Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423765, РТ, Актанышский район, дер. Верхнее Яхшеево, ул. Новая, д. 18 |
| Телефон: | +7(855)-525-96-34 |
| E-Mail: | V.yahsheevskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнеяхшеевская ООШ" |
| Руководитель: | Саматов Азат Наизович |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 15 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 ( 187 ) 188 189 190 >>
-
Коллективның атналык планлаштыру утырышы. 11.12.2015

Педагогик коллективның атналык планлаштыру утырышы узды. Мәктәп директоры Л.Ф.Хабирова узган атнада эшләгән эшләргә анализ ясады. Киләсе атнага эш планлаштырылды.
-
" Геройлар көне " 10.12.2015

Мәктәптә " Геройлар көне " - истәлекле датага багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелде.Мондый бәйрәм өчен 9 декабрь очраклы гына сайланмаган. Екатерина II нәкъ менә бу көнне 1769 елда яңа бүләкне раслый. Ул Изге Георгий ордены була. Аның белән аерым батырлык күрсәткән сугышчылар бүләкләнгән. Илебездә бу көнне Георгий ордены кавалерларын хөрмәтлиләр. Россиядә бу көнне чын батырларны искә алып, алар турында хәтер яңарталар.
-
Инвалидлар ункөнлеге 10.12.2015

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан мәктәп укучылары уенчыклар ясадылар һәм аларны мөмкинлекләре чикләнгән балаларга бүләк итү өчен, районның Балалар иҗат үзәгенә тапшырдылар.
-
Актанышның район мәдәният йортында район Башлыгы призына район биючеләр бәйгесе 10.12.2015

8 декабрь көнне Актанышның район мәдәният йортында район Башлыгы призына район биючеләр бәйгесенең финал этабы узды. Безнең мәктәпнең укытучылар коллективы да уңышлы гына чыгыш ясап кайтты.
-
Макулатура җыю 10.12.2015

Безнең мәктәп макулатура җыюда актив катнаша. Кире эшкәртелгән 60 кг кәгазь бер агачны коткара.
-
Башлангыч сыйныф укытучыларының район семинары 10.12.2015

9 декабрь көнне Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә башлангыч сыйныфларны укытуда эшчәнлекле юнәлешне оештыру” темасы буенча башлангыч сыйныф укытучыларының район семинары үтте. Безнең мәктәптән дә башлангыч сыйныф укытучылары катнашты.
-
"Час кода-2015" 10.12.2015

10 декабрь көнне мәктәп күләмендә " Час кода-2015" дәресе үткәрелде. Укучылар программаларның иң гади төшенчәләре белән таныштылар. Дәресне, 9 нчы класс җитәкчесе З.А. Зигангирова үткәрде.
-
Югары Яхшый мәктәбендә физкультура атналыгы. 10.12.2015

9 декабрь көнне укучылар һәм укытучылар командасы арасында волейбол ярышы узды. Мөгаллимнәребез кызлар командасына җиңелсә, егетләр командасын җиңүгә иреште. Расих Рафис улы командаларга рәхмәтләрен җиткерде. Алда оештырылачак ярышларда да актив булырга чакырды.
-
"Музейларга сәяхәт" 10.12.2015

9 декабрь көнне география укытучысы Сибатова Рәзилә Ринас кызы 5,7,8 сыйныф укучылары белән "Музейларга сәяхәт" исемле чара уздырды. Ул үз чарасында мәктәп музее, районыбыздан "Туган як музее", Чиләбе өлкәсендә урнашкан "Ильмень минерология" музейларыннан төшереп алып кайткан материаллардан төзелгән презентацияләр күрсәтте, кызыклы материаллар белән таныштырды. Чара мавыктыргыч,кызыклы узды.
-
"Акыллы һәм талантлы" 09.12.2015

6 сыйныф укучысы Рахматуллин Азамат I Бөтенрәсәй "Акыллы һәм талантлы" исемле конкурсында "Әдәби сәнгать" номинациясендә "Телефон" шигыре белән икенче урын яулады. Укытучысы Зигангирова З.А.









