МБДОУ «Детский сад комбинированного вида №34 «Чебурашка» г. Альметьевска»/Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Әлмәт шәһәре "Катнаш төрдәге 34 нче "Чебурашка" балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Альметьевский район, г. Альметьевск, ул. Шевченко, д.106А |
Телефон: | 8(8553)33-69-87 |
E-Mail: | mbdou3473@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Д/с №34"Чебурашка" |
Руководитель: | Галиева Лайсан Равилевна |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | 264 воспитанника |
У нас учат: | 26 педагогов |
Новости МБДОУ 34 "Чебурашка"
Конкурс "Мин татарча сөйләшәм"
Опубликовано: 10.04.201410 нчы апрель көнне 34 нче «Чебурашка» балалар бакчасында дәүләт теленең аралашу даирәсен арттыру максатыннан бакчага йөрүче балаларның әти-әниләре белән «Мин татарча сөйләшәм» дигән бәйге үткәрелде. Бәйгенең максаты: татар телен өйрәнүгә кызыксындыру уяту; татар дәүләт теленең аралашу даирәсен арттыру; талантлы әти-әниләрне барлау, интеллект дәрәҗәсен үстерү.
Бәйге ике турда үтте. Беренче тур төркемнәрдә 31 марттан 4 нче апрельгә кадәр иде. Икенче турга ун төркемнән берәр гаилә сайланды. Әниләр үзләренең балалары белән җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. «Уенчыклар кибете», «Әбидә кунакта», «Мияуның туган көне» кебек сюжетлы-рольле уеннар уйнадылар. Әби - бабайлар да якта калмады. «Салавт күпере» төркеменә йөрүче Нафиков Эльмирның бабай белән әбисе килгән иде. Бабай баянда татар халык көйләрен уйнаса, әби бик матур итеп Г.Тукайның «Туган тел» ен җырлады.
Бәйгедә катнашучыларга мактау грамотылары, бүләкләр тапшырылды. Әти-әниләр бу бәйгене оештыручыларга (балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче Халиуллина Р.Р., өлкән тәрбияче Гафурова Л.Н.), алып баручыларга (Салахутдинова А.И., Гаврилова М.Н.) һәм музыка җитәкчесенә (Шакирова Э.И .) зур рәхмәтләрен җиткерделәр, мондый бәйгеләрне тагын да оештыруыбызны сорадылар.
Фоторепортаж:
Конкурс "Мин татарча сөйләшәм"