МБДОУ «Детский сад комбинированного вида № 63 «Калинка» пгт.Нижняя Мактама "Альметьевского муниципального района РТ/ Шәһәр тибындагы Түбән Мактама бистәсе "63-нче катнаш төрдәге "Баланым" балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе"
Визитная карточка
Адрес: | 423440, Республика Татарстан, Альметьевский район, птг. Нижняя Мактама, ул. Достоевского, д.19; ул.Достоевского, д.17 (филиал детского сада № 63)/Татарстан Республикасы, Әлмәт районы, шәһәр тибындагы Түбән Мактама бистәсе, Достоевский урамы, 19-нчы йорт; Достоевский урамы, 17-нче йорт |
Телефон: | +7(855)-336-04-06;+7(855)-330-10-11 |
E-Mail: | bogaeva_olga@mail.ru ;DS63.Kalinka@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Д/с № 63 "Калинка", филиал детского сада № 63 |
Руководитель: | Габитова Надежда Анатольевна |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 225 детей |
У нас учат: | 22 педагога |
Все новости детского сада
«Навруз»
Опубликовано: 19.03.2015
19 март көнне МБДОУ “ № 63 “ Баланым” балалар бакчасында милли “Нәүрүз” бәйрәме билгеләнеп үтте. Бәйрәм балаларны бәйрәмнең гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштырудан башланды. Балалар яз турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Элек-электән бу бәйрәмдә өйдән-өйгә йөреп,матур теләкләр теләп, шаян такмаклар әйтеп сый-хөрмәтләр җыеп йөрү гореф-гадәт булып торган һәм безнең балаларыбыз аларны сөйләп киттеләр.
Бәйрәмне тагын да урманда адашкан Нәүризбикәнең өен эзләүче Айгөл исемле кыз, аның юлында очраучы урманчы, бүреләр персонажлары катнашкан сәхнәләштерү җанландырды.
Бәйрәмнең кульмацион өлеше булып балалар янына Нәүрүзбикә килүе булды.Балалар аны бик шатланып каршы алдылар һәм аның турында шигырьләр, күңелле җырлар җырладылар, күмәк уеннар уйнадылар.Бәйрәм дәвам итте, шунда кинәт Кыш бабай килде, Нәүризбикә белән ярышты, көч сынашты, биеде.Шулай ук Кыш бабай балаларның зирәклекләрен, тапкырлыкларын табышмаклар аркылы белергә теләде, балалар аңарга шунда ук дөрес җавапларын кайтардылар.
Бәйрәмнең икенче өлеше урамда дәвам ителде,анда балалар үзләренең төркем тәрбиячеләре һәм татар теле өйрәтү буенча Сафиуллина И.И. бердәмлегендә “Чума үрдәк-чума каз”, “Без-без, без идек”, “Яулык алыш”, “Ак куян” кебек татар халык уеннары уйнадылар, күңел ачтылар.Чараның соңгы өлеше балаларның тәмле ,яңа гына учакта пешкән кебек “карга боткасын” авыз итүдә булды.
Бәйрәм бик күңелле булып үтте һәм балаларыбызның күңелендә матур, якты истәлекле булып калыр дип ышынабыз..Татар халык бәйрәмнәребез, чараларыбыз киләчәктә дә шушылай матур , күңелле үткәрелсен иде, татар халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары , мәдәнияте киләчәк буынга кирәкле дәрәҗәдә өйрәтелсен һәм онытылмасын иде.Нәүрүз мөбәрәк булсын!
К списку новостей