МБДОУ «Центр развития ребенка - детский сад №39 «Золотой петушок» г. Альметьевска» /Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Әлмәт шәһәре "Баланың сәләтен үстерү үзәге - 39 нчы "Алтын әтәч" балалар бакчасы "
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Альметьевский район, г. Альметьевск, ул. Гафиатуллина, д.7А |
Телефон: | +7(855)-322-05-92 |
E-Mail: | madou-39@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «ЦРР - д/с № 39 «Золотой петушок» |
Руководитель: | Зайнуллина Рамиля Мусавировна |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 209 |
У нас учат: | 23 |
Новости детского сада
Әлфия Маннур кызы Ситдыйкова белән очрашу кичәсе.
Опубликовано: 30.05.201439 нчы «Алтын әтәч» балалар бакчасында, Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче, “Күңел” радиосының махсус бүләге “Алтын күбәләк”, Александр Грибоедов исемендәге әдәби премия лауреаты, “Тәрҗемә Олимпы”, һәм “Кояшлы иҗаты” өчен Халыкара бүләкләр иясе шагыйрә Әлфия Маннур кызы Ситдыйкова белән “Серле дөнья” исемле очрашу кичәсе үтте.
Бәйрәм кичәсен татар теле тәрбиячесе Романова Елена Николай кызы үткәрде. Балалар Әлфия Ситдыйкованың сәнгатьле итеп шигырьләрен сөйләделәр, куңелле җырлар җырладылар, оста итеп биеделәр. Шагыйрәгә, балалар алдан әзерләп куйган сорауларын бирделәр.
Бу кичәнең максатлары: шагыйрә Әлфия Ситдыйкова иҗаты белән таныштыру, шагыйрә иҗатына кызыксынучанлык тәрбияләү, шигърият дөньясы аркылы балаларга ана теленә мәхәббәт тәрбияләү.
Әлфия Ситдыйкованың килүен белгәч, бәйрәм кичәсенә балалар әти әниләре белән берлектә аның шигырләренә рәсемнәр ясадылар. Әлфия апа балаларга истәлеккә “Серле дөнья”, “Лесная универсиада” китапларын бүләк итте. Шулай ук Татарстан язучылары берлеге әгзасы Әхмәтшина Минзифа Хәйретдин кызы, Әлмәт шәһәре мәгариф идарәсенең милли тәрбия эшләр буенча баш белгече Җиһаншина Сирина Мәстут кызы һәм татар теле тәрбиячеләре кунак булды. Бәйрәм ахырында балалар белән кунаклар истәлеккә фотога төштеләр. Бәйрәм бмк күңелле үтте.
К списку новостей