МБДОУ «Детский сад комбинированного вида №34 «Чебурашка» г. Альметьевска»/Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Әлмәт шәһәре "Катнаш төрдәге 34 нче "Чебурашка" балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Альметьевский район, г. Альметьевск, ул. Шевченко, д.106А |
Телефон: | 8(8553)33-69-87 |
E-Mail: | mbdou3473@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Д/с №34"Чебурашка" |
Руководитель: | Галиева Лайсан Равилевна |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | 264 воспитанника |
У нас учат: | 26 педагогов |
Новости МБДОУ 34 "Чебурашка"
Нәүрүз
Опубликовано: 21.03.2018Нәүрүз – язның кар беткәнче үк елмаеп- балкып, кышкы йокыдан соң җиһанда тереклек башлануын хәбәр итә торган тәүге чәчкәсе. Ə бәйрәмнең хуҗасы- яшьлек, сафлык иясе- сылу кыз Нәүрүзбикә.Төрки бабаларыбызның онытыла барган изге бәйрәмнәре, аларның гореф- гадәтләре, ниһаять, безнең көннәргә әйләнеп кайтты. Көн белән төн тигезләшкән вакытта, 21-22 март көнендә, кояш календары белән яшәүче төрки халыклар Нәүрүз бәйрәмен, Нәүрүзбикәне каршылаганнар. Кешеләр аңа матур теләкләрен әйтеп калырга тырышканнар. Өйдән- өйгә кереп, теләкләр теләп, сый- нигъмәтләр җыеп йөргәннәр. Ə кичләрен кызлар арасында Нәүрүзбикә ярышларын уздырганнар.
Нәүрүз килә, Нәүрүз! Кил, түргә уз!
Яңгыраштан донья шатлансын,
Асылына кайтсын рухларыбыз,
Халкыбызның җаны сафлансын!
Мөбәрәкбад, Нәүрүз!
Бу бәйрәмне балалар бакчаларында да бик теләп үткәрәләр. Борынгы йолаларны яңарту, киләчәк буынга тапшыру ниятеннән зур тырышлык куялар.Балалар җырлап, биеп күңел ачалар, төрле уеннар уйныйлар. 21 нче март көнне 34 нче номерлы “Чебурашка” балалар бакчасында уртанчылар төркеменә йөрүче балалар Нәүрүз бәйрәменә җыелдылар. Кунакка килгән Нәүрүзбикә белән күңел ачтылар.
К списку новостей