Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Малыш» села Ахметьево Алькеевского Муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422884, Республика Татарстан, Алькеевский муниципальный район, село Татарское Ахметьево, ул. Центральная, д.10А |
Телефон: | 89375293604 |
E-Mail: | Detskiy.Malysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ детский сад «Малыш» села Ахметьево Алькеевского МР РТ |
Руководитель: | Громова Марина Николаевна |
Год основания учреждения: | 1972 |
У нас учатся: | 11 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Малыш» села Ахметьево Алькеевского Муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17
-
С праздником! 07.03.2020
-
Травмаларны ничек булдырмаска? 23.01.2020
Травмаларны ничек булдырмаска?
Травмаларны кисәтүне аларның профилактикасы өлкәсенә кертергә мөмкин. Һәм, һаман да шул һәркайда булучы статистика күрсәткәнчә, бу аларның микъдарын шактый зур дәрәҗәләрдә түбәнәйтә. Кышкы травматизмны кисәтү өчен түбәндәге гади кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
Тигез табанлы яки түбән квадрат үкчәле аяк киеме кияргә киңәш ителә. Табан шумый торган эре сырлар белән булса, яхшырак.
Бозлавыкта үзенчәлекле итеп йөрергә кирәк— кечкенә чаңгыларда барган кебек, бераз шуыбрак. Мөмкин кадәр әкренрәк барырга кирәк. Боз буйлап махсус шуарга кирәкми — бу табаннарның бозлануын арттыра. Хәтерегездә тотыгыз, адым тизрәк булган саен, егылу куркынычы зуррак була.
Травматизмга аеруча дучар булган өлкән яшьтәге кешеләргә гадәтләнгән аяк киемнәренең табанына махсус «бозлавыкка каршы булган» беркетергә тәкъдим ителә. Аларны туры килүче сәүдә нокталарыннан алырга мөмкин.
Экстремаль спорт төрләре белән шөгыльләнгәндә куркынычсызлык техникасын үтәргә, барлык кирәкле саклаучы аксессуарлардан файдаланырга (терсәк калканнары, тез калканнары, шлемнар һәм башкалар).
Баланы чаңгы, чана шуганда, атта йөргәндә куркынычсызлык техникасын үтәргә өйрәтү мөһим. Балаларны бөтен кирәкле саклану чаралары белән тәэмин итәргә онытмагыз. Олыларга балага беренче ярдәм күрсәтә белергә кирәк.
Кышкы гына түгел, бар травматизм профилактикасының да төп чаралары булып игътибарлылык һәм саклык торалар. Һәм шуңа күрә, аеруча урамда «плюс» «минуска» алышынган яки киресенчә булган көннәрдә, урамга чыкканда, һәр адымыңны бәяләргә кирәк! Хәтерегездә тотыгыз, кышкы травматизмның иң яхшы профилактикасы— бу саклык һәм алдын-артын уйлап эш итү!
-
Яңа ел белән! 01.01.2020
Яңа ел безнең барыбызга да бары тик бәхет,шатлыклар гына алып килсен!
-
Яңа ел бәйрәме! 26.12.2019
-
Балаларны янгыннан саклау 21.11.2019
Һәр бишенче янгын очрагы балаларның ут белән шаяру нәтиҗәсендә килеп чыга. Төп сәбәп — балаларның караучысыз калуында. Өлкәннәргә бала-чаганың кызыксынучан булуын онытмаска кирәк. Алар бит күпчелек зур кешегә охшарга тырыша. Өлкәннәр кулындагы шырпы ризык әзерләү, яисә бүлмәне җылыту өчен хезмәт итсә, балалар кулына эләккәч ул зур куркыныч яный.
-
Көз бәйрәме 11.11.2019
-
Бердәмлек көне белән! 04.11.2019
-
Сак булыгыз:грипп! 02.11.2019
Грипп – вируслы тын юлы инфекциясе (ОРВИ) төркеменә керә. Ул эпидемиягә әверелүчән. Моннан тыш, ул организмга өзлегү дә китерергә мөмкин булган кискен авыру.
ОРВИ – киң таралган чир. Россиядә ел саен аның белән 27дән 40 миллионга кадәр кеше авырый. Аның вируслары селәгәй, сулыш алганда барлыкка килгән юешлек аша, сөйләшкәндә, елаганда, төчкергәндә, ютәлләгәндә тарала. Башкаларга ул шул ук һаваны сулаганда яки бер үк көнкүреш әйберләреннән файдаланганда күчә. Әлбәттә, халык аеруча җыелган җәмәгатьчелек урыннарында грипп эләктерү ихтималы аеруча зур.
Әлеге инфекция тиешенчә дәваланмаганда үпкә ялкынсынуы тудырырга мөмкин. Балаларда борын, колак авыруы туу, менингит башлану ихтималы да юк түгел. Грипп бигрәк тә сабыйлар һәм өлкән яшьтәгеләр, шулай ук ВИЧ-инфекциялеләр, каты авырулылар өчен куркыныч тудыра.
Авыруның гадәттәге сезонлы артуы февраль аенда көтелә. Бу авыру белән без беренче ел гына очрашмыйбыз һәм аны дәвалауга караганда кисәтүнең яхшырак булуын күпләр үз тәҗрибәләрендә сынап карады. Гриппка каршы прививка ясату – авырудан саклану өчен беренче адым.
