• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБДОУ «Детский сад комбинированного вида №34 «Чебурашка» г. Альметьевска»/Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Әлмәт шәһәре "Катнаш төрдәге 34 нче "Чебурашка" балалар бакчасы"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: Республика Татарстан, Альметьевский район, г. Альметьевск, ул. Шевченко, д.106А
Телефон: 8(8553)33-69-87
E-Mail: mbdou3473@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Д/с №34"Чебурашка"
Руководитель: Галиева Лайсан Равилевна
Год основания учреждения: 1973
У нас учатся: 264 воспитанника
У нас учат: 26 педагогов

Новости МБДОУ 34 "Чебурашка"

Науруз пришел в детский сад

Опубликовано: 24.03.2015

Март- татар халык календарендә иң күркәм айларның берсе санала. Чөнки ул  элек заманнарда яңа елның беренче ае булып йөргән. Кояш календары буенча яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең язгы тигезлеге вакыты – хәзергечә 21 март исәпләнгән.  Татарлар аны тагын Нәүрүз ае дип тә йөрткәннәр. 

Шулай итеп, әле кайчан гына безнең бабайлар 21 март көнендә бер – берсенә «Нәүрүз мөбарәкбад!»- дип дәшкәннәр. «Яңа ел котлы булсын!»- дигән сүз бу.  Бу көнне өйдән- өйгә йөреп нәүрүз әйтү һәм бүләк җыю йоласы киң таралган булган. Нәүрүзчеләр йорт хуҗаларына яңа елда саулык- иминлек, кырларга мул уңыш, мал- туарга мул үрчем теләгәннәр. Əйдәгез, борынгы бабаларыбызның гадәтен искә алып бер- беребезгә теләкләр телик.

Традицияләр, халык бәйрәмнәре – милләт тормышының, мәдәниятнең аерылгысыз бер элементы, аеруча үтемле факторы. Безнең 34 нче номерлы «Чебурашка» балалар  бакчасында халык бәйрәмнәренә бик зур игътибар ителә. 24 нче март көнне бакчабызда «Нәүрүз» бәйрәмен билгеләп үттек.Балалар төркемнән- төркегә йөреп бер- берсенә теләкләр теләделәр, ярма җыйдылар.

Матур итеп бәйрәм иттеләр – хәрәкәтле, җырлы- биюле уеннар уйнадылар. Балаларга кунак булып яраткан  әкият геройлары бабай, Тукай абыйның «Шүрәлесе» килделәр. Алар балалар белән бергә күңел ачтылар.  Ə соңыннан бакча мәйданчыгында каргаларны ботка белән сыйладылар.

 

 



К списку новостей