Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Алексеевская средняя общеобразовательная школа №1 имени Александры Андреевны Малафеевой" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Александра Андреевна Малафеева исемендәге 1 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
Адрес: | 422900, РТ, Алексеевский район, пгт. Алексеевское, улица Некрасова, дом 38 |
Телефон: | +7(843)-412-56-63 |
E-Mail: | S1.Alx@tatar.ru, sch1208@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Алексеевская СОШ №1"/ МБГББУ "1 нче Алексеевск УГББМ" |
Руководитель: | Иванов Владимир Анатольевич |
Год основания учреждения: | 1907 |
У нас учатся: | 720 обучающихся |
У нас учат: | 46 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Алексеевская средняя общеобразовательная школа №1 имени Александры Андреевны Малафеевой" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Александра Андреевна Малафеева исемендәге 1 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Мин татарча сөйләшәм 11.04.2016
6 нчы апрель көнне мәктәбебездә “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында “Татар-дозор” дип исемләнгән ярыш дәрес үткәрелде. Әлеге дәрес барышында 10 нчы сыйныф укучылары ике командага бүленеп ярыштылар, лингвистика өлкәсендәге белемнәрен кърсщттелщр. Ярыш 3 этаптан торды.
1 нче этап. Бистәбездә булган хаталы элмәтакталар.
2 нче этап. Тәрҗемә эше.
3 нче этап. Кроссворд чишү.
Ярышта ике команда да актив катнашты. Укучылар да, тамашачылар да бик канәгать калдылар. Ә өйгә эш итеп укучыларга “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә үзеңнән яңа логотип ясарга һәм хаталы элмәтакталарны фотога төшереп “Мин татарча сөйләшәм” АСОШ №1 сайтына урнаштырырга тәкдим ителде.
-
Җыештырган җир түгел, чүпләмәгән җир чиста. 11.04.2016
Борын-борыннан килгән гадәт буенча яз башында халык өй эчләрен, йорт тирәләрен җыештырып, себереп куя. Бу бер яктан яшәгән урыныңны тәртипкә китерү булса, икенче яктан язны каршылау да булып тора. Бу гадәттән безнең мәктәбебез дә читтә калмый. Ел саен укытучылар һәм укучылар күмәк өмәләр оештырып мәктәп территориясен чүп-чарда арындыралар.
Ә быелгы өмә башка елдагылардан аерылып торды. Ул “Мин татарча сөйләшм!” девизы астында үткәрелде. Өмәдә мәктәпнең барлык укучылары да актив катнаштылар. Өмә барышында чисталык, тәртип турында мәкаль-әйтемнәрне искә төшерделәр, табышмаклар әйтешеп тапкырлыкларын сынаштылар. Өмәдә бик күңелле булды.
-
"Неделя детской книги" 11.04.2016
С 4 по 9 апреля в школе прошла "Неделя детской книги". В рамках недели организована выставка детских книг и конкурс рисунков.
-
Заседание СДО РТ 06.04.2016
С 29 марта по 1 апреля в молодежном центре "Волга" прошло заседание Совета Детских организаций Республики Татарстан, в котором приняли участие ребята из Алексеевского района: ученики первой школы Павел Дудкин и Артем Ткаченко и ученик третьей школы Никита Чунин. В рамках заседания СДО прошла республиканская Школа кураторов.
-
Встреча с А.Т.Галеевым 06.04.2016
5 апреля в актовом зале школы состоялась встреча учащихся 8-11 классов с заместителем главного врача Алексеевской ЦРБ Айдаром Талгатовичем Галеевым. Он рассказал о том, как важно вести здоровый образ жизни и продемонстрировал тематический фильм.
-
Неделя профориентации 06.04.2016
С 1 по 9 апреля в школе проходит "Неделя профориентации", которая включает в себя: конкурсы рисунков, стенгазет, фотографий, сочинений, презентаций. 2 апреля был проведен открытый урок элективного курса "Выбор профессии" (учитель Ветлугин П.А.), также в этот день учащиеся 9-а класса вместе с заместителем директора по ВР Муратовой Н.В. были на экскурсии в ООО "Эдэм" - кафе "Оазис" и пекарне, где для них провели профессиональные пробы, познакомили с профессиями бармена, официанта, пекаря, администратора. 5 апреля был проведен открытый классный час в 10-а классе (классный руководитель Хаметшина А.И.) "Профессия и современность" с приглашением сотрудника Центра занятости Алексеевского района, также в этот день состоялась встреча учащихся 9-ых классов с представителем Чистопольского многопрофильного колледжа.
