Муниципальное дошкольное образовательное учреждение детский сад села Верхнее Алькеево Алькеевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422881, Республика Татарстан, Алькеевский район, с. Верхнее Алькеево, ул. Крайняя, д. 19 |
Телефон: | +7(927)-433-49-48 |
E-Mail: | Valkeevo.Ds.alk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Детский сад село Верхнее Алькеево |
Руководитель: | Яруллина Лилия Шамиловна |
Год основания учреждения: | 1965 |
У нас учатся: | 12 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 1 педагог |
Год педагога и Наставника -2023/ Педагог һәм Остаз елы-2023
Сак булыгыз ГРИПП.
Опубликовано: 12.10.2019Грипп – вируслы тын юлы инфекциясе (ОРВИ) төркеменә керә. Ул эпидемиягә әверелүчән. Моннан тыш, ул организмга өзлегү дә китерергә мөмкин булган кискен авыру.
ОРВИ – киң таралган чир. Россиядә ел саен аның белән 27дән 40 миллионга кадәр кеше авырый. Аның вируслары селәгәй, сулыш алганда барлыкка килгән юешлек аша, сөйләшкәндә, елаганда, төчкергәндә, ютәлләгәндә тарала. Башкаларга ул шул ук һаваны сулаганда яки бер үк көнкүреш әйберләреннән файдаланганда күчә. Әлбәттә, халык аеруча җыелган җәмәгатьчелек урыннарында грипп эләктерү ихтималы аеруча зур.
Әлеге инфекция тиешенчә дәваланмаганда үпкә ялкынсынуы тудырырга мөмкин. Балаларда борын, колак авыруы туу, менингит башлану ихтималы да юк түгел. Грипп бигрәк тә сабыйлар һәм өлкән яшьтәгеләр, шулай ук ВИЧ-инфекциялеләр, каты авырулылар өчен куркыныч тудыра.
Авыруның гадәттәге сезонлы артуы февраль аенда көтелә. Бу авыру белән без беренче ел гына очрашмыйбыз һәм аны дәвалауга караганда кисәтүнең яхшырак булуын күпләр үз тәҗрибәләрендә сынап карады. Гриппка каршы прививка ясату – авырудан саклану өчен беренче адым.
Прививка ясалмаган алты айдан өч яшькә кадәр балалары булган әти-әниләр балалар поликлиникасындагы участок педиатрына, өлкәннәр район поликлиникасының прививка кабинетына мөрәҗәгать итә ала. Прививкалар бушлай ясала.
К списку новостей