МБДОУ «Детский сад комбинированного вида №34 «Чебурашка» г. Альметьевска»/Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Әлмәт шәһәре "Катнаш төрдәге 34 нче "Чебурашка" балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Альметьевский район, г. Альметьевск, ул. Шевченко, д.106А |
Телефон: | 8(8553)33-69-87 |
E-Mail: | mbdou3473@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Д/с №34"Чебурашка" |
Руководитель: | Галиева Лайсан Равилевна |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | 264 воспитанника |
У нас учат: | 26 педагогов |
Новости МБДОУ 34 "Чебурашка"
Литературно-музыкальный вечер, посвященный творчеству поэтэссы Клары Булатовой
Опубликовано: 03.04.2014Татар әдәбтятының йөзек кашы булган, шигърияттә якты йолдыз булып балкыган, үзенең киңкырлы иҗаты белән меңнәрчә китап сөючеләрнең күңелен яулаган, нефтьчеләр башкаласы Әлмәтнең горурлыгы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова һәм Рафаил Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләкләр иясе, халкыбызның танылган шагыйрәсе, укытучы Клара Гариф кызы Булатова март аенда үзенең туган көнен билгеләп үтте. Шушы уңайдан 34 нче «Чебурашка» балалар бакчасында «Клара Булатова иҗаты белән танышу» дип аталган әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Кичәдә зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, бакча хезмәткәрләре, әти-әниләр катнашты. Кичә бик күңелле үтте. Клара Булатованың шигырьләре укылды, сәхнәләштерелде һәм җырлары башкарылды. Әти-әниләр ярдәмендә Клара Булатованың китапларыннан күргәзмә оештырылды. Бакчада үткәргән мондый кичәләр балаларда үз төбәгебездә яшәп иҗат итүче язучыларыбыз иҗатына карата кызыксыну уята, аларга карата ихтирам тәрбияли. Кичәне оештыручылар балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче Халиуллина Р.Р., музыка җитәкчесе Приходченко Р.Ф., өлкән тәрбияче Гафурова Л.Н.
Фоторепортаж:
Литературный вечер