-
“Мин татарча сөйләшәм” 05.04.2016
Һәр кешенең беренче көннән үк туплый башлаган хәзинәсе - туган тел. Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел – үзенең туган теле. Билгеле булганча, безнең татар телебез ЮНЕСКО тарафыннан бөтен дөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Татар телендә арлашабыз икән, димәк, татар милләте яши, үсә. Милләтебезнең югалмавы, телебезнең үсүе безнең кулда. Милләтебезнең дәвамчасы булырлык укучылар бармы икән безнең арада. Әйдәгез ачыклап карыйк.
Дөньяда иң татлы тел – ул минем туган телем!
Нинди таныш моңлы көй бу?
Тукай җыры – "Туган тел".
Истән бер дә чыкмый торган
Халык көе – "Туган тел".
Һәр кеше өчен иң якыны, иң мөһиме ул – туган теле! Минем туган телем – татар теле. Мин тугач, әниемнең назлы итеп "балам" дигән сүзе дә, беренче тапкыр әйткән “әни” сүзе дә, туган телемдә булган. Миңа туган телемдә генә сөләшергә уңай, чөнки кечкенәдән туганнарым белән туган телемдә сөйләшәм, аралашам.
Туган телебезгә дан җырлаучы язучыларыбыз һәм шагырьләребез бик күп. Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Һади Такташ, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй һәм бик күп башка әдипләребез. Аларның әсәрләре аша без туган телебезнең бөеклеген, затлылыгын аңлыйбыз. Матурлыгына, гүзәллегенә сокланып туя алмыйбыз.
Туган тел! Бу сүз һәркем өчен кадерле, газиз! Ул ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бергә торган бөек, изге һәм кадерле сүз!Гимадиева Алсу.8 нче сыйныф укучысы.
И туган тел, и матур тел, әткәм,әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы.
Минемчә, туган телне яратуны шагыйребез Г.Тукай тулысынча аңлатып биргән. "Туган тел" шигыре кешене тормышның бөтен чорларына алып кайта. Сиңа гомер бүләк иткән әти-әниенең теле аша, син дөньяны таныгансың. Башка телләр үзләренчә матур булса да, үз телеңнең яңгырашы ук башка. Ул сиңа үгет- нәсыйхәт булып та, иркәләп-сөеп тә ишетелә.
Җырларыбызга моңлылык хас булган кебек, телебезгә дә моңлылык хас. Ә моң кешенең йөрегендә, күңел түрендә туа. Моңлы халык начар була алмый. Моң ул – халык рухының ышанычлы сакчычы. Шуны онытмасак, телебез һәрвакыт моңлы, ягымлы, аһәңле булыр.
Бакирова Диләрә 8 нче сыйныф укучысы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Туган тел турында безнең бөек шагыйребез Габдулла Тукайдан да матур итеп әйтүче юктыр. Күпме мәгънә салынган бу шигырь юлларына.
Минем туган телем – татар теле. Ул миңа бик якын тел, чөнки минем телем татар телендә ачылган. Мин кечкенәдән бу телдә иркен сөйләшәм. Әнием миңа татар телендә бишек көйләре көйләгән, татар әкиятләрен сөйләгән.
Хәзер, зур үсеп җиткәч тә, мин, татар эстрадасы артистлары җырларын рәхәтләнеп тыңлыйм. Татар халкының кызыклы, бөек шәхесләре, театр дөньясы, сәнгате турында күбрәк белергә тырышам. Мәктәп тормышындагы туган телемә кагылышлы чараларны яратам.Күп кенә дусларым минем, татар балалары. Рус мәктәбендә укуыбызга карамастан, без алар белән татарча аралашабыз. Сыйныфыбызда татар балалары булып та татарча сөйләшә белмәүчеләре дә бар. Минем өчен туган телеңне белмәү бик кызганыч күренеш. Моның сәбәбе , гаиләдә үз телеңдә сөйләшү мөмкинчелеге булмау, дип уйлыйм . Бу яктан, мин үземне бик бәхетле кеше итеп хис итәм, чөнки барлык туганннарым белән туган телемдә сөйләшә алам. Һәм шуның өчен дә ата- анама, дәү әни белән дәү әтиләремә рәхмәтлемен.
Мирзагалиева Чулпан 8 нче сыйныф укучысы.
