• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Карамалинская начальная общеобразовательная школа» Алькеевского муниципального района РТ (реорганизация)

Визитная карточка

Адрес: 422877, РТ, Алькеевский район, с. Карамала
Телефон: (84346) 7-36-13
E-Mail: skaramal.alk@edu.tatar.ru
У нас учатся: 25
У нас учат: 15

татарская литература 6кл К

Татар әдәбияты дәресләрен календарь-тематик планлаштыру

 

Класс 6

Барлык сәгать саны  105

Атналык сәгать саны 3

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре 13

Дәрестән тыш уку 9

Дәреслек Ганиева Ф.Ә.Әдәбият:Татар урта гомуми белем бирү мәкт.6нчы с-фы өчен дәреслек-хрестоматия-Казан:Мәгариф, 2006

 

 


АҢЛАТМА ЯЗУЫ

                                                                       Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

 1. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

2. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).

3.Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).

4.Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. – Казан, 2008.

5.Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

 

5-8  нче сыйныфларда татар әдәбиятыннан урта (тулы) гомуми белем бирүнең максатлары

·         Әдәби әсәрләрне бала күңеленә сеңдерү, аларның мәгънәсен, нәфислеген төшендерү.

  • Укучыларда күркәм сыйфатлар тәрбияләргә булышу.
  • Әсәрләрне күбрәк укырга теләк уяту һәм тәрбияләү.

                                                                   

                                                                                        Бурычлар

      1. Өйрәнелгән әдәби әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә системалы итеп күзалларга ярдәм итү.

2. Әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын билгеләргә өйрәтү.

3. Әдәби әсәрне өлешчә анализлау күнекмәләре булдыру.

4. Шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләрдән өзекләрне ятлату.

5. Укучының мөстәкыйль фикерләвен, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү.

 

Формалаштырылырга тиешле белем-күнекмәләр

·         Сүз сәнгатенең образлы табигате турында күзаллау булу.

·         Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларыннан төп фактларны белү.

·         Өйрәнелгән төп әдәби-теоретик төшенчәләрне белү.

·         Әдәби текстның сюжетын сөйли белү.

·         Өйрәнелә торган әсәрнең аерым эпизодын (яисә күренешне) анализлый алу.

·         Әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклый белү.

·         Әдәби әсәрләрне чагыштыра белү.

·         Әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә өйрәнелгән әсәрләрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку.

·         Өйрәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә  үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

·         Рус һәм татар телендәге уртак һәм милли үзенчәлекләрен билгеләү, әхлакый кыйммәтләрнең чагылышын чагыштырып бәяләү.

·         Татар һәм рус телендәге әсәрләргә телдән һәм язмача фикереңне белдерү, аларга бәя бирү.

·         Диалогта яисә бәхәстә катнашу.

·         Сүз сәнгатенең аерым күренешләре белән мөстәкыйль танышу һәм аларның эстетик кыйммәтен бәяләү (класстан тыш вакытта әсәр укуга ихтыяҗ булу).

·         Татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.

·         Бер минутка 70-115 сүз уку.

Укыту-методик комплекты

Дәреслек: Ф.Ә.Ганиева, И.Г.Гыйләҗев, Ф.Ф.Исламов. Әдәбият: татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия. - Казан: Мәгариф, 2006.

Методик кулланмалар:

1.      Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-6 нчы сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма. - Казан: Мәгариф, 2007.

2.      Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф”, 2004.

3.      Әдһәмова Г.М. Әдәбият дәресләрендә укучыларны комплекслы тәрбияләү. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1981.

4.      Поварисов С.Ш. Мәктәптә әдәби әсәрләрнең телен өйрәнү. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1978.

5.      Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты. – Казан: “Хәтер” (ТаРИХ), 2003

Сүзлекләр:

1.Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2007.

2.Харисов Ф.Ф. Татар мәдәнияте сүзлеге: кыскача аннотацияле татарча-русча мәктәп сүзлеге. – Казан: “Хәтер” нәшрияты, 1997

 

 

 

<td valign

Дәрес темасы

С/с

 

Керергә тиеш ле

 

       

 

Үтә леш

Дәрес тибы

Укучылар эшчәнлегенә характеристика

ИКТ куллану

Контроль төрләре,

БДИга әзерләнү

Үзләштерелгән материал буенча көтелгән нәтиҗәләр

Өй эше

 

искәрмә

1

Җыр турында төшенчә. “Гөлҗамал”, “Көзге ачы җилләрдә”.

1

 

 

Әсәр белән танышу.

Татар халкы җырларын аудиоязмадан(кассета) тыңлау, уку һәм анализлау. Җырларның тематикасын билгләү, характерын ачыклау. Борынгы җырларның үзенчәлеген ачу. Борынгы һәм хәзерге җырларны чагыштыру.

8 нче биттәге сорауларга җавап бирү

Җыр турында төшенчә алу.

4-16 нчы бит укырга.

2         2

Татар халык җырлары: “Туган ил”, “Яшә, республикам!”

1

 

 

Әсәр белән танышу.

Татар халкы җырларын аудиоязмадан тыңлау, уку һәм анализлау. Җырларның тематикасын билгләү, характерын ачыклау.

