МКУ «Управление образованием Алькеевского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422870, Алькеевский МР, с.Баз. Матаки, ул.Советская д.11 |
Телефон: | 8(84346) 2-00-29 |
E-Mail: | Mku.Alk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "УО Алькеевского МР РТ" |
Руководитель: | Валеева Сурия Шагитовна |
Новости
Гайнетдинова Равия Мулланур кызы
Опубликовано: 01.03.2023Укытучы... Галим дә, ташчы да, иген игүче дә бу олуг исем алдында баш ия. Теләсә кайсы һөнәргә юл башы әлеге фидакарь хезмәт нәтиҗәсендә салына.
Укытучы! Нинди бөек яңгырашлы сүз бу! Мәктәп укытучысы иң изге, халык тарафыннан иң ихтирам ителә торган һөнәрләрнең берсе.
Укытучы һөнәрен җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче кояш нурына тиңләр идем мин. Кояш нуры да бит һәр яз саен табигатьнең күзен ача. Укытучы күңелендә дә һәрчак яз гына. Бүтәнчә булуы мөмкин дә түгел.
Ә чын укытучы нинди булырга тиеш соң? Ул үз белемен, тәҗрибәсен укучыларга җиткерергә, аларның ышанычын акларга, укытучы дигән изге сүзгә тап төшермичә хезмәт итәргә тиеш. Укытучы – иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, иң гуманлы һөнәрләрнең берсе. “Укытучы булып туарга кирәк”, - ди халык. Бу сүзләрдә шулай ук хаклык бар.
Шундый сыйфатларга ия булган укытучыларның берсе Әлки районы Карга төп гомуми белем бирү мәктәбендә хезмәт куючы Гайнетдинова Равия Мулланур кызы.
Укытучы – ул үз һөнәренең остасы, бала күңелен аңлаучы, авыр вакытта ярдәм итүче, юатучы, акыллы киңәшләрен бирүче. Минемчә, балалар язмышына битараф кеше чын укытучы була алмыйдыр ул.
Шушы күркәм сыйфатларны үзендә туплаган, 30 ел гомерен татар теле һәм әдәбияты укытуга багышлаган укытучы Гайнетдинова Равия Мулланур кызы турында язасым килә. Үзенең ягымлы йөзе, тыныч тавышы, дустанә мөнәсәбәте белән укучылар күңеленә ачкыч таба алучы, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уятучы мөгаллимә.
Ул бик төгәл, таләпчән, мәрхәмәтле. Равия Мулланур кызы туган авылында урта мәктәпне уңышлы тәмамлап, балачак хыялы булган һөнәргә тугрылыклы рәвештә,Казан дәүләт педагогика университетында белем ала. Шуннан бирле, инде 30 ел балаларга белем һәм тәрбия бирүдә армый-талмый хезмәт куя.
Равия Мулланур кызы дәресләрен мавыктыргыч, кызыклы итеп оештыра белә. Авыр темаларны да җиңел һәм аңлаешлы итеп ачып бирә. Әдәбият дәресләрендә шагыйрьләр һәм язучыларыбыз белән таныштырганда, өстәмә әдәбият, гәҗит – журналлардан алынган материаллар, презентацияләр кулланып, аларның тормышын тагын да тулырак күзалларга ярдәм итә. Әдәби әсәрне аңлый, автор фикерен тоемлый белергә, әсәрдәге чорны үзебез яшәгән вакыт белән чагыштырырга, охшаш һәм аермалы якларын күрергә, нәтиҗә ясый белергә өйрәтә. Матур әдәбият аша укучыларда кешелеклелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләүгә омтыла. Каюм Насыйри, Ризаэддин Фәхреддин кебек бөек галимнәребезнең тәрбия турындагы нәсыйхәтләрен өйрәтә. “Тәрбияле бала гына бәхетле була, тәрбияле булыгыз!” – дип еш кабатлый . Туган җиребезнең матурлыгын күрә белергә, аны яратырга һәм сакларга кирәклеген төшендерә. Туган телебездә сөйләшү, аны саклау да укучыларның бурычы икәнне аңлата. Халкыбызның тарихы, гореф – гадәтләре, милли бәйрәмнәре турында ул оештырган кичә –
бәйрәмнәрдә өйрәнә укучылар.Төрле викторина, шигырь бәйрәмнәре, китап укучылар конференциясе, пьесалар сәхнәләштерү, олимпиада һәм бәйгеләрдә актив катнашырга кызыксындыручы ул- Равия Муллануровна.
Равия Мулланур кызы яраткан укытучы гына түгел, хезмәттәшләре арасында мөхтәрәм остаз, киңәшче, гаиләсендә кадерле әни.
Хөрмәтле укытучыбызга ныклы сәламәтлек, сабырлык, иҗади уңышлар телибез.
#УчитьВдохновлятьРазвивать2023#ГодНаставника2023
#ГодПедагога2023
#ЛучшийПедагогОУ
#АлькеевскийМР
К списку новостей