Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27 |
| Телефон: | +7(843)-412-70-60 |
| E-Mail: | Sbtig.ALx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала" |
| Руководитель: | Сайфутдинова Айсылу Назиповна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 46 учеников и 17 дошкольников |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 201 ( 202 ) 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
"Без-бергә" 29.04.2014

29 апрель көнне бөтен сыйныфларда "Без-бергә" дигән исем астында Парламент дәресләр узды. Сыйныф җитәкчеләре сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр, диспутлар үткәрде.
-
Казан музейларына экскурсия 26.04.2014

8 сыйныф укучылары Казанга экскурсиягә бардылар. Төп максат: Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Казан кремеле территориясендә урнашкан "Бөек Ватан сугышы" музей-мемориалына бару һәм халкыбызның бөек уллары турында тулырак мәгълүмат алу һәм авылдашыбыз С.Батталга багышланган "Очучы һәм язучы Сәлих Баттал турында истәлекләр" исемендәге китап авторы Р.Сәлмушев белән очрашу иде.
Шул ук көнне укучылар сыйныф җитәкчесе Зарипова Г.Р. белән ТР ның Милли музеенда булдылар. Укучылар музейның бай экспонатлары белән таныштылар. Укучылар экскурсиядән зур канәгатьләнү хисләре белән кайттылар.
-
Урман утырту көне 26.04.2014

Бүген "Бөтенрәсәй урман утырту көне" акциясе уңаеннан мәктәп укучылары мәктәп бакчасына һәм Бөек Ватан сугышы кырында ятып калганнар истәлегенә һәйкәл янында 35 әр төп нарат утырттылар.
-
Габдулла Тукай туган көн 26.04.2014

26 апрель - Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн. Тукай туган көн Татарстаныбызда Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан 9, 11 сыйныф укучылары Казан шәһәренә экскурсиягә бардылар...
-
"Ватаныма хезмәт итәм" 26.04.2014

4 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Яруллина Р.Д. белән "Ватаныма хезмәт итәм" республикакүләм конкурсына проект эшләре җибәргән иделәр. Аларның эшләре финалга узып, Казан шәһәренең 78 нче мәктәбенә чакыру алдылар. 26 апрель көнне Ахметзянов Азат "Я помню! Я горжусь!", Галимов Илназ "О подвигах, о доблестях, о славе..." номинацияләрендә чыгыш ясап лауреат булдылар. Котлыйбыз!
-
Музейда кунакта 22.04.2014

Башлангыч сыйныф укучылары В.И. Абрамов исемндәге туган якный өйрәнү музеенда кунакта...
-
Парламент дәрес 18.04.2014

Бүген мәктәптә сыйныфларда "Көчле Россия-бердәм Россия" дигән исем астында парламент дәресләр узды...
-
"Космоска очыш" дигән рәсем конкурсы 14.04.2014

"Космоска очыш" дигән рәсем конкурсына нәтиҗә ясалды. I урынны ике укучы яулады: 1 сыйныф укучысы Вазыхов Данил һәм 3 сыйныф укучысы Шәмсетдинова Камилә, II урында 4 сыйныф укучысы Махмутов Риналь, III урында - 4 сыйныф укучысы Хайбуллина Камилә һәм 1 сыйныф укучысы Халилова Кадрия. Котлыйбыз!
-
"Космонавтика көне" 12.04.2014

"108 минут Гагарин белән бергә"акциясе гомуммәктәп линейкасы белән башланып, классларда төрле чаралар белән дәвам итте. "Космоска очыш" видеофильмы , "Космонавтика көне"нә презентация, "Космонавтика турында син нәрсә беләсең?" дигән викторина үткәрелде. Шулай ук космоска багышланган рәсем конкурсы да узды.
-
Бадминтон ярышлары 12.04.2014

12 апрельдә район үзәгендә "Бөтендөнья бадминтонистлар" көненә багышланган ярышлар узды. Бу ярышта безнең мәктәптән 7 укучы катнашты. 6 сыйныф укучысы Мустафин Рифат II урынны яулады. Укучыларга алда да уңышлар телибез.




















