МКУ «Управление образованием Алькеевского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422870, Алькеевский МР, с.Баз. Матаки, ул.Советская д.11 |
Телефон: | 8(84346) 2-00-29 |
E-Mail: | Mku.Alk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "УО Алькеевского МР РТ" |
Руководитель: | Валеева Сурия Шагитовна |
Новости
2нче ноябрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Театрның яше юк" дип аталган I Республика фестиваль - бәйгесенең гала- концерты булып узды
Опубликовано: 07.11.20232нче ноябрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Театрның яше юк" дип аталган I Республика фестиваль - бәйгесенең гала- концерты булып узды. Бәйгене оештыручылар - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыклары, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры. Конкурс Россиядә укытучы һәм остаз елы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгына багышланган иде.Фестивальдә катнашу өчен мәктәп һәм гаилә театрларыннан барлыгы 100гә якын гариза килгән.Сайлап алу турлары 7-20 октябрь аралыгында узды. Аларда Яшел Үзән, Балтач, Тукай, Тәтеш, Кайбыч, Менделеевск, Чирмешән, Саба, Арча, Мөслим, Әлки, Сарман, Балык Бистәсе, Нурлат, Зәй, Ютазы, Азнакай, Кукмара, Апас, Буа, Теләче, Минзәлә, Чистай районнарыннан, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән 54 коллектив килеп катнашкан.Сайлап алу турларында мәктәп һәм гаилә театрлары татар классиклары һәм башка авторларның әсәрләре буенча спектакльләрдән өзекләр күрсәтте. Чыгышларны Кәрим Тинчурин театрының әйдәп баручы артистлары бәяләде. Фестиваль Тинчурин театры белән мәктәпләр арасындагы бәйләнешне ныгыту, талантлы татар яшьләрен ачыклау һәм аларга үсештә ярдәм итү, балаларны һәм өлкәннәрне мәдәни-тарихи мираска якынайту, патриотлык һәм гражданлык хисләре уяту, татар теленә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлтелеп үткәрелде.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең "Зиннәт" мәктәп театры катнашты. Театр коллективы бәйге кысаларында күренекле драматург Туфан Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" әсәре буенча куелган спектакль күрсәткән иде. Әлдермеш ролен - Сафиуллин Аяз, Әҗәлне - Төхвәтуллин Алмаз, Искәндәрне - Билданов Раяз, Өммия ролен - Насыбуллина Аделә, Евстегнийны- Киямов Дамир, Гөлфирә һәм Йөзембикә рольләрен - Идиятуллина Диләрә, Мансурны - Вәлеев Ильяс, Хәмдебануны - Ибраһимова Элина, Илсур ролен Низамов Илвир башкарды. Гала - концертта әлеге театр коллективы да катнашты. Сафиуллин Аяз " Иң яхшы ир- ат роле" номинациясендә җиңүче дип табылды Аңа фестиваль - бәйгене оештыручылар тарафыннан диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Театрның җитәкчесе - Сафина Лилия Гавас кызы. " Зиннәт" театр коллективын әлеге зур бүләк белән котлыйбыз, киләчәктә дә зур иҗади уңышлар телибез!
К списку новостей