Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423765, РТ, Актанышский район, дер. Верхнее Яхшеево, ул. Новая, д. 18 |
| Телефон: | +7(855)-525-96-34 |
| E-Mail: | V.yahsheevskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнеяхшеевская ООШ" |
| Руководитель: | Саматов Азат Наизович |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 15 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Нәзтлә- призер! 13.12.2019

Рус теле буенча олимпиадада 7 класс укучысы Солтанова Нәзилә призер булды. Укытучысы Акирова Гөлчәчәк Исмәгыйл кызы. Котлыйбыз!
-
Дәрестән тыш эшчәнлек 12.12.2019

Дәресләрдән соң укучылар Яңа ел бәйрәменә әзерләнәләр.Һәр класс җыр, скетч, күмәк бию әзерли.
-
Контроль эшләр 11.12.2019

Яртыеллык белемгә нәтиҗә ясар чак җитте. Укучылар график буенча контрольэшләр эшли.
-
ОГЭ га әзерлек 10.12.2019

График буенча 9 сыйныф укучылары имтиханнарга әзерләнәләр. Вакытында алып барылучы, системага салынган эш үзенең нәтиҗәләре белән сөендерер дип ышанабыз.
-
ТАССР оешуга 100 ел 09.12.2019

Мәктәп китапханәсе ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан күргәзмә оештырды. Күргәзмәгә Татарстан тарихына багышланган китаплар, газета-журналлар куелды. Китапханәче Сайфуллина Л.Т. башлангыч сыйныф укучыларын әлеге күргәзмә белән таныштырды, Татарстан АССР тарихы хакында сөйләде.
-
Әти- әниләр белән җыелыш 07.12.2019

Чираттагы ата- аналар җыелышын үзенчәлекле итеп уздырдык. Мәктәп һәм гаилә элемтәсен тагын да ныгыту максатыннан һәр баланың әти-әнисе белән аерым сөйләшү үткәрдек.
-
«Коррупциягә юк» 06.12.2019

9 декабрь көнне мәктәптә «Коррупциягә юк»дигән темага сыйныф сәгате үтте. Әңгәмә коррупциягә карата көрәш һәм законнарга хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Укучылар коррупциягә каршы көрәш алымнары турында күп мәгълүмат алдылар.
-
Балалар бакчасында шөгыль 05.12.2019

Чит тел укытучысы Кадыйрова З.И. "Ләйсән" балалар бакчасында шөгыль уздыра
-
Ярминкә 2 04.12.2019

Бүген югары класслар оештырган хәйрия ярминкәсе узды.Мәктәп коллективы бу изге эшкә ярдәм иткән, ризыклар пешереп җибәргән әниләргә рәхмәтен җиткерә. Балаларыбыз гел шулай игелекле булсыннар дигән теләктә калабыз.
-
Класс сәгате 03.12.2019

Кадыйрова З.И. гомуми класс сәгате уздырды. Мөмкинлекләре чикләнгән спортсменнар турында презентация күрсәтте