Туган тел – ул минем бер өлешем. Чөнки ансыз, мин татар кызы була алмас идем. Туган телемдә мин дусларым белән аралашам. Татар телле тапшырулар, төрле программалар, кинолар карыйм. Татарча матур мультфильмнарны кечкенә энем дә карарга ярата.
Мин әнием белән концерт, театрларга йөрим. Туган телемдәге моң, көйләргә, биюләргә мин бик гашыйк. Үзем дә җырларга яратам.
Танылган, күренекле татар шәхесләре турында күбрәк белергә тырышам. Туган телемдә язылган бай тарихлы әдәбият белән танышам. Белемнәремне тагын да үстерәсем, туган телемне камил беләсем килә.
Туган телем минем өчен бик газиз. Ул иң туган, иң матур, иң татлы тел!
Гадеева Әминә 8 нче сыйныф укучысы.
-
“Мин татарча сөйләшәм” 05.04.2016
“Мин татарча сөйләшәм”
Татар теле –ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.
Мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты рус телле укучыларга укытыла башлауга инде дистә еллар. Бу чорда укучыларыбыз татарча өйрәнгәннәрме, беләләрме, сөйләшәләрме? Аларның күңелләрендә татар теленә карата нинди уй- фикерләр яши икән? Менә шул турыда “Мин татарча сөйләшәм ” акциясе кысаларында мәктәбебез укытучыларыннан һәм укучыларымнан сорашу үткәелде. Җавапларга күз салыйк әле.
Нина Козина (башлангыч сыйныфлар укытучысы)
Миңа татар теле ошый. Бигрәк тә минем оныгым ярата бу телне. Хәтта әнисенә дә мама диеп түгел, әни диеп эндәшә. Ул әле дә, мәктәптә генә өйрәнеп калмыйча, татар теленнән өстәмә дәресләр ала. Татар телен бик яхшы белә. Ике улым да, кызым да татар телен аңлыйлар. Бу мәктәптә татар телен укыту белән бәйле. Гаиләбезнең татар телен ярата, чөнки тамырларыбызда татарлар бар. Бишенче буын әбием татар кызы булган. Без татарлар белән һәрвакыт дус, тату яшәдек. Минем татарларга хөрмәтем зур.
Алёна Свистунова (уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары)
Мин татар телен беләм. Беренчедән, бу телне миңа мәктәптә укыттылар. Икенчедән, институтта биш ел укыдык. Өченчедән, минем кызым балалар бакчасында бу телне минем ярдәм белән дә өйрәнә. Татар телен Татарстанда яшәүче һәр кеше белергә тиеш, чөнки бу безнең икенче дәүләт телебез. Татар илендә яшибез икән, татар телен яхшы белергә тиешбез.
Олеся Богомолова (инглиз теле укытучысы).
Мин татар телен яхшы аңлыйм. Кайбер җөмләләргә татарча җавап та бирә алам. Мәктәптә татар теле дәресләрен миңа Альбина Илсуровна бик яхшы бирде. Институтта ике ел татар теле өйрәндек. Аннары мин беренче мәктәптә инглиз теле укыта башлагач та “Ана теле онлайн” дигән электрон мәктәптә укыдым. Миңа бигрәк тә татарча җырлар ошый. “Вконтакте”дагы битемдә дә минем җырларымның яртысы татар җырлары. Мин аларны рәхәтләнеп тыңлыйм һәм өйрәнәм.
Раида Шайдуллина (11нче Б сыйныфы укучысы)
Күп телләр белү бик яхшы инде ул. Мин дә берничә тел өйрәнәм. Татар телен белеүем - мәктәптә алган белемем. Татар кызы булсам да, гаиләмдә минем белән беркайчан да татарча сөйләшмәделәр. Әнием – Казан кызы. Татарчаны үзе дә белми. “Ул елларда Казанда татарча сөйләгән кешене хәтта тотып кыйныйлар иде”- ди әнием.
9нчы сыйныфны тәмамлаганда без татар теленнән имтихан тапшырдык. Бу имтиханны бирү авыр булмады, чөнки укытучы безне яхшы әзерләгән иде.
Сидорова Анастасия (11нче Б сыйныфы укучысы)
Мин өч ел рәттән Бөтенроссия күләмендә татар теле буенча үткәрелгән олимпиадаларның район турында беренче урыннарны яуладым. Мин татар телен беләм. Укырга киткәч тә, әгәр дус кызларым татар кызлары булса, мин алар белән аралаша алачакмын. Татар теле бик матур тел. Әгәр дә ул минем киләчәк тормышыма кирәкле булса, мин аны тагын да тирәнтен өйрәнер идем.
