Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Алексеевский детский сад № 6 «Пчелка» Алексеевского муниципального района РТ»/Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының «6нчы Алексеевск «Бал Корты» балалар бакчасы» муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреҗдениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422900, Республика Татарстан, Алексеевский район, пгт. Алексеевское, ул. Гайдара, д. 1Б |
| Телефон: | +7(843)-412-70-30 |
| E-Mail: | SdS6.alx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Алексеевский детский сад №6 «Пчелка» Алексеевского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Тарасова Надежда Александровна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 140 |
| У нас учат: | 14 |
Новости
Габдулла Тукай туган көне!
Опубликовано: 05.05.2017Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Ел саен 26 апрельдә аның туган көнен билгеләп үтә. Безнең “Бал корты” балалар бакчасында да сабыйларга Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, төрле чаралар оештырылды. Балалар тәрбиячеләр белән бергәләп, Г.Тукайның тормыш юлы белән таныштылар, язучының әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар, әдипнең әсәрләрен өйрәнделәр.
Тукайга багышланган шигырьләр укылды, җырлар җырланды. “Өзек кайсы шигырьдән?”, “Рәсемне таны”, “Капчыкта нәрсә бар?” уеннарында мәктәпкәчә яшьтәге төркем балалары бик актив булдылар, белемнәрен күрсәттеләр. Уртанчылар һәм зурлар төркеме балалары Тукай әсәрләреннән төшерелгән әкиятләр, мультфильмнар карадылар. Бәйрәм “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
Воспитатель по обучению татарскому языку Исламова Р.А.,
Музыкальный руководительДолгова Н.А.
К списку новостей









