- Бүген мәктәптә Бәйрәмов Х.Х. тормыш иминлеге нигезләре буенча Бөтенрәсәй ачык дәрес үткәрде. Әледән-әле мондый дәресләр уздыру бик мөһим. Бу дәрестә укучылар янгын куркынычсызлыгы, юл йөрү һәм җәмәгать урыннарында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерделәр. Куркыныч хәлләргә юлыксаң югалып калмаска, башкаларга ярдәмгә килергә өйрәнделәр.