтерәп аккан Шәмсинур чишмәсен, анда күптән түгел яңа ачылган искиткеч матур паркны сокланып карадылар, чишмә суының температурасын үлчәделәр, табигать могҗизаларын күзәттеләр, микрорайонның гаять бай китапханәсендә кунакта булдылар, анда иң зур энциклопедияне күрделәр, китапханәче белән тыгыз элемтәгә кереп, үзләренә файдалы мәгълүматларны алдылар, кызыклы әдәбият белән таныштылар, хәтта күчмә китапханә белән дә кызыксындылар. Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәренең, “Риза Фәхретдин исемендәге 1 – нче гимназия”сенең “Мирас юлы” укучылар оешмасының җитәкчесе Вильданова Флюзә Әнис кызы
-
Бәйрәм белән, хөрмәтле укытучылар 06.10.2015
Бәйрәм белән, хөрмәтле укытучылар! 5 октябрь көнне 11 – нче сыйныф укучылары укытучыларны иртүк гимназия каршында ук бәйрәмчә каршы алдылар. Һәрбер мөгаллимгә кызыклы сораулар, үз куллары белән ясалган бүләкләрен әзерләгәннәр. Хәтта һәркемне истәлекккә фотога төшерергә дә онытмадылар. II каттагы фойеда укытучыларны инструменталь ансамбль концерты каршы алды. Төштән соң мәҗлесләр залында бәйрәм дәвам итте. Гимназия директоры Валиуллина Фирүзә Җәвит кызы мөгаллимнәрне бәйрәм белән кайнар котлады, аларга иң изге теләкләрен әйтте һәм мактау грамоталарын тапшырды. Ә югары класс укучылары үзләренең бәйрәм концертын һәм юмористик видео язмаларын тәкъдим иттеләр, викторинада да сынап карадылар. Укытучылар тантаналы чарадан бик канәгать калдылар, күтәренке кәеф белән эшләрен дәвам иттеләр. Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәренең “Риза Фәхретдин исемендәге 1 – нче гимназия” сенең “Мирас юлы” укучылар оешмасының җитәкчесе Вильданова Флюзә Әнис кызы
-
Юл хәвефсезлеге 05.10.2015
Юл хәвефсезлеге буенча сыйныф сәгате 30 сентябрь көнне 6 “А” укучылары белән “Юлда йөрсәң, сак бул!” темасына класс сәгате үткәрелде. Башта укытучы һәм балалар арасында диалог оештырылды. Шулай ук “Юлда йөрүчеләрнең кагыйдәләре” темасына әңгәмә уздырылды, интернет – ресурслар кулланылды, викторина булды.Укучылар сыйныф сәгатендә активлык күрсәттеләр: диалогта катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр. Мондый дәрес юл хәвефсезлеге буенча иң уңышлы дәрес төрләренең берсе дип уйлыйбыз. Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәренең “Риза Фәхретдин исемендәге 1 – нче гимназия”сенең “Вакыт машинасы” төркеменең җитәкчесе Вильданова Флюзә Әнис кызы
-
Яшь инспекторлар 05.10.2015Яшь инспекторлар «Менеджер» мәктәбендә! 28 сентябрь көнне яшь инспекторлар «Менеджер» мәктәбенең башлангыч сыйныфларына дәрестән тыш чара уздырдылар. Башта укучылар шигырьләр сөйләделәр. Шуннан соң төрле уеннар, бәйгеләр оештырдылар. Соңыннан бергәләп төсле картоннардан йөрәк сурәтләре ясадылар һәм аларны олыларга бүләк иттеләр. “Гомереңне сакла!” акциясе олыларга да, кечкенәләргә дә юлда игътибарлырак булырга ярдәм итәр. Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәренең “Риза Фәхретдин исемендәге 1 – нче гимназия”сенең яшь инспекторлар төркеменең җитәкчесе Вильданова Флюзә Әнис кызы
-
Укытучы бәйрәме белән 02.10.2015
Укытучы - үзенчәлекле һөнәр иясе. Ул кешедән төпле белем, түземлелек, һәр бала белән дустанә мөнәсәбәт сорый. Кайсы гына ата-анадан: “Балагызның аң-белемен үстерүдә иң күп көч куйган кеше кем” дип сорасаң да, алар, һичшиксез, “Укытучы!” диячәкләр.
Укытучылар көне - белем бирү өлкәсендә эшләүчеләрнең һөнәри бәйрәме. Әлеге бәйрәм төрле илләрдә төрле көннәрдә үтә.
