Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423765, РТ, Актанышский район, дер. Верхнее Яхшеево, ул. Новая, д. 18 |
| Телефон: | +7(855)-525-96-34 |
| E-Mail: | V.yahsheevskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнеяхшеевская ООШ" |
| Руководитель: | Саматов Азат Наизович |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 15 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 ( 169 ) 170 >>
-
“Шигырьләрең- мәңгелек!” 27.04.2016

Бөек Тукайның 130 еллыгы уңаеннан Югары Яхшый мәктәбендә “Шигырьләрең- мәңгелек!”дип исемләнгән кичә узды. Укучылар Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар.
-
Югары Яхшый мәктәбе укучылары “Ләйсән” балалар бакчасында кунакта. 27.04.2016

26 нчы апрель көнне башлангыч сыйныф укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча театральләштерелгән күренеш күрсәттеләр. Нәниләргә дә, укучыларга да чара бик ошады.
-
Югары Яхшый мәктәбе укучылары “Ләйсән” балалар бакчасында кунакта. 27.04.2016

26 апрель көнне "Ләйсән" балалар бакчасы балалары Г. Тукайның туган көнен билгеләп үттеләр. Анда балалар бакчасы коллективы, балалар катнашты.Балалар шагыйрьнең шигырьләрен укыды, җырлар җырладылар.
-
"Тукай безнең белән" 27.04.2016

26 апрель көнне бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга карата мәдәният паркы алды мәйданында тарафыннан "Тукай безнең белән" дип исемләнгән бәйрәм-тамаша уздырылды.
-
Г.Тукайның тормышына һәм иҗатына багышлап китап күргәзмәсе 27.04.2016

Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тормышына һәм иҗатына багышлап китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче Сәйфуллина Люция Тимерхан кызы китаплар белән таныштырды һәм укырга тәкъдим итте.
-
Техник иҗат күргәзмәсе нәтиҗәләре. 27.04.2016

6 класс укучысы Харрасов Рубин, район күләмендә узган техник иҗат күргәзмәсендә “Станоклар, инструментлар һәм башка эшләнмәләр “ номинациясендә 3 урын алды. Җитәкчесе Вагизов Шамил Наил улы. Котлыйбыз!
-
"Ватанга хезмәт итәм" 26.04.2016

23 нче апрель көнне 3 нче сыйныф укучысы Мусина Резида Рушан кызы һәм аның сыйныф җитәкчесе Шайхуллина Светлана Риф кызы Казанда үткән Республикакүләм иҗади, тарихи-мәгълумати "Ватанга хезмәт итәм" конкурсында катнашып 2 нче урын яуладылар. Резеда фән һәм мәгариф министрының дипломы белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Волейбол ярышлары
26.04.2016
23 апрель көнне мәктәпнең егетләр һәм кызлар командасы район күләмендә үткәрелгән волейбол буенча финал ярышларында катнаштылар. Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында кызлар командасы лаеклы 1 урынга, ә егетләр командасы кискен ярышларда 2 урынга ия булдылар. Тренер- Р.Р.Шайхуллин. Котлыйбыз!
-
Татар теленнән бердәм республика тесты 26.04.2016

25 нче апрель көнне IX сыйныф укучылары өчен Мәгариф һәм фән министрлыгының 2016 ел 25 нче мартында расланган №538/16 боерыгы нигезендә татар теленнән бердәм республика тестлары үткәрелде. Бу тестларны бирүдә Югары Яхшый мәктәбе чыгарылыш классының 7 укучысы катнашты.
-
БДТ 24.04.2016

25 нче апрель көнне буген 9 нчы класс укучылары районда татар теленнән БДТ бирәләр.Алар кичә кабаттан татар теленнән булган белемнәрен искә төшереп чыктылар. Изложение һәм сочинение язу кагыйдәләрен һәрбер укучы сөйләп карады. Тест өлешендә кыен очраклар тагын бер кат искәртелде. Уңышлар теләп калабыз сезгә, укучылар!









