• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Алексеевский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Алексеевская средняя общеобразовательная школа №1 имени Александры Андреевны Малафеевой" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Александра Андреевна Малафеева исемендәге 1 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Алексеевская средняя общеобразовательная школа №1 имени Александры Андреевны Малафеевой" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Александра Андреевна Малафеева исемендәге 1 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422900, РТ, Алексеевский район, пгт. Алексеевское, улица Некрасова, дом 38
Телефон: +7(843)-412-56-63
E-Mail: S1.Alx@tatar.ru, sch1208@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Алексеевская СОШ №1"/ МБГББУ "1 нче Алексеевск УГББМ"
Руководитель: Иванов Владимир Анатольевич
Год основания учреждения: 1907
У нас учатся: 720 обучающихся
У нас учат: 46 педагогов

Новости школы №1

Данга күмик Тукай исемен!

Опубликовано: 25.03.2011

Данга күмик Тукай исемен!

 

Сәнгатебез күкләрендә - Кояшыбыз, Аебыз,

Бар җиһанга күренерлек кадерле Тукаебыз! дип яза Илдар Юзиев үзенең шигырендә. Чыннан да искиткеч талантка ия булган Тукаебыз татар халкы өчен генә түгел барлык тугандаш халыклар өчен дә кадерле һәм газиз. Шуңа да 2011 нче ел төрки халыклар дөньясында Тукай елы дип игълан ителде.  Тукай елы - шагыйрьнең иҗатын өйрәнү, аның исемен мәңгеләштерү, төрки халыкларны берләштерү  чарасы. Шул уңайдан безнең мәктәптә дә Тукайның 125 еллыгына багышланган Тукай декадасы үткәрелде. Декада кысаларында уздырылган Тукай иҗатын, якташ язучыларның иҗатларын  өйрәнүгә багышланган  дәресләрдә укучылар бай әдәбият дөньясы белән таныштылар, төрле конкурсларда катнашып көч сынаштылар, бәйрәмнәрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда катнашып сәләтләрен күрсәттеләр.

     Тукай теле – татар телен

     Бик яратып өйрәнәм.

     Тыңлагыз да сокланыгыз,

     Мин татарча сөйләшәм! девизы астында 1 нче сыйныф укучылары татар телендә кем күпме сүз белүен сынап карадылар. Иң күп сүз белүче итеп 1 нче сыйныф укучысы Мельников Вадим танылды. Вадим аерым сүзләрне генә өйрәнеп калмыйча җөмләләр төзеп сөйли, төрле сораулар биреп үзе теләгән мәгълүматны ала белә. Афәрин Вадим! Һәрвакыт шулай яхшы укы.

   “Тукай геройлары безнең рәсемнәрдә” дип исемләнгән конкурста укучылар аеруча актиф катнаштылар. Тукай геройлары арасыннан үзе өчен иң ошаганын сайлап, күңел җылысын биреп ясаган рәсемнәр арасында иң уңышлылары дип 4 нче сыйныф укучысы Абрамов Алексейның һәм 6 нчы сыйныф укучысы Залаков Ансарның «Шүрәле» рәсемнәре,   6 нчы сыйныф укучылары Кабирова Альбина һәм Мусина Алинәнең «Бишек җыры» рәсемнәре, 7 нче сыйныф укучысы Сөнгатуллина Алсинәнең «Мыраубикә» рәсеме, 6 нчы сыйныф укучысы Абдулгалиева Динараның  «Кызыклы шәкерт» рәсеме,

8 нче сыныф укучысы Феактистов Александрның, 9 нчы сыйныф укучысы Калганова Наташаның, 10 нчы сыйныф укучысы Закирова Зөһрәнең һәм 11 нче сыйныф укучысы Абрамова Татьянаның  «Су анасы» рәсемнәре танылды.

      Сәнгатьле сүз конкурсы безнең мәктәптә ел саен үткәрелә. Быел ул Тукайга багышлап үткәрелде. Укучылар конкурска бик тырышып әзерләнгәннәр иде, шуңа күрә арадан иң яхшысын сайлап алу жюрига бик авыр булды. Башлангыч сыйныф укучылары арасында сәнгатьле сүз осталары дип 4 нче сыйныф укучылары Шихамова Регина һәм Гатина Алсу танылды, уртанчы сыйныф укучылары арасында 5 нче сыйныф укучылары Хаметшина Алинә һәм Нургалиева Алия танылды.

      Укучылар Тукай әсәрләрен өйрәнеп кенә калмыйча сәхнәләштереп  тә күрсәттеләр. Тамашачылар рәхәтләнеп Кәҗә белән Сарыкны, учак янында ботка пешерүче Бүреләрне, “Кызыклы шәкерт”тәге маэмайны, “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырендәге тырыш малайны, Кояш, Сандугач, Алмагачларны карап ял итеп утырдылар.

    Безнең укучылар арасында Тукай иҗатын үзлектән өйрәнеп кечкенә генә фәнни эшләр башкаручылар да бар. 6 нчы сыйныф укучысы Кораблева Дарья “Күңелләрдә мәңге сакланыр” дип исемләнгән хезмәтендә Тукайның мәктәп программасына кертелгән әсәрләрен өйрәнгән, һәр әсәргә иллюстрация ясаган, 9 нчы сыйныф укучысы Хәлилова Зөлфия “Тукайның Казандагы тормышы” дип исемләнгән хезмәтендә Г. Тукайның Казан шәһәрендә яшәгән дәвердәге иҗатын өйрәнгән, 10 нчы сыйныф укучысы Закирова Зөһрә “Шүрәлегә ияреп” дип аталган хезмәтендә Г. Тукайның “Шүрәле” әкиятенә нигезләнеп язган иҗади эш язган.

    Декада кысаларында гына түгел ел дәвамында мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Тукай иҗатын балаларга җиткерү, татар әдәбиятына карата кызыксыну тәрбияләүдә зур эш алып бардылар. Шуның нәтиҗәсе буларак ел дәвамында төрле чараларда актив катнашкан укучыларга мәктәп администрациясенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Болар: 3 нче сыйныф укучысы Гадеева Әминә, Бакирова Диләрә, 4 нче сыйныф укучысы Хисмиев Булат, Хунафеев Нияз, Шәйхетдинов Марат, Шихамова Регина, Гатина Алсу, 5 нче сыйныф укучысы Нургалиева Алия,  Хаметшина Алинә, Мухаметзянова Диана, 6 нчы сыйныф укучысы Бакиров Булат, 7 нче сыйныф укучысы Сөнгатуллина Алсинә, Хөсәенова Фәридә, Гилязова Илзирә, Кадырова Алия.

     Мәктәбебездә тырыш укытучылар эшли, сәләтле балалар укый. Без алар белән горурланабыз. Эшләрендә һәм укуларында яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз.

 

 Милли мәгариф буенча директор урынбасары Р.Р. Хөсәенова.



К списку новостей