• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Алексеевский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Алексеевская средняя общеобразовательная школа №1 имени Александры Андреевны Малафеевой" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Александра Андреевна Малафеева исемендәге 1 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Алексеевская средняя общеобразовательная школа №1 имени Александры Андреевны Малафеевой" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Александра Андреевна Малафеева исемендәге 1 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422900, РТ, Алексеевский район, пгт. Алексеевское, улица Некрасова, дом 38
Телефон: +7(843)-412-56-63
E-Mail: S1.Alx@tatar.ru, sch1208@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Алексеевская СОШ №1"/ МБГББУ "1 нче Алексеевск УГББМ"
Руководитель: Иванов Владимир Анатольевич
Год основания учреждения: 1907
У нас учатся: 720 обучающихся
У нас учат: 46 педагогов

Новости школы №1

Сөмбелә

Опубликовано: 25.10.2010

Бу кайчак була?

        Кырлар буш кала,

        Яңгырлар ява

        Бу кайсы вакыт,

        Я, әйтеп кара?

     Календарьда көзнең соңгы ае. Кырларда, бакчаларда эшләр тәмамланды. Кешеләр мул уңышка шатланып кыш килгәнне көтә. Ял итеп, бәйрәм ясап алыр өчен менә дигән вакыт. Елның бу фасылында бәйрәм итәр өчен “Сөмбелә” иң яхшы бәйрәм. Сөмбелә бәйрәме элек-электән уңыш бәйрәме, уен-көлкегә, җыр-биюгә бай бәйрәм буларак үткәрелгән. Әлеге бәйрәмдә көз турында җырлар җырланып, шигырьләр сөйләнгән, җитезлектә, тапкырлыкта көч сынашканнар. Шуңа күрә без дә бәйрәм итәргә дип укучылар белән “Сөмбелә” бәйрәменә җыелдык.

   Бәйрәмгә укучылар бик тырышып әзерләнделәр: бик күп шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнеп көз кызы Сөмбеләнең бүләкләрен алдылар.

   Бәйрәм кунакларсыз үтми. Безнең бәйрәмгә дә кунаклар килде. Кунакка дип килгән яшелчәләр балалар өчен төрле табышмаклар, көз турында сынамышлар алып килгәннәр иде, ә бәйрәмнең төп кунагы Сөмбелә балаларны төрле уеннар уйнатып көчләрен сынады, татар телендә җыр җырлау, шигырь сөйләү осталыкларын тикшерде.

    Бәйрәмнәр балаларны берләштерә, үзара аралашырга һәм дус булырга өйрәтә. Ә бәйрәмнәрне татар телендә үткәрү телне өйрәнергә, татар сәнгате һәм мәдәниятенә карата кызыксыну уятырга ярдәм итә. Сөмбелә бәйрәме МИН  ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ дигән сүзләр белән тәмамланды. Әйе, без татар телен яратып өйрәнәбез, татарча сөйләшәбез. Укучылар өчен шундый күңелле бәйрәм оештырган өчен Ләйсән Рәфкать кызы Сөнгатуллинага зур рәхмәтебезне белдерәбез.



К списку новостей