• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБДОУ «Детский сад комбинированного вида №34 «Чебурашка» г. Альметьевска»/Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Әлмәт шәһәре "Катнаш төрдәге 34 нче "Чебурашка" балалар бакчасы"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: Республика Татарстан, Альметьевский район, г. Альметьевск, ул. Шевченко, д.106А
Телефон: 8(8553)33-69-87
E-Mail: mbdou3473@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Д/с №34"Чебурашка"
Руководитель: Галиева Лайсан Равилевна
Год основания учреждения: 1973
У нас учатся: 264 воспитанника
У нас учат: 26 педагогов

Новости МБДОУ 34 "Чебурашка"

САБАНТУЙ - национальный праздник

Опубликовано: 05.06.2014

Сабан туе – элек-электән татар халкының яраткан бәйрәме. Сабан туе – язгы эшләрне төгәлләү бәйрәме.  Ул, гадәттә, июнь башында үткәрелә. Сабан туе – күңелле һәм шатлыклы бәйрәм.

Бу бәйрәмне үткәрүнең үз тәртибе булган. Мәйдан булырга бер ничә көн кала, балалар йорт саен йөреп, йомырка җыйганнар (бу йомыркаларны көрәшчеләргә биргәннәр), бүләк җыйганнар. Атларны бизәп, атларга авыл картлары утырып, яшьләр гармун белән җырлап бүләк җыеп йөргәннәр. Алар артыннан бала- чага ияреп йөргән. Бу йола әлегә кадәр кайбер авылларда саклана.

Сабан туе – ул олы бәйрәм, халкыбызның иң яраткан, иң күңелле, иң тантаналы бәйрәме. Аңа хәзерлек алдан ук башланган. Хатын- кызлар өй җыештырганнар, бөтен нәрсәне чистартканнар. Ирләр исә ишегалдын, урам тирәләрен себергәннәр, чүп-чарны  җыештырганнар. Сабан туе дип, бәйрәм көнгә лаек нигъмәтләр әзерләгәннәр.

Бездә, үзебезнең бакчада әзерлек эшләре алып бардык: балалар белән шигырьләр, җырлар өйрәндек. Без бу бәйрәмне ел саен, Сабантуй атмосферасы тудырып, саф һавада – спорт мәйданчыгында үткәрәбез. Бәйрәм үткәрелә торган мәйданчыкны төрле төстәге флажоклар, чигүле сөлгеләр, шарлар белән матур итеп бизәдек. Бәйрәм көнне мәйданда төрле халык уеннары һәм спорт ярышлары оештырдык. Балалар җырлап, биеп күңел ачтылар, төрле уеннарда катнаштылар. Бәйрәмгә кунак булып татар халкының яраткан шагыйре Г.Тукай әкиятеннән Батыр белән Шүрәле килделәр. Алар балалар белән төрле уеннар уйнадылар, биеделәр, күңел ачтылар. Шулай ук кунак булып Зөһрә кызы килде. Балалар Зөһрә алып килгән су белән кызык итеп уйнап, чын күңелдән шатландылар. Балалар Шүрәле белән Батыр алып килгән күчтәнәчләргә бигрәк тә нык куандылар.

Бу бәйрәмне оештыручы балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче Халиуллина Р.Р., музыка җитәкчеләре Приходченко Р.Ф., Шакирова Э.И., өлкән тәрбияче Гафурова Л.Н. һәм әкият геройләрын уйнаучы тәрбиячеләр: Гаврилова М.Н., Салахутдинова А.И., Колесникова А.Г. зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Алага эшләрендә уңышлар телибез.

 



К списку новостей