МБДОУ «Детский сад комбинированного вида №34 «Чебурашка» г. Альметьевска»/Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Әлмәт шәһәре "Катнаш төрдәге 34 нче "Чебурашка" балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Альметьевский район, г. Альметьевск, ул. Шевченко, д.106А |
Телефон: | 8(8553)33-69-87 |
E-Mail: | mbdou3473@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Д/с №34"Чебурашка" |
Руководитель: | Галиева Лайсан Равилевна |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | 264 воспитанника |
У нас учат: | 26 педагогов |
Новости МБДОУ 34 "Чебурашка"
К 130-летию Г.Тукая
Опубликовано: 25.04.2016Тукай! Нинди бөек исем! Ул безнең йөрәкләрдә.Бу исем йолдыз кебек нур чәчеп тора. Менә шундый ямьле яз, апрель аенда татар халкы үзенең сөекле шагыйре Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Əгәр дә дөньяда бик аз яшәп тә, күп эшләр эшләп киткән язучылар турында сүз бара икән, аның берсе, һичшиксез, Габдулла Тукай булыр. Г.Тукайны белмәгән кеше сирәктер. Аның шигырьләрен, әкиятьләрен барыбыз да яратабыз.
Бүген 25 апрель көнне 34 нче «Чебурашка» балалар бакчасында Тукай иҗатына багышланган кичә үтте. Кичәдә мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар Г.Тукайның шигырьләрен татар һәм рус телләрендә сөйләделәр. Аның әкият геройлары кунак булып килделәр, балалар белән күңел ачтылар.
Теләсә кайсы милләтне милләт иткән ике төп нәрсә бар. Аларның беренчесе-туган тел, икенчесе-милли музыка, милли көй, милли моң. Уйлап карагыз әле: Габдулла Тукай сүзләренә җырлана торган «Туган тел», «Туган авыл», «Бәйрәм бүген», «Тәфтилләү» җырларыннан башка татарны, аның күңелен һәм рухын күз алдына китереп буламы? Юк әлбәттә!
Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген! Нәрсәдән бу! Мин беләм, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
К списку новостей