Прививка ясалмаган алты айдан өч яшькә кадәр балалары булган әти-әниләр балалар поликлиникасындагы участок педиатрына, өлкәннәр район поликлиникасының прививка кабинетына мөрәҗәгать итә ала. Прививкалар бушлай ясала.
Эпидемиягә ничек әзерләнергә, авыруны йоктырудан ничек сакланырга, ә инде авырып киткән очракта якыннарны ничек саклап калырга?
Исегезгә төшерәбез, грипп калтырану, баш авыртуы, сөяк һәм мускуллар сызлау, хәлсезлек, температураның тиз күтәрелүе (39-40 градус) белән башлана. Авыр очракларда борыннан кан китү, косу, аң югалту кебек билгеләр булырга да мөмкин. Соңыннан коры ютәл башлана, томау төшә, тамак төбе кызарып чыга.
Грипп симптомнары барлыкка килсә ни эшләргә?
1. Өйдә калыгыз. Авыруны йоктырудан сакланыгыз.
2. Әти-әниләр! Авыру балаларны бакчага, мәктәпкә, массакүләм чараларга җибәрмәгез.
3. Тән температурасы 38-39 градустан артып китсә – табибка мөрәҗәгать итегез.
4. Гадәттәгедән күбрәк су эчегез (чәй, морс, компот, сок)
5. Йөткергәндә һәм төчкергәндә авыз һәм борынны салфетка яки кулъяулыгы белән капларга онытмагыз.
Исегездә тотыгыз!
- Гриппны аяк өстендә үткәрергә ярамый;
- Вакытында табибка күренү һәм авыруны мөмкин кадәр иртәрәк дәвалый башлау (авырый башлаганнан соң беренче 48 сәгать) грипптан соң өзлегүне (бронхит, пневмония, отит, менингит) булдырмаячак.
Бүлмәне җилләтергә онытмагыз. Салкын вакытта бүлмәне көненә 3-4 тапкыр 15-20 минут җилләтегез. Грипп симптомнарын җиңеләйтү һәм авыруны профилактикалау максатыннан суган, сарымсак, бөтнек, лимон, гөлҗимеш, мүк җиләге, нарат җиләге, сырганак кебек дару үсемлекләрен кулланыгыз.
Грипп белән авыручыны аерым бүлмәдә урнаштыру кулай. Авыруның хәле начарлана башлау белән үк кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез.
Сәламәтлекне ныгыту
Чыныгу – кискен респиратор инфекцияләрне профилактикалауда аеруча зур әһәмияткә ия. Күбрәк саф һавада йөрергә, бүлмәне ешрак җилләтергә, көндәлек режимны үтәргә, дөрес тукланырга һәм температурага туры килерлек кием кияргә кирәк. Аскорбин кислотасы (С витамины) организм өчен аеруча әһәмиятле. Ул организмның инфекциягә каршы торучанлыгын, канның оешу сәләтен арттыра, углеводлар әйләнешен яхшырта. С витамины аеруча тозлы кәбестә суында, лимон, киви, мандарин, апельсин һәм грейпфрутта күп. Көнбагыш мае кушып ясалган кәбестә салаты шулай ук витамин һәм микроэлементларга бай.
Салкын тиюләр һәм грипп эпидемиясе чорында профилактика максатыннан көн саен 2-3 тырнак сарымсак, суган ашарга киңәш ителә. Аларның составында грипп вирусына каршы торучы фитонцидлар бар.
-
Алтын көз.. 15.10.2019
Менә алтын көз килде. Тирә-ягыбыз әйтеп бетерә алмас дәрәҗәдә гүзәллеккә чумды. Агач яфракларына сарылган алтынсу-кызыл, шәмәхә һәм башка төсләр бөтен дөньяга бәйрәм төсе бирә. Сукмакларга түшәлгән шул яфраклар бәрхет келәмнәрне хәтерләтә.
Басу-кырлар гына инде бушап калган. Алар җыеп алынган уңышлардан соң бераз хәл алса да, йөзләрендә көзге моңсулык чагыла. Трактор, комбайн тавышларыннан гөрләп торган басуларда табигый тынлык урнашты.
Алма бакчаларында өлгереп җиткән алмалар “Мине өз, мине”, - диеп, авыз суларын китереп торалар.
Ә кошлар... Кошлар исә төркем-төркем җыелышып нидер сөйләшәләр кебек. Зәңгәр күктә тезелешеп очкан кошларның туган җирләрен калдырып җылы якларга китәр вакытлары да җитте.
-
Укытучылар бәйрәме белән! 05.10.2019
"Укытучы" сүзе - изге сүз ул. Һәр кеше бу сүзнең тирән мәгънәсен аңлый, төшенә. Укытучы бөтен көчен биреп укучыларын матур итеп үз фикерләрен җиткерергә, яхшылыкны балалар күңеленә сеңдерергә, тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтә, аларның уңышына чын күңелдән шатлана һәм алар белән горурлана.
Безнең һәрберебезнең үз укытучыларыбыз бар.Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбриклибез.Аларның һәммәсенә киләчәктә бәхет,сәламәтлек,эшләрендә уңышлар телибез.