Илүзә Җамалиева (11нче Б сыйныфы укучысы)
Мин татар телен беләм. Ул минем туган телем. Мин бу телдә бик рәхәтләнеп сөйләшәм. Гаиләбездә әтием дә, әнием дә, абыем да, мин дә фәкатъ татарча гына сөйләшәбез. Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясендә укучы абыем Илһам белән мин рус телендә аралаша башласам, ул мине сөйләвемнән туктатып, татарча сөйлә, ди. Абыем - икенче курс студенты. Аларның тулай торагында да, төркемнәрендә дә татар егетләре күп һәм алар барысы да татарча гына сөйләшәләр икән.
Татар теле – матур тел. Аны туган теле буларак бар кеше дә камил белергә, балаларына, оныкларына да өйрәтергә тиеш диеп саныйм. Шулай булмаганда, безнең телебез юкка чыгачак. Телебез озак еллар яшәсен, чәчәк атсын, киләчәк буыныбыз татарлыгыбызны дәвам итсен өчен хәлдән килгәннең барысын да эшләргә, телебезне саклап калырга тиешбез.
Илзирә Закирова (6нчы сыйныф укучысы)
Мин туган телем - татар телен бик яратам. Кечкенәдән татар телендә бишек җырлары тыңлап, шуларны җырлап үстем. Балалар бакчасына йөргәндә мин әниемнең сорауларына русчалатып җавап бирсәм, әнием миңа “Мин аңламыйм, татарча ничек була соң ул?- диеп, сораулы караш ташлый иде. Хәзер дә мин русча сүзләр кыстырмаска, һәр сүзнең татарчасын әйтеп сөйләшергә тырышам. Әнием моңа игътибар итмәсә “Әни, мин бит саф татарча гына сөйләшәм, шулаймы?” диеп сорап куям.
Әнием 21 ел инде мәктәптә татар теле укыта. Шулай да өйгә бирелгән эшләрне анардан эшләтмим, аңламаганнарын гына сорыйм. “Үзен хөрмәт иткән кеше туган телен белергә, олыларга, гореф- гадәтләрне сакларга тиеш,”- ди әнием миңа. Мин бу сүзләр белән тулысынча килешәм. Яраткан туган телемдә язган шигырем дә бар.
Мин татарча сөйләшәм,
Туган телемне беләм,
Әткәм – әнкәм теле бу
Шуңа кадерен беләм.
Бу тел минем җанымда,
Бу тел минем канымда,
Татарлыгымның рухы
Сүнмәсен беркайчан да!
Алексеевск бистәсендәге 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенед татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәҗметдинова Алсу Мидхәт кызы.
-
Кошлар бәйрәмендә мин татарча сөйләшәм. 05.04.2016
1 нче апрель көнне безнең мәктәптә “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында Кошлар көне билгеләп үтелде. Анда 60 ка якын укучы катнашты. Әлеге бәйрәмдә укучылар күчмә кошлар, безнең якларда яшәүче кошлар, җырчы кошлар, су кошлары турында сөйләштеләр һәм шигырьләр сөйләделәр.
Чараның икенче өлеше “Мин ясаган рәсем” дип аталды. Монда укучылар үзләренең рәсемнәрен күрсәттеләр, үзләре сурәтләгән кош турында сөйләделәр.
Чарада иң актив катнашкан укучылар “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең логотибы төшерелгән календарьлар белән бүләкләнде, ә татар сөйләмен төзүдә авырлыклары булган укучыларга ярдәмлек буларак сүзлекләр таратылды. Чара һәр катнашучының күңелендә уңай хисләр калдырды. Татар балалары да, рус телле балалар да бик теләп татарча сөйләштеләр. Киләсе елда үткәреләчәк Кошлар бәйрәменә татар телендә тагын да күбрәк кошларның атамларын өйрәнергә сүз бирделәр.
-
"Модель выпускника" 04.04.2016
31 марта в Алексеевской школе №2 прошел районный конкурс среди выпускников начальной школы "Модель выпускника". Учащиеся показывали визитные карточки, творческие номера, участвовали в интеллектуальных конкурсах, мастерили поделки. Ученица 4-б класса Диана Харисова (классный руководитель Крайнова В.Н.) заняла на конкурсе 3 место! Поздравляем!