12 нче биттәге сорауларга җавап бирү.

Тестлар эшләү

Халыкның рухи тормышыннда җырның ролен, аның көй белән бергә яшәвен аңлау. Көйләрдә моңның әһәмиятен белү.

“Яшә, республикам!” (ятларга).

3-4

Татар халык җырлары: “Ай былбылым”, “Сабан туе”, “Шома бас”.

2

 

 

Әсәр белән танышу.

Татар халкы җырларын аудиоязмадан тыңлау, укып фикер алышу.

13, 14 нче битләрдәге сорауларга җавап бирү.

Озын һәм кыска җырлар, такмаклар турында төшенчәгә ия булу. Аларда кеше халәтенең төрле яклары чагылуын аңлау.

Такмаклар язып килергә яки проект эше башкарырга.

5-6

ДТУ. Халык җырлары. “Әпипә”, “Иске кара урман”, “Ашказар”, “Азамат” һ.б.

2

 

 

Дәрестән тыш уку.

Халык җырлары текстлары белән танышу, аудиоязмадан тыңлау. Бер халык җырын (“Яшә, республикам!”)  яттан сөйләү. Проект эшен яклау.

16 нчы биттәге сорауларга җавап бирү.

Халык җырларының матурлыгын аңлау

“Җырлар” темасына кроссворд төзергә, викторина сораулары әзерләргә яки “Халк җырларын тыңлаганда” дигән темага кечкенә күләмле сочинение язарга.

             7

Г.Тукай “Милли моңнар” (“Әллүки”).

1

 

 

Әсәр белән танышу.

Әсәрне уку, тыңлау һәм анализлау.

Диск”Г.Тукай”

Мөстәкыйль эш.

Тестлар эшләү

Тукайның милли көйләребез, милли җырларыбызның әһәмиятен ачык күрә һәм күрсәтә белүен , әдипнең халык көенә, моңына тирән мәхәббәтен аңлау.

“Милли моңнар” (ятларга – теләк буенча). Сораштыру үткәрергә: “Тәфтиләү” турында ниләр беләсез?

8

Г.Тукай “Өзелгән өмет”.

1

 

 

Әсәр белән танышу.

Сораштыру нәтиҗәләре белән таныштыру.

Әсәрне уку, тыңлау һәм анализлау. Нәтиҗәләр ясау.

Диск”Г.Тукай”

Мөстәкыйль эш.

Тестлар эшләү

“Тәфтиләү” көенә җырлана торган бу җырда лирик геройның моңсу хисләре гәүдәләнүен аңлау.

Г.Тукай “Туган авыл” (ятларга).

9

ДТУ. Г.Тукай “Туган авыл”.

1

 

 

Дәрестән тыш уку.

“Туган авыл” шигырен яттан сөйләү. Интеллектуаль уен.

Диск”Г.Тукай”

Ярыш-бәйге.

Әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә әсәрне  сәнгатьле итеп яттан сөйли белү.

Г.Камалның тормыш юлы һәм иҗаты турындагы мәкаләне (17-19 нчы бит) укырга, сөйләргә. Индивидуаль биремнәр.

10 - 11

Галиәсгар Камал – күренекле драматург. “Беренче театр”.

2

 

 

Әдип биографиясе белән танышу.

Әдип тормышы буенча  укучылар һәм укытучы сөйләвен кабул итү, әңгәмәдә катнашу. Әсәрне 27 нче биткә кадәр рольләргә бүлеп уку.

Сәнгатьле укуны бергәләп бәяләү.

Г.Камалның татар театрын үстерүгә керткән өлешен аңлау.

27 нче биттәге орауларга җавап бирергә.

 

 

12

Г.Камал “Беренче театр”.

1

 

 

Әсәр белән танышу.

Әсәрне рольләргә бүлеп уку, видеоязма (өзек) карау һәм анализлау.

Сәнгатьле укуны бергәләп бәяләү.

Әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә әсәрне  сәнгатьле итеп укый, әсәргә карата дәлилле рәвештә  үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү.

38 нче биткә кадәр укырга, сөйләргә. Төп геройларга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерергә әзерләнергә.

13-14

Г.Камал “Беренче театр” комедиясе. Конфликт турында төшенчә.

2

 

 

Әсәр белән танышу.

Әсәрне рольләргә бүлеп уку  һәм анализлау.

Әсәр буенча сорауларга җавап бирү.

Тестлар эшләү

Әсәрнең эчтәлеген һәм ни өчен комедия икәнен аңлау, комедия турындагы белемнәрне киңәйтү. Төп образларның үзенчәлекле сыйфатларын белү. Искелек гәүдәләнеше буларак Хәмзә образына бәя бирә алу.

38-41 нче бит укырга

Сорауларга җавап бирергә.

15

Сәгыйть Рәмиев – нечкә күңелле лирик.

1

 

 

Әдип биографиясе белән танышу.

Әдип тормышы буенча  укытучы сөйләвен кабул итү, әңгәмәдә катнашу.

Сорауларга җавап бирү.

С.Рәмиевнең тормыш юлын аңлау, аның иҗатына лиризм хас булуны төшенү.

С.Рәмиевнең биографиясен өйрәнергә.