Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №52 «Алтынчэч» г. Альметьевска»/Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Әлмәт шәһәре "52 нче "Алтынчәч" гомумүстерешле балалар бакчасы/МБДОУ д/с №52 "Алтынчэч"
Визитная карточка
Адрес: | 423450,Республика Татарстан, г. Альметьевск, ул. Чапаева, д. 10/423450 Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәре, Чапаев урамы 10 йорт |
Телефон: | +7(855)-343-96-42 |
E-Mail: | detsad52altynchach@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №52 "Алтынчэч" |
Руководитель: | Шакирова Лилия Минахтямовна |
Год основания учреждения: | 1987 |
У нас учатся: | 138 воспитанников/138 бала |
У нас учат: | 12 педагогов/12тәрбияче |
Новости МБДОУ№52 "Алтынчэч"
Навруз
Опубликовано: 23.03.2021Нәүрүз-Казахстан, Урта һәм Кече Азия, Иран, шулай ук татар, башкорт халыкларының язгы көн белән төн тигезләшү һәм яңа авыл хуҗалыгы елы башлану бәйрәме. Нәүрүз фарсычыдан тәрҗемә иткәндә "яңа көн" дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәмен көн белән төн тигезләшкән көнне - 21 мартта билгеләп үтәләр. Нәүрүз табигатьнең һәм кешенең яңаруын, күңелләрнең чистаруын һәм яңа тормыш башлануын символлаштыра. Бүген безнең балалар бакчасында да «Нәүрүз " бәйрәме узды. Балаларга кунакка Нәүрүзбикә килде. Балалар бик сөенделәр, татар телендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Нәүрүзбикә бәйрәм турында сөйләде һәм балаларга аның белән уйнарга тәкъдим итте. Балалар аның белән бик теләп уйнадылар. Бәйрәм кичәбезне тәмле коймаклар белән дәвам иттек, чөнки Нәүрүз бәйрәме традициясе буенча бу көнне балаларны коймаклар белән сыйлыйлар. Безнең пешекчеләребезгә тәмле коймаклар өчен рәхмәтебезне җиткерәбез. Бәйрәмебез бик күңелле үтеп китте.
Источник: МБДОУ№52
Фоторепортаж:
Навруз