• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Алексеевский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Алексеевская средняя общеобразовательная школа №1 имени Александры Андреевны Малафеевой" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Александра Андреевна Малафеева исемендәге 1 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Алексеевская средняя общеобразовательная школа №1 имени Александры Андреевны Малафеевой" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Александра Андреевна Малафеева исемендәге 1 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422900, РТ, Алексеевский район, пгт. Алексеевское, улица Некрасова, дом 38
Телефон: +7(843)-412-56-63
E-Mail: S1.Alx@tatar.ru, sch1208@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Алексеевская СОШ №1"/ МБГББУ "1 нче Алексеевск УГББМ"
Руководитель: Иванов Владимир Анатольевич
Год основания учреждения: 1907
У нас учатся: 720 обучающихся
У нас учат: 46 педагогов

Новости школы №1

Могҗизалы чыршы бәйрәме

Опубликовано: 28.12.2011

 

Яңа ел бәйрәме – балачакның иң көтеп алына торган күңелле бәйрәме. Яңа елдан һәркем могҗизалар, хыялларның чынга ашуын өмет итәдер. Өлкәннәргә дә, балаларга да бәйрәмгә әзерләнү – бик күңелле вакыйга.  Безнең мәктәптә дә Яңа елны истә калырлык һәм һәркем күңеленә хуш килерлек итеп каршылау өчен алдан ук әзерлек эшләре алып барылды. Матур итеп бизәлгән залның түрендә яңа ел символы – чыршы  кереп баскач,  бөтен мәктәпне хуш исле ылыс исе биләде. Укучылар ясаган төрле-төрле ялтыравык уенчыклар, шарлар, кар бөртекләре белән ул тагын да матурайды.

     Яңа ел бәйрәме – иң тылсымлы бәйрәм. Безнең мәктәптә үткәрелгән татарча Чыршы бәйрәменә дә Тылсымчы килеп балаларны әкият дөньясына алып керде, Кыш бабай һәм Кар кызы белән очраштырды, шаян убырлылар белән уйнатты. Бәйрәм җыр-бию, уен белән бергә үрелеп барып бик күңелле үтте.

     Безнең мәктәпнең  татар теле һәм әдәбияты укытучылары балаларны татар теленә өйрәтү, татар халкының мәдәнияты белән таныштыру максатында  мәктәп күләмендә мондый бәйрәмнәрне  бик җентекләп әзерләнеп, күңел биреп үткәрәләр. Бәйрәмнәргә әзерлек барышында балаларны үзара аралашырга, уйнарга өйрәтәләр, дуслык, бердәмлекнең кеше тормышында иң кирәкле сыйфатларның берсе булуын аңлаталар. Быелгы Яңа ел бәйрәмен Альбина Илсур кызы Хаметшина һәм Алсу Мидхәт кызы Нәҗметдинова әзерләде. Барлык укучылар һәм әти-әниләр исемннән аларга шундый күңелле бәйрәм оештырганары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм эшләрендә уңышлар теләп калабыз.
    Тагын яңа елга аяк бастык. 2012 нче ел илебезгә тынычлык, барлык кешеләргә дә сәламәтлек, аяз күк йөзе алып килсен иде.

Милли мәгариф буенча директор урынбасары Р.Р. Хөсәенова

 

Сезнең чын тамаша күргәнегез бармы? Без чын тамашаны үзебезнең мәктәптә үткәрелгән татарча чыршы бәйрәментә күрдек. Бәйрәмдә татар балалары да, рус балалары да бик теләп катнаштылар. Без бергәләп матур җырлар җырладык, татар биюеләре биеп рәхәтләндек. Бу бәйрәмдә барлык балалар да шат, килгән кунакларның йөзләрендә елмаю иде.

Алексеевск бистәсендәге беренче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Алия Нургалиева.

    

     Беренче мәктәптә татар чыршысы ел саен барлык балаларга да күңелле булырлык итеп оештырыла. Без бик теләп балаларыбызның чыгышларын карарга киләбез, үзара аралашып ял итәбез. Форсаттан файдаланып, шундый чаралар үткәргән укытучыларга бик зур рәхмәтебезне белдерәбез. Яңа елда яңа уңышлар, гаилә бәхете, исәнлек-саулык теләп калабыз.

 Алексеевск бистәсендәге беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларының әти-әниләре исеменнән Земфира Ахметшина.


Источник: Разиля Хусаинова

К списку новостей