• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Алексеевский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Алексеевская средняя общеобразовательная школа №1 имени Александры Андреевны Малафеевой" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Александра Андреевна Малафеева исемендәге 1 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Алексеевская средняя общеобразовательная школа №1 имени Александры Андреевны Малафеевой" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Александра Андреевна Малафеева исемендәге 1 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422900, РТ, Алексеевский район, пгт. Алексеевское, улица Некрасова, дом 38
Телефон: +7(843)-412-56-63
E-Mail: S1.Alx@tatar.ru, sch1208@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Алексеевская СОШ №1"/ МБГББУ "1 нче Алексеевск УГББМ"
Руководитель: Иванов Владимир Анатольевич
Год основания учреждения: 1907
У нас учатся: 720 обучающихся
У нас учат: 46 педагогов

Новости школы №1

Яңа елны каршы алыйк бергә-бергә

Опубликовано: 28.12.2010

Әй күңелле балачагым минем,

Гамьсез уйнап йөргән чакларым.

Кыш бабайдан бүләк алам диеп

Төн утырып шигырь ятладым.

 

    Ниһаять ап-ак карларга төренеп җиһанга яңа ел килә. Һәр җирдә бәйрәм рухы, бәйрәм тантанасы. Яңа елны һәркем истә калырлык итеп, күңелле итеп үткәрәсе килә. “Яңа елны ничек каршыласаң, ел буе шулай яшәрсең” -  дигән гыйбарә дә бар бит. Шуңа күрә без дә, Алексеевск бистәсенең беренче урта мәктәбе укытучылары, укучылары һәм ата-аналары, яңа елны бергәләшеп үткәрергә булдык. Күңелле һәм бердәм итеп каршыласак, иншалла, Куян елында бердәм, тату, күңелле итеп яшәрбез һәм төпле белем алырбыз.

    Быелгы ел - Куян елы. Шуңа күрә бәйрәмнең түрендә, Кыш бабай белән Кар кызы янәшәсендә, Куян йөри. Ә безнең бәйрәмгә Куянкай бөтен балаларын ияртеп, гаиләсе белән килгән иде. Алдагы Куян елында туган 5нче сыйныф укучылары көче белән әзерләнгән “Куяннар тамашасы” барлык бәйрәмдә катнашучыларның күңелләренә хуш килде. Җыр-бию, шигырьләр сөйләү белән үрелеп барган әлеге тамаша искиткеч күңелле үтте. Укучыларның осталыгына, һөнәрләренә шаккатып,сөенеп карап тордык. Балалар укытучы апалары, Хаметшина Альбина Илсур кызы белән бергә әкияти тамаша әзерләп яңа елны куян гаиләсендә ничек каршылауларын күрсәттеләр.

      Бәйрәм бәйрәм була мени, бәйрәм итә белмәсәң? Бәйрәм күңелле булсын өчен үзең чыршы тирәсенә чыгып җырларга, биергә, шигырь сөйләргә, Кыш бабай белән уйнап күңел ачарга кирәк. Шуңа күрә безнең бәйрәмдә беркем дә читтә басчып тормады. Һәр укучы алдан әзерләгән һөнәрен күрсәтте, Кыш бабай кулыннан бүләк алды.

       Бәйрәм тәмамланганда балаларның шат йөзен, канәгать елмаюын күрү - оештыручының хезмәтенә бәя ул. Ә бу бәйрәмнән балалар да әти-әниләр дә укытучылар да бик канәгать калдылар. Әлеге яңа ел кичәсенең оештыручысы, сөцнария авторы -  татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәҗметдинова Алсу Мидхәт кызы. Без аңа шундый күңелле бәйрәм үткәрүе өчен укучылар, әти-әниләр һәм укытучылар исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез. Эшендә һәм иҗатында яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз.



К списку новостей