• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Алексеевский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Алексеевская средняя общеобразовательная школа №1 имени Александры Андреевны Малафеевой" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Александра Андреевна Малафеева исемендәге 1 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Алексеевская средняя общеобразовательная школа №1 имени Александры Андреевны Малафеевой" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Александра Андреевна Малафеева исемендәге 1 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422900, РТ, Алексеевский район, пгт. Алексеевское, улица Некрасова, дом 38
Телефон: +7(843)-412-56-63
E-Mail: S1.Alx@tatar.ru, sch1208@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Алексеевская СОШ №1"/ МБГББУ "1 нче Алексеевск УГББМ"
Руководитель: Иванов Владимир Анатольевич
Год основания учреждения: 1907
У нас учатся: 720 обучающихся
У нас учат: 46 педагогов

Новости школы №1

Семинар учителей татарского языка

Опубликовано: 10.03.2014

Агымдагы елның 5нче мартында мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының чираттагы районкүләм семинар-утырышы үтте. Семинар барышында бүгенге көндә актуаль мәсьәләләрнең берсе булган рус телле балаларның татар телен ишетеп аңлавын үстерү, дәүләт аттестациясе кысаларында үткәреләчәк бердәм республика тестын уңышлы үтүгә әзерлек  мәсьәләләре күтәрелде.

     Әлеге семинарда мәктәбебезнең 1 квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөнгатуллина Ләйсән Рәфкать кызы “Дәүләт аттестациясенең В4-В11 төрен эшләүгә әзерлек этабы буларак текст өстендә эш” дип аталган мастер-классында укучыларга таныш булган текстлар ярдәмендә грамматик категорияләрне кабатлау һәм сөйләмгә кертү буенча үзенең нәтиҗәле эш алымнарын күрсәтте, тәҗрибәсе белән уртаклашты. Шулай ук мәктәбебезнең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гадеева Рәзилә Рәфкать кызы рус телле укучыларны ишетеп аңлауга өйрәтү һәм республика күләм тест биремнәренең В1 – В3 төрен эшләүгә әзерләү өчен үзенең аудирование күнегүләре җыентыгын тәкъдир итте. Әлеге җыентык ярдәмлек материал буларак һәр укытучыга да таратылды.

     Семинарның эш планына шулай ук яшь укытучыларның эше белән танышу да кертелгән иде. Мәктәбебезнең яшь укытучысы Шәйхетдинова Лилия Мәгъфур кызы рус төркемендә укучы 2нче сыйныф укучылары белән татар халык ашлары темасы буенча дәрес күрсәтте. Дәрес барышында укытучы үзенең уңышлы эш алымнары белән уртаклашты, эш нәтиҗәләрен күрсәтте. Дәреснең беренче минутыннан ук укучыларның телне аңлап, яратып өйрәнүләре күренеп торды. Әле 2 генә ел телне өйрәнүләренә карамастан укучыларның сүзлек запасы бай, алар яңа сүзләрне өйрәнелгән җөмлә калыпларына җиңел генә куеп сөйләмгә чыга алалар. Балаларның уңышында укытучының зур роль уйнавы бәхәссез. Әлеге дәрес барышында Лилия Мәгъфур кызының үз фәнен, укыту методикасын яхшы белеп эшләве, өметле укытучы булуы күренде.

     Семинарның икенче өлеше укучыларның дәрестән тыш чараларда татар телен, мәдәниятын, сәнгатен өйрәнү нәтиҗәсен карау иде. 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары Хаметшина Альбина Илсур  кызы, Хәлилова Ләйлә Дамир кызы тарафыннан әзерләнгән “Могъҗизалы башваткыч” уены барышында укучылар татар халык мәкальләрен, танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен искә төшерделәр, нәфис сүз, җыр-биюгә осталыкларын күрсәттеләр.  Уен барышында семинарда катнашучыларны беренче мәктәп укучыларның уңышлары белән таныштыру мөмкинлеге дә булдырылган иде.

     Мәктәбебезнең методик берләшмәсе әлеге семинар-утырышта үзенең эшен уңышлы күрсәтә алды. Килгән кунаклар дәресләргә уңай бәя бирделәр, үзләре өчен файдалы материаллар алдылар.

 

 

Милли мәгариф буенча директор урынбасары  Р.Р. Гадеева



К списку новостей