Укытучылар көне бездә 5нче октябрьдә бәйрәм ителә. Бу бәйрәм Россиядә 1965нче елдан билгеләнеп үтелә башлаган. Россиядә Укытучылар көнен Юнеско бары тик 1994нче елның 3 октябрендә генә, РФ президенты карары нигезендә раслады. Кытайда Укытучылар көне 1989нчы елдан бирле, 10нчы сентябрь көнне үткәрелә. Ул белем һәм рухи эшчәнлекне кире кайтарыр өчен барлыкка килгән.
Казахстанда Укытучылар көне “искечә” октябрь аеның беренче ял көнендә, СССРның Югары Советы Президиумы ризалашкан карары нигезендә, 1965нче елның 29нчы сентябрендә бәйрәм ителә.
Бразилиядә Укытучылар көне (o Dia do Professor) 15нче октябрь көнне билгеләнеп үтелә. Бу бәйрәмнең тарихы түбәндәгедән гыйбарәт: 1827нче елның 15нче октябрендә Дон Педро I җитәкчелегендә беренче тапкыр Бразилиядә башлангыч белем бирү турында указ кабул ителә. Анда шәһәр, авыл һәм башка җирле үзидарәләрнең беренче әлифбаны өйрәнергә тиеш дип әйтелгән була. Әмма кызганыч ки, әлеге документның күп кенә положенияләре кәгазьдә 120 ел кала бирә.
Тәүге тапкыр Укытучылар көне Сан-Паулу шәһәрендәге кечкенә генә 1520нче номерлы мәктәптә,1947нче елда үтә.
Әзербайҗанда исә Укытучылар көне шулай ук октябрь аеның беренче ял көнендә бигеләнеп үтелә. Һәм ул быел 7 октябрьгә туры килә.
Шушы уңайдан барлык белем бирүчеләрне бүгенге һөнәри бәйрәме - Укытучылар көне белән ихластан кайнар котлыйбыз! Сез - укучыларга “икенче әни” яисә “икенче әти” булып, аларга үзегезнең йөрәк җылыгызны бирергә, укымышлы булсыннар дип бар белемегезне ачып салырга әзер затлар. Бүгенге президент та, тәҗрибәле теш табибы да, мәртәбәле юрист та, оста пешекче дә һәм башка үрнәк итеп куярлык һәнәр ияләре дә - сездә белем һәм тәрбия алган кешеләр. Сезгә корычтай нык сәламәтлек, гаилә бәхете, һәр туачак таңга сөенеп имин тормышта яшәвегезне теләп калабыз.Кайгырганда юатучы,Безнең өчен ут йотучы.Гаделлеккә өйрәтүче,Рәхмәт сиңа, Укытучым!Чәчләреңә бәсләр кунган.Гүя ап-ак кышкы урман.Гомер буе без бурычлы,Рәхмәт сиңа. Укытучым!Өермәдәй уй булгандыр.Күзләреңә яшь тулгандыр.Озатканда унынчыңны,Рәхмәт сиңа. Укытучым!Дөнья безне алга дәшә,Ә син безгә гел янәшә.Тәүге хәреф танытучы,Рәхмәт сиңа. Укытучым! -
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл 29.09.2015
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл! Көзнең искиткеч матур бер якшәмбе көне. Шәһәребездә бәйрәм хисе! Тантаналы көй яңгырый. Күтәренке кәеф белән, спорт киемнәреннән, халык: олысы да, кечесе дә үзәк мәйданга агыла. 28 сентябрь – Татарстанда милли кросс! “Риза Фәхретдин исемендәге 1 – нче гимназия” укытучылары һәм укучылары да кросста актив катнаштылар. Көзге марафон һәркемнең күңеленә хуш килде. Сәламәтлек – зур байлык! Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәренең “Риза Фәхретдин исемендәге 1 – нче гимназия”нең “Мирас юлы” укучылар оешмасының җитәкчесе Вильданова Флюзә Әнис кызы
-
Стартовая диагностика предметной обучаемости в 5 классах
28.09.2015
На основании приказа МО и Н РТ №9257/15 от 09.09.2015 "О проведении стартовой диагностики обучающихся при переходе из начальной в основную школу в общеобразовательных организациях Республики Татарстан в 2015-2016 учебном году, в целях получения достоверных данных об уровне обученности по русскому языку и математике в 5 классах, для принятия обоснованных управленческих решений на уровне отдельной образовательной организации и муниципального образования в целом.30 сентября 2015 г. пройдет стартовая диагностика предметной обучаемости в 5 классах по русскому языку.