Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Алексеевский детский сад № 6 «Пчелка» Алексеевского муниципального района РТ»/Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының «6нчы Алексеевск «Бал Корты» балалар бакчасы» муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреҗдениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422900, Республика Татарстан, Алексеевский район, пгт. Алексеевское, ул. Гайдара, д. 1Б |
| Телефон: | +7(843)-412-70-30 |
| E-Mail: | SdS6.alx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Алексеевский детский сад №6 «Пчелка» Алексеевского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Тарасова Надежда Александровна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 140 |
| У нас учат: | 14 |
Новости
Җырлы-биюле уеннар
Опубликовано: 22.01.2021Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында иң яратып уйнала торган уеннар – җырлы-биюле уеннар. Бала тормышын музыкаль уеннарсыз күз алдына да китереп булмый. Җырлы-биюле уеннар вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре үсә. Уен кагыйдәләренә буйсыну балаларда чыдамлылык, ихтыяр көче, сабырлык тәрбияли. Нәниләр үз теләкләрен башкаларныкы белән яраклаштырырга, иптәшләре алдында җаваплылык хисе тоярга өйрәнәләр. Уртак шатлык хисе кичерү, күмәк биюләр башкару балаларны шәхес буларак үстерә, камилләштерә. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары “Әйдәгез, биибез”, “Ак ипи” уеннарын аеруча яратып башкаралар. Аларда уен барышында рухи күтәренкелек туа, төрле эшчәнлеккә активлыклары артып китә.
Татар теле тәрбиячесе: Исламова Р.А.
К списку новостей









