Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Алексеевская средняя общеобразовательная школа №1 имени Александры Андреевны Малафеевой" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Александра Андреевна Малафеева исемендәге 1 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
Адрес: | 422900, РТ, Алексеевский район, пгт. Алексеевское, улица Некрасова, дом 38 |
Телефон: | +7(843)-412-56-63 |
E-Mail: | S1.Alx@tatar.ru, sch1208@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Алексеевская СОШ №1"/ МБГББУ "1 нче Алексеевск УГББМ" |
Руководитель: | Иванов Владимир Анатольевич |
Год основания учреждения: | 1907 |
У нас учатся: | 720 обучающихся |
У нас учат: | 46 педагогов |
Новости школы №1
Алексеевск бистәсенең беренче мәктәбендә Тукай декадасы
Опубликовано: 10.05.2013Апрель – барлык татар халкы өчен зур мәгънәгә ия ай. Быел бөек шагыйребезнең үлүенә 100 ел. Шул уңайдан безнең мәктәптә бик күп чараларны үз эченә алган декада үткәрелде. Декада ачык дәресләр белән башланып китте. Бер атна дәвамында мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары үзләренең дәресләрендә Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләделәр, балаларны Декаданың икенче өлеше – дәрестән тыш чаралар. Монда укучылар үзләренең иҗади сәләтләрен дә, зирәклекләрен дә, белем дәрәҗәләрен дә күрсәттеләр. “Тукай безнең күңелләрдә” дип аталган әдәби кичә барышында укучылар җыр-биюгә, сәнгатьле сөйләмгә осталыкларын, “Тукай геройлары безнең рәсемнәрдә” дип аталган бәйгедә рәсем сәнгатендәге осталыкларын күрсәттеләр. Укучыларның эшләре соклангыч матур, эчкерсезлеге белән үзенә тартып торды. Ә “Тукайга мәдхия” дип аталган әдәби газеталарда бөек шагыйребезнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган мәкаләләр, балаларның иҗат җимешләре урын алды.
ья Күңелле чараларны, эчтәлекле дәресләрне үз эченә алган декада шулай итеп тәмам булды. Декада тәмамланса да, туган телебезне, мәдәниятыбызны, әдәбиятыбызны өйрәнү туктатылмый, чөнки безнең мәктәптә үз эшләрен яратып башкаручы фидакарь татар теле укытучылары эшли. Мәктәп администрациясе аларга тырыш хезмәтләре өчен олы рәхмәтен белдерә һәм эшләрендә уңышлар, исәнлек-саулык тели.
Источник: Р.Р. Гадеева
К списку новостей